Барлык яңалыклар
Әдәбият
29 октябрь 2021, 15:10

Расих Ханнанов

«БҮТӘН ДӨНЬЯ»

Расих Ханнанов
Расих Ханнанов

«БҮТӘН ДӨНЬЯ»

 

Журналист, язучы, шагыйрь Расих Ханнановның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан “Ак күгәрчен” әдәби конкурсы игълан ителде.

Әдипне искә алу кичәсендә аның “Бүтән дөнья” дип исемләнгән китабы да тәкъдим ителде. Бу китапта робагыйлар, шигырьләр, балалар өчен әсәрләр урын алган. Бүген сезгә шул китаптан берникадәр “күчтәнәч” тәкъдим итәбез.  

 

***

Минем яшьтә зур әсәрләр булмый язып,

Шунысы әйбәт, йөрәктә бар рухи азык:

Робагыйлар туа, алар белән мин гел,

Ялгызлыкны сизмим, алар белән җиңел.

***

Кулда – каләм, эшең җиңел, диләр,

Карыйсың бит кайсы ягыннан.

Мин кайчакта сабан сөргәнемне,

Урман кискәнемне сагынам.

***

Бү дөнья акыллымы, әллә ахмакмы,

Җирдә ник эшләнә начарлык шул чаклы.

Үзебезне мескен хәлгә куйдыкмы,

Һәр сыныкны бүлешүдән туйдыкмы?

***

Буяулы матур йөзләргә кызмагыз,

Алданып язмышыгызны бозмагыз.

Чибәрләрнең бәлаләре мең төрле,

Канга сеңгән яман авыру шикелле.

***

Ата сүзен хөрмәт итмәү – бер бәлә,

Ана сүзен хөрмәт итмәү – мең бәлә.

Ахмаклыгың йөрәк хисеңне сүндерсә,

Моның өчен кемнедер гәепләмә.

***

Тормыш матур, дибез, орденнарны

Өләшәбез хәзер вагонлап.

Ә шулай да безнең күңелләрне

Юасы бар әлә сабынлап.

 

***

Әй, хыял, син күтәр дә җилкәнеңне,

Алга йөз, җиңеп бар давыл-җилләреңне.

Бергәләп зур сулар, күп җирләр үтик без,

Илебезнең данын аларга илтик без.

***

Бөркет булалмадым, тауларга куналмадым,

Үземне һич дәрәҗәмнең үренә куялмадым.

Булып калдым, нәкъ авылча, бер гади зат,

Шуңа шапырыну чиреннән мин азат.

***

Бүген тагын бер яшьтәшне күмдек.

Түшәк иттек күңел җылысын.

Дуслар китә, минем арта бара

Алар алдындагы бурычым.

***

Бәндә үлгәч, күккә оча, ди, җаны.

Берәрсенең күргәне бармы аны?

Үзе туып-үскән җирдән ваз кичеп,

Китә соң ул ничек күкләргә күчеп?

***

Авылым туганга йөз дә алтмыш ел,

Бүген дә яшь килеш шат, рәхәт яши ул.

Кичер мине, бара алмадым котларга,

Озак тормам, кайтырмын мәңге йокларга.

 

 

Бал калак ялата

 

Азат та бал ярата,

Айрат та бал ярата.

Бал шундый тәмле нәрсә ул,

Калакны да ялата.

Азат әйтә: “Бал кирәк”.

Айрат әйтә: “Бан кирәк”,

“Бал” сүзен әйтә белми ул,

Ул әле бәләкәйрәк.

Очып керсә бал корты,

Айратның оча коты:

- Нигә ул шулай безни,-

Монда нәрсә эзни?

Аңлатам малайларга:

- Килгән бездән сорарга:

“Җыйган балым тәмле булса,

Телим тагын сыйларга”.

 

Расих Ханнанов
Расих Ханнанов
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: