Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 июнь 2021, 19:37

Көлү яшәртә!

Яшь студент кыз имтиханга кергән. Тик бер сорауга да җавап бирә алмый икән. Профессор бик озак карап торгач:–Сылуым, Сезнең берәр буш төнегез бармы? – дигән.–Бар, – дип, тыйнак кына баш каккан студент кыз.–Бик яхшы! Шул төнне минем фәннән китаплар укуга багышлагыз әле, зинһар!

Икәү ресторанда утыра.
–Син нигә эчмисең?
–Миңа табиб рөхсәт итмәде.
–Түләмәдеңмени? Миңа да рөхсәт итмәгән иде. Кулына 1 меңлек тоттырдым да шунда ук рөхсәт итте!
**
Чиновник тендер откан оешмага килә.
–Сез ни өчен акчаны үзләштердегез, ә эш башкарылмаган?
–Әти, шаярып йөрмә әле!
**
–Яңа хуҗаң ничек соң? Эшләрлекме?
–Менә дигән кеше! Аның белән бөтенләй эшләмәсәң дә була!
**
–Көн саен ничә сәгать йоклыйсыз? – дип сорый табиб.
–Ике белән өч арасында йоклап алам.
–Бу бик аз бит!
–Миңа җитә. Төнлә дә йоклыйм бит әле.
**
Акрын хәрәкәтләнү гомерне озайта. Ташбака гарантия бирә!
**
Малайны балалар бакчасыннан кеше курткасында алып кайткан өчен хатын ике сәгать битәрләде. Тапкан сәбәп! Кеше баласын малайның курткасында алып кайтсам бер хәл инде!
**
Яшь студент кыз имтиханга кергән. Тик бер сорауга да җавап бирә алмый икән. Профессор бик озак карап торгач:
–Сылуым, Сезнең берәр буш төнегез бармы? – дигән.
–Бар, – дип, тыйнак кына баш каккан студент кыз.
–Бик яхшы! Шул төнне минем фәннән китаплар укуга багышлагыз әле, зинһар!
Фото: www-co.narod.ru
Читайте нас: