Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 август 2021, 11:32

Язган бәхет адашмый

... ишек яңагына сөялеп чак басып торган кешенең бите-кулы тоташтан ап-ак бәс иде.

ok.ru
Фото:ok.ru

Төн. Тышта буран ыжгыра, күзгә төртсәң дә бернәрсә күренми. Багана башындагы фонаре да нигәдер сүнә-кабына гына яна. 

- Ярар, җитәр инде сагышлы уйларга бирелеп үз көнемне үземә ямьсезләргә, - дип Әнисә йокларга ниятләгән иде дә, ниндидер тавыш ишетелде. Әллә капканы җил кага, әллә инде берәр юлчы кайта алмыйча йоклатып чыгармаслармы икән дип ишек шакыймы? Яшь хатын җылы юрганы астыннан чыгып ишеккә таба атлады.  -Ачыгыз әле, ачыгыз, аяк-кулларым туңды. Басып торырлык та хәлем юк, -дигән хәлсез генә ирләр тавышы ишетте ул күтәрмә ягыннан.  “Әһ Аллам, нишлим икән, белмәгән кешегә ачарга куркам бит әле”, - дип уйласа да, Әнисәнең куллары келәгә үрелде. 

- Курыкмагыз, мин зыянлы кеше түгел, хезмәтемне тутырып кайтып килүче солдат булам, исемем Айнур, - дигән тавыш ялгыз хатынны тынычландыргандай булды. Ул ишекне ачып җибәрде һәм артына ава язды. Хәлсезлектән ишек яңагына сөялеп чак басып торган кешенең бите-кулы тоташтан ап-ак бәс иде. Ул эреми, димәк, бу бахырның тән җылысы юк. Әнисә аны сөйрәп диярлек өенә алып кереп китте. 

-Аллакаем, туңып беткәнсең бит!  Егетне ничек тә җылытырга кирәк иде, тик, Әнисә аның итекләрен ничек кенә тартмасын, алар туң аяклардан шуып чыкмады.Үткен пычак алып ярып алырга туры килде аларны. Җылы өйгә кергәч юлчының әллә соңгы хәле бетте, әллә инде аякларын уган Әнисәнең җылы куллары оетып җибәрде, ул "дөрс" итеп идәнгә авып төште. "Үлде, үлде.Ходаем, хәзер мин нишлим инде", - дип Әнисә урамга чыгып атылды. Елый-елый йөгереп фельдшер ханымның өенә барып кергәч кенә үзенең өс-башына игътибар итте: башы тузган, өстендә эчке күлмәге, сыңар аягында өй тапочкасы булса, бер аягы бөтенләй ялангач иде.  -Ни булды, төн уртасында нишләп сантыйланып ялангач йөрисең? - дип Зәлифә әрләшә башлады, ә Әнисә һаман үзенекен кабатлады: 

-Үлде, үлде бит, үтердем, ахры...  Ничек җитте шулай аңлатканнан соң Зәлифә тиз генә сумкасын эләктереп алды да ярдәмгә чыгып йөгерде. Барып керсәләр, егет Әнисәдән ничек калган булса һаман да шулай ята иде. Фельдшер иң тәүдә билгесез юлаучының йөрәк тибешен тыңлап карады. 

- Тере бит кунагын, Әнисә. Болай булгач, яши инде ул. Үтермибез без аны.  Нашатырь спирты иснәткәч,  аның авыр кефекләре селкенеп алды һәм күзе ачыла башлады. Аңына килгәч сикереп тормакчы булган иде дә,  аяклары тыңлашмыйча яңадан идәнгә ауды. Шул мизгелдә ниләр генә кичермәде егет, әнисенең үзәк өзгеч карашы, атасының борчулы кыяфәте күз алдыннан үтте. Керфекләре арасыннан сыгылып чыккан яшьләрен хатыннарга күрсәтмәс өчен ул стена ягына борылып ятты да тынып калды.  Ә инде Зәлифә ханым: "Әй, егет, җебемә әле син, без сине хәзер аягыңа бастырабыз", - дип сөйләнә-сөйләнә аякларын спирт белән ышкырга тотынды...  Егетнең бөтен тәне җылына башлады һәм ул изрәп йокыга китте.  Өшегән, хәлдән тайган кеше күпме генә йокламасын, барыбер уяна инде ул.Тик егетнең уянгач та тиз генә торасы килмәде, искиткеч рәхәт, җылы, мичтә пешкән коймак,  мәтрүшкә чәе исләре җаннарны иркәли. Оҗмахка эләктем бугай дип елмаеп куйды ул. Шул арада уңган хуҗабикә: "Уяндыңмы,матурым, әйдә, тор, тәмләп чәй эчеп алыйк. Аннан сөйләрсең",-дип, килеп Айнурның аркасыннан сөеп алды.  Егет тә рәхмәтләрен әйтә-әйтә урыныннан кузгалды. Аякларым ни хәлдә дигән сорау йөзенә чыккан иде. Моны аңлап, Әнисә килеп торып басырга булышты. Ике аягы да нык кына шешкән булуга карамастан, алар басып торырга яраклы иде, димәк, егет вакытында Әнисәнең ишеген каккан. Шуңа да, ул янә хуҗабикәгә ихлас сүзләрен әйтеп калырга тырышты:  - Мине үлемнән коткардың бит, Әнисә, мин синең алда гомерлек бурычлы хәзер. 

- Нинди бурыч инде ул! Юкны сөйләмә. Исән-саусың, ата-анаңны кайгыга салмадың, шул шатлык безнең өчен, - дип җаваплады тыйнак Әнисә.Ул бик мавыгып чәй табыны әзерли башлады. Айнур исә, авыр аякларын сак кына идән буйлап шуытып,  юынырга юнәлде.  Тышта һаман күз ачкысыз буран. Аяклар шеш. Әммә егетнең күңелендә май кояшы балкый иде. Тәмле итеп чәй эчеп алгач, төнге кунак үзен бөтенләй сау-сәламәт итеп хис итте. Юл кешесе юлда булырга тиеш дигәндәй, кайтырга җыена башлады. 

- Әгәр дә каршы булмасаң, мин кайтып өйдәгеләрне күрим әле. Хәл белешкәннән соң сиңа килеп китәр идем, - диде башын түбән иеп.  Әнисә ни әйтергә дә белми тораташтай катып торып калды. Эх,бу йөрәк аңламый шул, һаман нидер көтә, кемнеңдер җылы карашы, ягымлы күзләре, яратам дигән тылсымлы сүзләре насыйп булыр кебек. Күңелдәге сөю бураны тынгы бирми дулый, язмышына тиешле мәхәббәтен даулый иде.              

       Бер ай узды. Нидер көткән кеше өчен бу вакыт бик озак тоелды. Инде килмәстер, ул миңа беркем дә түгел бит, дип уйлый башлаган иде Әнисә. Тик бер көнне кемнеңдер капкадан керүен ишетеп калды, йөрәгенә ут капкандай булды. Бик сак кына ишеккә кагылды егет. Әнисә, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, ишеккә юнәлде, йөрәгенең күкрәк читлеген ватардай тибүен, дулкынлануын сиздермәскә тырышып: "Кем бар анда, күрше, синме?"- дигән булды. Егет өнсез калды: «Көтмәгән, көтмәгән мине, ә мин, юләр, коштай очып килгән булдым», - дип сөмсере коелды. Инде борылып чыгып китәм дигәндә ишек ачылды, анда әсәрләнүдән битләре янып чыккан Әнисәне күргәч: "Матурым, мин сине бик нык сагындым", - дип пышылдады. Әнисә шатлыгыннан елап җибәрде, шулай да югалып калмады, әйдә тизрәк өйгә, өшисең бит, дип үзенә таба өндәде.  Менә кайда бәхет, менә кайда булган икән ул мәхәббәт! Әнисә бик бәхетле иде бу кичтә. Бер күрүдән үк гашыйк итте бит аны Айнур үзенә. Шулай бер-берсенә бәхет өләшеп, сөю-назга күмелеп бер атна вакыт узып та киткән икән. 

-Әнисәм, җаным, син мине гафу ит инде, ләкин миңа кузгалырга вакыт, өйдәгеләр югалтканнардыр, - дип көтмәгәндә янә ут салды.  Һәм тагы да йокысыз төннәр, сагышлы озын көннәр башланды. Күңелен икеләнү кимерде Әнисәнең. Әллә онытыргамы Айнурны, тормышымнан сызып ташларгамы, дип уйланды. Юк, онытып буламы соң көтмәгәндә кабынган кайнар мәхәббәтен?! Шайтан гына өметсез була диләр ләбаса. Әнисә шулай уйлады, ә Айнур киресенчә эшләп ташлады. Ул авылдашы Гөлүсә исемле кызга өйләнде дә куйды. Бераз яшәгәч, Айнур үзенең вәгьдәсен үтәргә, Әнисәгә күчтәнәчләр алып барып хәлен белеп кайтырга булды һәм, кәләше белән икәүләп, шунда киттеләр. Төнге буранда кунарга керткән авылга килеп кергәч, кибеткә кереп тәм-том алырга тукталдылар. Шул чакта кибеткә Әнисә үзе килеп кермәсенме?!   

- Менә, Гөлүсәм, шушы апаң инде мине үлемнән алып калган кеше. Саумы, Әнисә, менә бу күчтәнәчләр сиңа иде, рәхим итеп ал, зинһар, - дип эндәште Айнур кызларның әле берсенә әле икенчесенә карап.  Әнисәнең башы әйләнеп китте, чак егылмый калып ишек яңагына сөялде. Яшь тулы күзләрен Айнурга төбәде. 

-Юк, кирәкми, мәшәкатьләнмәгез, - дип борылып тиз-тиз атлап чыгып китте.  Кайда барганын үзе дә белми урам буйлап ашкынып атлый иде ул.  “Нишләдем мин, ник бу кадәр беркатлымын, нигә шулкадәр уйный язмыш минем белән», - дип әрнүенә түзәлми кычкырып елап җибәрде.  Салкын кышлар үтеп, ямьле җәйләр битте.  Бу вакыт арасында Әнисәнең тормышында төрле вакыйгалар булып алды. Ә иң зур вакыйга - ул авырга калган. Күңелсез уйлар, җимерелгән хыяллар, атасыз бала язмышы өчен борчылулар белән елый-елый күтәрде Әнисә аны. Вакытын чамалап, районга барырга булды, мунча якты.Инде мунчага барам гына дигәндә тулгак тота башлады. Күршедә генә шофер егет Вәсил яши, кереп аңа үтенергә туры килә инде, күршесе урамда йорт алларын себереп йөри иде. 

- Вәсил, мөмкин булса, мине тиз генә районга илтеп куй әле, -  диде дә бөгелеп төште яшь хатын.  Ярый әле килеп җитеп өлгерделәр. Ярты сәгать чамасы үтмәде, сабыен кулына алды ана. Бик тиз һәм бик уңышлы булды, озак җәфаланмады Әнисә. Мәхәббәт җимеше булып Айнуры туды, аңа карап бер куанды, бер моңайды Әнисә, тик шулай да ул бәхетле иде.  Икенче бүлмәдә кемнеңдер ыңгырашканын ишетеп калды Әнисә. Бу хакта күршесеннән сорамый түзмәде. Анда бер яшь хатынны китергәннәр икән, табиблар баласын ярып алырга булганнар, ә хатын риза булмый икән. Ә үзе һаман да интегә, таба алмый. И бичара, дип уйлады Әнисә һәм үзе өчен сөенеп бетә алмады. Үзе исән-сау, 4 килолы улы да тупырдап тора. Төнлә дәвахәнә буйлап коточкыч хәбәр таралды: бәбиен тапканнан соң теге хатын ике генә сәгать яшәп калган...  Күп тә үтмәде, палатага шәфкать туташы теге ятим калган сабыйны күтәреп килеп керде дә, кайсыгызның сөте бар, имезергә кирәк, дип Әнисәгә карады.

- Бу баланың исеме Айнур булыр, үләр алдыннан әнисе шулай кушарга боерды, - дип өстәп куйды.  Әнисә аптырап китте, ул да бит улын Айнурым - күз нурым дип атый. Менә сиңа кирәк булса. 

- Әйдә, бирегез үземә, сөтем күп, икесенә дә җитәр, - дип ятим сабыйны алып маңгаеннан үпте. - Таза-сау, бәхетле булып үс,балакаем, - диде.  Иртә белән Әнисәгә тагын да ныграк гаҗәпләнергә туры килде. Палатага ак халат кигән бер ир килеп керде дә: "Минем улыкаем кайсысы, баланы күрергә иде", - диде. Әнисә телсез калды, бу бит Айнур, күзләре эчкә баткан, тавышы калтырап тора, кайгыдан йөзләре караеп киткән, ләкин барыбер бик тә таныш,бик тә газиз Айнуры. 

 - Менә монда сезнең улыгыз, -  диде ул борылмый гына, - әле генә имезеп салдым, йоклап китте.  Айнур баланы алырга дип иелсә, ни күрсен,  Әнисә бит бу! Егет яшь хатынны кочаклап алып сулкылдап еларга кереште.

- Елама шулкадәр,кайгыны елап кына бетереп булмый, - дип Әнисә аның башыннан сыйпады. 

- Әнисә, гафу ит мине, гафу ит, зинһар,- анысы танышының кулларын үбәргә кереште. Бераз тынычлангач, ул сорау бирде:

  - Ә син нишлисең монда? 

- Монда нишлиләр инде, исәр. Балам бар. Улымны мин синең Айнурыңнан 5-6 сәгать кенә иртәрәк таптым, - диде. Айнур килеп балага күз салды һәм барысын да аңлады. 

 - Син мине беркайчан да гафу итмәссең инде,  - дип,  күзләренә тыгылган яшьләрен күрсәтмәс өчен коридорга ашыкты.  Менә бүген ана белән баланы өйгә чыгаралар. Күршегә шалтыратып карыйм әле, дип коридордагы телефонга юнәлде Әнисә. Шәфкать туташы янында бик кызу бәхәс бара иде. 

 - Ничек инде баланы сезгә биреп чыгарабыз? Бәхәс юк, сез аның атасы, әмма ләкин аңа бит ана сөте кирәк. Бала әле ныгынып та өлгермәгән, бераз торсын әле, аннан уйлашырбыз, - ди иде медик.  Әнисә тыңлап торды да,сүзгә килеп кушылды: 

 - Гафу итегез, мин баланы карашырмын, сөтем җитәрлек. Бик яраттым мин аны, үземнең улым кебек, - диде.  Айнур Әнисәгә йөзе белән борылды. 

- Рәхмәт, Әнисә, мин сиңа гомерем буе бурычлымын. Әйдә безгә генә кайтабыз, бер гаилә булып яшик. Син ризамы?-диде.  Әнисә бу тәкъдимне башкачарак көткән иде дә бит, әнә ничек килеп чыкты, язмыштан узмыш юк инде. Әнисә ике дә уйламыйча килешергә булды. 

- Мин ризамын. Язмышыбызга шулай язылгандыр инде, күрәсең. Бергә булсак, бәхетле булырбыз кебек, - диде.  Аннары,бераз уйлап торды да,өстәп куйды:- Берүземә өч Айнурым- күз нурларым булды инде. 

- Нигә алай дисең? -  дип сорады Айнур берни аңламыйча. 

- Мин улымны синең исемең белән атаган идем. Гөлүсә дә сабыена синең исемеңне биреп үлгән, диделәр, -  дип җаваплады Әнисә.

Чыннан да, ике баланың да туу турындагы таныклыкларында исем-шәрифләре Айнур Айнур улы Айтуганов дип язылган иде.  Менә шулай, бер михнәтнең бер рәхәте була дисәләр дә, Әнисәнең күңеле бөтенләй үк тыныч түгел иде. Бер яктан ул бәхетле хатын, ике баласы тиң үсә, ире өзелеп яратып тора. Тик барыбер, Гөлүсәнең фаҗигале язмышы,  сабыен да тотып сөя алмый яшьли харап булганы борчый иде аны. Ә малайлар икесе дә әтиләренә охшаганнар, аларның шат-бәхетле булып үсеп килүләре Әнисәнең күңелен күтәрә, ул аларны сөю-назга төреп, яратып үстерә.  Айнуры көн-төн эштә, улларым, сөеклем Әнисәм, дип кайткан сәгатьләрендә өйдә чын бәхет була. 

Гөлсем Нәбиуллина.

 

Читайте нас: