Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 июль 2021, 14:28

ШАЙТАН КОЙМАГЫ (юмореска)

Ашыйсы килгәннең ачуы яман диләр бит, Шайтанның ачуы яман иде, өстәвенә ул ач та иде әле. Ул ачу белән коймак камыры болгатып, аны күперергә кухняның тар тәрәзә төбендә куйды. Ач булганга да түгел, әллә нигә кәефе бу көннәрдә юк иде аның.Җитмәсә, Иблис Рәисович туктаусыз шылтыратып, ничә кешене «кыек юлга» бастыру турында отчет сорап теңкәне корыта. «Планны үтәмисез, чимал әрәмгә яндырыла, җәһәннәм казаннары буш тора, премиядән тояк кагачаксыз», – дип җикеренә.

Ашыйсы килгәннең ачуы яман диләр бит, Шайтанның ачуы яман иде, өстәвенә ул ач та иде әле. Ул ачу белән коймак камыры болгатып, аны күперергә кухняның тар тәрәзә төбендә куйды. Ач булганга да түгел, әллә нигә кәефе бу көннәрдә юк иде аның.
Бу атнада тагын берәүне дә котырта, гөнаһ кылырга үгетли алмады. Адәм балаларын үтерү, талау, сугыш башлау кебек гөнаһларга өндәүдән дә күптән ваз кичте инде. Ә хәзер ялганларга, гайбәт сөйләргә, кредит алырга теләүчеләр дә табылмый башлады. Шайтанның тәмам сөмсере коелды. Җитмәсә, Иблис Рәисович туктаусыз шылтыратып, ничә кешене «кыек юлга» бастыру турында отчет сорап теңкәне корыта. «Планны үтәмисез, чимал әрәмгә яндырыла, җәһәннәм казаннары буш тора, премиядән тояк кагачаксыз», – дип җикеренә.
Бу гасырда җәһәннәмгә эләгүчеләр саны күзгә күренеп кимеде шул. Әллә нәрсә булды кешелек дөньясына. Әхлак, мораль дигән әйберләр җуелып барамы шунда...
Кеше гөнаһ кылганда да үзен гөнаһ кылам дип белми бит! Ә андый гөнаһ ни теге дөньяда, ни бу дөньяда гөнаһка чутланмый. Гомумән, кешене гөнаһка тарту авыррак хәзер. Ни дисәң дә, Шайтан үзе дә яшәрә бармый. Мутлык, этлек сүрелә. Күзендәге җирән ялкын да көннән-көн тоныграк, сүлпәнрәк яна, әллә нинди үпкә, сагыш катыш ачу белән балкый.
Тагын Рәисович шылтыратты. Җомга көнне, җен-пәри халкының бердәнбер ялында шылтырату нинди намуссызлык! Нинди оятсызлык, тәртипсезлек! Ачуыннан Шайтан телефонын читкә атып бәрде. Һәм телефон, гөнаһ шомлыгы, әллә кая түгел, нәкъ кухня тәрәзә төбендә камыр күпертеп утырган савытка барып тиде һәм аны бәреп төшерде.
– Ә менә җыештырмыйм да! – дип уйлады Шайтан. Тик кухнядагы тәртипсезлек аның күңелен тырнап торды һәм берничә минуттан ул ачулана-ачулана идәнне җыярга тотынды.
Телефонын күтәрде. Бераз тынычлану өчен, бүген генә килгән «Мәдәни Комган» гәзитен алды. Беренче биттә Фәлән илдә узган митингта чыккан сугыш, икенче биттә Төгән шәһәрдә яңгыр явып, су басу турында язылган иде. Бу битләргә күз йөгертеп чыкканнан соң, гәзитнең калган яңалыклары да шундый «төче» булачагы аңлашылды. Мондый афәтләр гадәттә гайре тәмугый тәртиптә, ягъни кеше акылы һәм кулы белән ясала. Тик менә гөнаһны кемгә тагарга? Монда бит, кем әйтмешли, кеше түгел, система гаепле.
Рецептлар һәм реклама чыга торган соңгы биткә барып җиткәч, Аллилуй Фетнетдиновның кара уылдыклы коймак рецептына игътибар итте. «Уылдыклы имеш» – дип күңеленнән генә мыгырданып куйды Шайтан. – Менә минем Албасты әбием ничек шәп пешерә иде коймакны! Көне буена җәһәннәм малайлары, төрле ияләр, убырлар белән бергәләп, берәр гөнаһлы бәндә башын типкәләп уйнагач, арып-талып өйгә кайтасың... Ә анда, әле генә тәмуг казаны кайнап утырган күмерләр җылысында, сап-сары чәчен кызыл яулык астына җыеп, Албасты әби канлы коймак пешерә.
Шайтан кайту белән коймакка ябырыла. Әбисе аңа: «Тоякларыңны юдыңмы? Пешкәнсеңдер, менә оекбашыңны ямадым, – дип, туңдыргычтан кычыттыра торган бозлы оекбаш алып бирә. – Хәзер кил инде, суынганчы, майлап аша», – дип, тәлинкәгә кечкенә генә сәнәк белән кайнар коймак өя.
Ашап туйгач, Шайтан һәрвакыт әбисенә ярдәмләшә иде. Кайчакта коймакны үзе коеп әйләндереп тә куя. Бу вакытлар аның күңелендә иң матур хатирә булып истә калган, шундый тәмле коймакны шайтанның инде күптән ашаганы юк иде. Бүген әллә нигә бер пешерергә уйлаган коймагы харап булды бит әле... Шайтанның күзе рецепт астындагы рекламага төште.
Рекламада: «Бәхетле яшәү гөнаһ түгел! Психолог ярдәме. Тел: 777-777. Безнең адрес: Тынычлык урамы, 7», – дип язылган иде.
Шайтанның колакларыннан пар бәреп чыкты! Ул ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитте.
«Оятсызлар! Инсафсызлар, мур кыргырлары! Имеш, гөнаһ түгел!» Менә кем ул шайтаннар эшен бозып йөрүче, бакыйлык законнарын болгатучы. Соңгы елларда мөртәтләр кимүенә дә шул психологлар гаепле ич! Бөтен җиргә борыннарын тыгалар, теләсә нинди гөнаһларга рациональ аңлатма табып бирәләр! «Кирәген бирәм үзенең!» – дип уйлады
Шайтан һәм телефонын кабызып гәзиттә күрсәтелгән номерны җыйды. Телефонда тыныч кына классик көй уйный иде. «Көтегез, сез чиратта тугызынчы», – диде ягымлы тавыш.
«Тугызынчы?! Миңа кадәр булган сигез бәндәне нишләтәсез?!»– дип кычкырып җибәрде Шайтан һәм шунда ук «Убыр»дан Тынычлык урамына кадәр такси чакыртты.
Бер сәгать чамасы бөкедә утыру 689 яшьлек Шайтан өчен мәңгелек кебек озын булып тоелды. Гәзиттә язылган адреста матур гына офис урнашкан булып чыкты. Офис ишегенә алтын хәрефләр белән «Психология профессоры Башмий Төзәтов» дип язылган иде. Ишекнең теге янында, өстәл янында чибәр генә бер секретарь кыз утыра иде. Ул ягымлы елмаеп, Шайтанны:
– Исәнмесез! Сез язылу буенчамы? – дип каршы алды.
– Юк, – диде Шайтан, – мин психологны күрергә килдем.
– Профессорның клиентлары бик күп, шуңа күрә алдан язылу кирәк, – дип тагын да киңрәк елмайды кыз.
– Аңлыйсызмы, мин – Шайтан! Мин җәһәннәм тишегеннән хәтле килдем! Хәзер үк кертегез!
– Аңлыйм, – диде кыз, кыяфәтен үзгәртмичә, – тик доктор алдан язылу буенча гына кабул итә.
– Алайса мине иң якын вакытка языгыз!
Кыз планшетыннан ниндидер исемлек ачты.
– Киләсе айда бер буш сәгать бар. Ике айдан да бер сәгать вакыт бар. Сезне кайчанга языйм? – диде.
Шайтан бүтән чыдый алмады. Башта ул кычкырырга уйлаган иде. Тик авызыннан бер тавыш та чыгара алмады. Аның күңеле тулды.
Тамагына төер килеп тыгылды.
Ул арыган иде. Һәм ул үзен каты кызганды. Әйтерсең, бөтен дөнья аңа каршы иде. Гомерендә бер генә тапкыр, Албасты әбисе гүр иясе булгач кына җылаган иде ул. Ә хәзер күзләре үзеннән-үзе яшь белән тулды. Битеннән ачы күз яшьләре тәгәрәп төшеп, идәнгә җиз кисәкләре булып коелды.
– Күрәм, сезнең хәлегез чыннан да җитди...
Әлегә доктор пациент белән, әгәр ул бераз иртәрәк бушаса, бәлки ярдәм итә алырбыз, – диде кыз борчулы елмаю белән. Һәм Шайтанга кушеткага утырып торырга
тәкъдим итте. Утыргычка утыргач, Шайтан, борынын тарта-тарта, үзен тынычланырга кереште. Профессор кабинетына кергәч, ни әйтәчәген уйлады, аңа барлык шикаятьләрен әйтеп бирергә булды.
Берничә минуттан кабинеттан бәхетле балкып бер абзый чыкты. Ул, «бишле» билгесе алган «икеле капчыгы» шикелле сикергәләп, ишеккә таба атлады.
Кыз, киң елмаеп, Шайтанга Төзәтов кабинетына узарга ишарә ясады.
– Бүген сезнең бәхетле көнегез, – диде ул. Профессор сезне кабул итәргә риза.
– Утырыгыз, тыңлыйм! – диде Төзәтов, Шайтанны баштан-тояк күздән кичереп.
– Сез ник минем эшемне бозасыз? – дип Шайтан шунда ук һөҗүмгә күчте.
– Нинди эшегезне?
– Тормыш эшемне!
– Тәк, тәк... Ә сез кем булып эшлисез?
– Шайтан булып. Мине кешеләрне гөнаһ кылырга, начарлыклар эшләргә өндим.
Психологны бу бер тамчы да гаҗәпләндермәде. Бераз уйлап торганнан соң, ул Шайтанга:
– Беләсезме, максатыгызга ирешә алмауда башкаларны гаепләү, үзбәяләү дәрәҗәсе һәм үз-үзеңә ышаныч бик түбән булуы турында сөйли. Бу хакта минем аерым «Син көчле» дип аталган курсым бар.
– Син мине өйрәтмә яме, профессор, мин бик күп яшәдем инде!
– Әйе, сез хәзер урта яшь кризисын кичерәсез булса кирәк.
Шайтан ни дияргә дә белмичә югалып калды.
Ул арада психолог дәвам итте:
– Сезгә үз эшегез ошыймы?
Шайтан уйга калды. Ул кушетка аркасына терәлеп үк утырды.
– Белмим...
– Нигә сез бу профессияне сайларга булдыгыз?
– Минем әтием дә шайтан булган, бабам да... Менә мин дә...
Профессор кәгазенә нидер теркәп куйды.
– Ә сезнең кайчан да булса башка һөнәр үзләштереп карау теләге тумадымы?
– Юк. Моның турында уйлап та караганым булмады...
– Алайса сорауны башкача биреп карыйк.
Соңгы мәртәбә үзегезне кайчан чын-чынлап бәхетле итеп хис иттегез?
Шайтан бәхетле вакытларын исенә төшерергә тырышты. Хатирәләр аны яңадан балачагына, Албасты әбисенең күкерт өенә, яңа гына утлы табадан төшкән коймаклар янына, бергә җыелып утырган ямьле кичләргә кайтарды. Зур җирән күзләренә янә яшь тулды. Ул, кисәк кенә тышка бәреп чыккан сентименталь хисләреннән оялып, битен читкә борылды.
Алар шактый озак сөйләштеләр.
– Гафу итегез. Вакытыгыз тәмам, – дип ишек какты секретарь кыз.
– Рәхмәт профессор, мин тагын килсәм ярыймы? – дип сорады Шайтан, күз яшьләрен сөртеп. – Һәм зинһар, миңа теге дүрт курсны да языгыз әле.
– Әлбәттә! Тик киләсе сеанска алдан язылыгыз, – диде психолог.
***
Бер елдан Шайтан тагын психолог Башмий Төзәтов кабинетында утыра иде.
– Безнең бүген юбилей, – дип елмайды Төзәтов, – җитмешенче очрашу! Сез безнең барлык курсларны да уздыгыз. Бу вакыт эчендә тормышыгыз ничек үзгәрде?
– Берничә ай элек Казан хипстерлары арасында үтә популяр булан коймакханә ачып җибәрдем, беләсезме, иң үзәктә, Көферов урамында. Шундый шәп дизайн ясаттым. Иң түргә Албасты әбиемнең рәсемен элдем. Мин шундый бәхетле, – дип җавап бирде Шайтан.
– Шикләнмим әбиегез сезнең белән бик тә горурланыр иде! Әбиегез турында бераз сөйләгез әле.
– О-о-о профессор. Ул фәрештә иде,
Фәрештә!
Хәзер Шайтанның күзләрендәге җирән ялкын бәхетле биеп тора иде.
Чыганак: idel-tat.ru
ФОто: vk.com
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: