Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 июнь 2021, 11:43

Көлеп яшик җәйләрдә!

–Без инглизләр түгел, өчәр кат иртәнге ашны ашамыйбыз! Дөрес, кичке ашыбыз икешәр-өчәр булып киткәли...

–Хәзер мин сезгә дару язып бирәм.
–Кирәкмәс, барыбер эчмим.
­– Нигә?
–Алай “больничный” тиз бетә бит.
**
–Өйләнү шул ук кредит алу инде ул. Шартлары да яхшы кебек, рекламасы да матур, паспорттан башка документ та кирәкми... Ә иң мөһиме, гомер буе тиеш булып яшәячәксең.
**
Бер психологтан сорыйлар икән:
–Нигә клиентларыңнан беренче итеп нәрсә ашавын сорыйсың?
–Мин аларның керем дәрәҗәсен белеп торырга тиеш бит!
**
Ялкау кеше ял итәргә вакыты калсын өчен эшне тиз башкара. Җитмәсә, кат-кат эшләтмәсеннәр өчен җиренә җиткереп эшли.
**
Сөйләшә беләсеме? Димәк, син зур үскән! Кирәк чакта телеңне тыеп калырга өйрәндеңме? Димәк, акыл кергән.
**
Әгәр мәктәп елларының бер генә көненә кире кайтып яшәргә мөмкин булса, кайсын сайлар идегез?
–Якшәмбене!
**
–Без инглизләр түгел, өчәр кат иртәнге ашны ашамыйбыз! Дөрес, кичке ашыбыз икешәр-өчәр булып киткәли...
**
Сезгә дә шимбә белән якшәмбе арасында тагын бер көн булырга тиеш кебек тоеламы ул?
Читайте нас: