Барлык яңалыклар
Әдәбият
31 август 2021, 10:08

Яңа роман дөнья күрде

112-нче Башкорт атлы дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал Миңнегали Шайморатов турында роман басылды.

Яңа роман дөнья күрде
Яңа роман дөнья күрде

112-нче Башкорт атлы дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал Миңнегали Шайморатов турында роман басылды. Әсәр 3,5 мең данә тираж белән «Агыйдел» әдәби-нәфис һәм публицистик журналның яңа санында тулысынча басылып чыкты. Журнал легендар комдивның туган көне алдыннан дөнья күрде. 

«Генерал Шайморатов» тарихи романын язу өчен төп этәргеч – Бөек Ватан сугышында Туган ил һәм киләчәк өчен гомерләрен кызганмаган ата-бабаларыбызның рухлары алдында безнең буынның һәм шәхсән үземнең олы бурычымны тану булды», –  ди роман авторы Флүр Галимов. Китап язу өчен аңа сугыш темасын, аның сәбәпләрен төптән, тирәннән өйрәнергә, эзләнергә туры килгән. 

Флүр Галимов — Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлеге әгъзасы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең Зур әдәби премиясе һәм Валентин Катаев исемендәге премия лауреаты.
«Агыйдел» журналының әлеге санында Миңнегали Шайморатовка багышланган башка язмалар да урын алган. Мәсәлән, Совет мәйданында куелырга тиешле һәйкәл проекты турында мәгълүмат, Русия Герое Йолдызының фотосүрәтләре дә бар.

Чыганак: башинформ.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: