Барлык яңалыклар
Әдәбият
30 июль 2021, 10:14

Кичә өйдә ут сүнде...

Була торган хәл. Тик шулай да...

rv-ryazan.ru
Фото:rv-ryazan.ru

Була торган хәл инде, нәрсәсе бар аның диярсез. Һәм хаклы да булырсыз. Элек әнә кәрәчин лампасы белән дөнья күргәннәр.

Тик... шулай да... Ул көн “удаленка”да эшли торган көн иде. Төшке ашны ашап алгач, янә ноутбук алдына килеп утырдым. Һәм кисәк кенә ут сүнде. Аның белән “вай-фай” эшләүдән туктады. Шуның белән эш тә бетте.

Ярар мин әйтәм, һичьюгы  иртәнге һәм төшке аштан калган савыт-сабаны юып алыйм, дим. Без шәхси йортта яшибез, краннан аккан җылы су газ котелына көйләнгән булса да, электрсыз кабынмый. Димәк, җылы су да юк. Газ плитәсендә  су җылытып юыйм дисәм, аның “электроподжигы” эшләмәде. Эшләми инде, өйдә ут сүнгәч. Ни шырпы, ни зажигалка таба алмадым.

Бусы да барып чыкмагач, электрон китапханәмдәге (телефонда махсус кушымта) яраткан китабымны укырга булдым. Укыйм-укыйм, һәм телефон зарядкасы 20% ким дигән хәбәр килде. Зарядкага тоташтырып алыйм дисәм, ут юк бит! Бермәл минем халәтем “ватс апп”та башын тоткан маймыл смайлигын  хәтерләтә башлады шикелле. Нәрсә генә эшләргә теләсәм дә, җавап бер: УТ ЮК! Ул арада өйрәнелгән бер вакытта мультфильм карарга гадәтләнгән улым да телевизорга үрелде...

Күршегә кереп (күрше кадере аеруча шундый чакта беленә икән!), шырпы сорап тордым, плитәне кабызып, тиз генә кичке аш әтмәлләдем. Савыт-сабага кулым җитмәде. Чөнки менә-менә ут бирерләр дип көтәм. Вакыт үткән саен телефон зарядкасы да кими.  Төнгә кадәр нүжәли бирмәсләр икән дип борчылабыз ирем белән. Җитмәсә көннәр эссе тора. Суыткыч һәм ишегалдындагы туңдыргычны да уйлап кайгырабыз.

Ихатада бераз булашып, түтәлләргә су сибеп кергәндә телефоным сүнгән иде инде. Иртәгә эшкә барасы, душ керергә иде дисәм, аның да җылы суы утка бәйле. Атналар буе эсселәр торып кызган йортны тагы да кыздырып, плитәдә чиләк белән су җылытасы килмәде. Тиздән ут бирәчәкләр, шулай бит? Шуңа өмет итеп, иртәнге һәм төшке савыт-сабага кичке аштан калган тәлинкәләр дә өстәлде.

Кайчаннан бирле телефонга будильник куеп өйрәнгәч, ничек иртән торырбыз икән дип борчылдык. Иремнең телефонында зарядка бар иде. Әмма аз. Җитмәсә иске, кайчак тик торганнан  сүнә иде (бу очракта “закон подлости” дигән төшенчәне дә күздән чыгармыйк).

Ниһаять, йокларга яттык. Төнге сәгать 2 тулганда ут бирделәр. Җәһәт кенә тордым, телефонны зарядкага куйдым. Савыт-сабаны юдым. Душ кердем. Һәм түземсезләнеп көткән электрон китапханәмне ачтым да (телефоным 16% зарядка җыйган иде)...  дөньямны оныттым. Сезнең шулай булганы бармы? Бермәл айнып киткәндәй булдым. Телефонда инде 8% зарядка гына калган. Һәм тагы ут сүнгән! Әйтәм бирле өй тып-тын... Суыткыч та эшләми, котел тавышы да килми. Будильник куюын куйдым, әмма иртәнгә телефоным утырган иде. Шулай да йоклап калу куркынычы шулкадәр көчле булган, күрәсең, иртәнге 6.00 да сикереп тордым. Гәрчә йокым туймаса да. Бу вакытка инде ут биргәннәр иде...

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: