Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 сентябрь 2021, 08:56

Язучының үз почмагы

Уфада Сергей Довлатовның тууына 80 ел тулу уңаеннан мәдәни чаралар үтте.

Язучының үз почмагы
Язучының үз почмагы

Уфада Сергей Довлатовның тууына 80 ел тулу уңаеннан мәдәни чаралар үтте. Һәм шул уңайдан башкалада туристларны кызыксындырырлык тагын бер почмак барлыкка килде – “Довлатов тыкрыгы”. Ул Гоголь һәм Маркс урамнары арасында урнашкан. Нәкъ Гоголь урамындагы 56 нчы санлы йортта туган да инде билгеле урыс язучысы һәм публицисты.

–Барысы да 2018 елда башланды. “Тере Уфа” актив гражданнар форумы үткәргәндә Сергей Довлатовка багышланган фестиваль оештырырга кирәк дигән тәкъдим булды. Ул бит УФада туган, әмма моны күпләр белми. Шәһәребезнең символы итеп әлеге фактны өскә калкытасы килде. Йорт алдына килгәч, аның Питердагы кое-йорт алларын хәтерләткәнен күрдек һәм нәкъ биредән башларга кирәклеген аңладык, – ди “Тере Уфа” фонды җитәкчесе Артур Рәхмәтов.

“Довлатов йорт алды” проектына балалар мәйданчыгы, төрле язу-такталар, Сергей Довлатов әсәрләренә Александр Флоренский иллюстрацияләре мотивлары буенча стеналарда рәсем һәм язулар барлыкка килде. Әлеге идеяне арт-меценатлар күтәреп алган, биредә яшәүчеләр рөхсәт биргән.

… “Хәзер якындагы кафедан кәһвә һәм стирт-фуд алып, бирегә килергә һәм диварларга язылган Довлатов цитаталарын укырга була”,– ди проект авторлары.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: