Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 сентябрь 2021, 12:18

Киштәдә яңа китап!

Кызлар китап яза...

Киштәдә яңа китап!
Киштәдә яңа китап!

Кызлар китап яза...

 

Китап сөюче дуслар өчен шәп яңалык – Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап» китабы басылып чыкты.

Китапта Люция Әблиеваның җинаять һәм җәза, нахак сүз һәм рәнҗеш темаларына багышланган биш хикәясе кергән.
«Соңлап тотылган җавап» китабы Люция Әблиеваның чәчмә әсәрләре кергән беренче хезмәте. Люция Мәснәви озак еллар дәвамында иҗат итсә дә, моңарчы ул шигырь китаплары гына чыгарган  иде.
Һөнәре буенча күзәтчелек органнарында хезмәт иткән хатын-кыз каләменнән төшкән бу әсәрләр беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз.

Автор турында белешмә: Люция Мәснәви кызы Әблиева 1962нче елның 21нче августында Башкортстанның Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында туган. Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала, хокук саклау белән бәйле ведомстволарда эшли. Башкортстан һәм Татарстан матбугатында шигырьләре, проза әсәрләре еш басылып тора. Автор актив иҗат итә.

Китап “Идел-Пресс”полиграфия-нәшрият комплексында басылган. Тиражы 2000 данә.

Киштәдә яңа китап!
Киштәдә яңа китап!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: