Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 июнь 2021, 11:58

Юлын тапсам яшьлегемә, кайтыр идем мин кичләтә…

Керфек какмый узган төннәр, Мәхәббәттән янган көннәр. Күпме әйтелмәгән сүзләр, Бүләк ителмәгән гөлләр…

Май җәй белән тоташа
Шомырт, чия,алмагач
Ак күлмәктән май тугач.
Аклык, сафлык йөзендә,
Яз шуклыгы күзендә.
Алмагач, шомырт, чия
Энҗеле таҗын кия.
Май аенда бик купшы,
Көязлекне ул сөя.
Алмагач, чия , шомырт –
Алар белән ямьле йорт.
Май белән җәй тоташа,
Матур безнең Идел-йорт.
Рәзинә Мөхияр
Печән өстендә
Печән төйи дустым: сәнәк белән
Күтәрә ул тыгыз күбәне.
Яратканым! Ташлап сәнәгеңне,
Шул күбәгә егып үп әле!
Печән чүбе керсен изүләргә,
Кытыкласын хуш ис борынны.
Сүз кирәкми печән челләсендә –
Кайнар күз карашы урынлы!
Печән төйи атка яратканмым,
Мускуллары уйный беләктә.
Шул кулларда минем киләчәгем,
Мәхәббәтем тик шул йөрәктә!
Печән төйи атка яратканым,
Очырта да ала күбәсен.
...Ә мин беләм аның күл буена
Күкрәгенә кысып үбәсен!
Салисә Гәрәева
Җәйге таң
Таң.
Томан.
Мунча керә авыл,
Болын. Урман.
Пар диңгезе,
Ун адымнан
Күреп булмый бер-береңне.
хәтта күрше өйне,
Тик тавышлар гына
Йөзеп килә,
Ишетелә.
Әнә әтәч әйтә азан;
Өян, и җан!
ырда, ара-тирә
Үгез гудок бирә.
Кешни атлар,
Кыңгыраулар:
чың-чың.
Башка бер аваз юк,
Тып-тын.
Тынлык…
Таң.
Томан.
Җир-чабыштан
Кайткан сыман.
Булат Сөләйманов

Җәйге кичләр

Җәйге матур айлы кичләр,
Талгын гына искән җилләр.
Яшьлегемне хәтерләтә,
Күңел кылларын тибрәлтә.
Юлын тапсам яшьлегемә,
Кайтыр идем мин кичләтә…
Керфек какмый узган төннәр,
Мәхәббәттән янган көннәр.
Күпме әйтелмәгән сүзләр,
Бүләк ителмәгән гөлләр…
Болар барда үткәннәрдә,
Гафу ит син,үпкәләмә.
Гомер бит ул, матур елга,
Кем парлашып йөзә анда.
Кемдер аның яр буенда,
Ялгыз гына басып кала…
Кайсы берәү ишен табып,
Ике ярга күпер сала.
Гөлсем Нәбиуллина
**
Таллы алан. Чыклы үлән...
Көмеш бит ул, чыкмыни?!
Чыланам дип чыкмый калма,
Чыктан куркыр чакмыни?!
Йолдызлар җемелди күктә,
Тиздән сүнәрләр инде;
Алар безне күрде бугай,
Айга сөйләрләр инде.
Сандугач сайрый
Якында –
Кайчан уянган икән?!
Бөтен нәрсә матур монда –
Бергә булганга микән?
Чыкка чыламаны,
Дисәң,
Көмеш бит ул чыкмыни?!
Иртәгә дә чык аланга,
Чыктан куркыр чакмыни?!
Рәдиф Гаташ
БӘЙРӘМ ИТИК ӘЛЕ БЕРГӘЛӘП
Сабантуйлар җитте, сихри моңнар
Мәйданнарга тарта күңелне.
Моңлы, җырлы халкым бу бәйрәмне
Авыр елларда да үткәрде.
Туган яклар газиз һәркемгә дә,
Авылдашлар кайта читләрдән.
Сагындырып килгән бу көннәрне
Кем бар икән зарыгып көтмәгән?!
Заманында милләт бакчасына
Кемнәр генә пычрак атмаган.
Тик шулай да минем газиз җирем
Асыл йөзен әле саклаган.
Йөрәгемә минем тәүге хисләр,
Тәүге моңнар тынгы бирмиләр.
"Шәмдәлләрдә генә лә утлар яна,
Җиткән кызлар киндер эрлиләр".
Шәмдәлләрдә генә утлар янган,
Өй эченә иңгән серлелек.
Шунысын беләм: тукымасы булган
Мәйдан батырына сөлгелек.
Хәзер инде киндер тукымыйлар,
Онытылган аның серләре.
Бүләкләр күп хәзер мәйданнарда,
Дәшеп тора табын түрләре.
Кырларымда эшләр тынган ара,
Күңел тыныч, табын түгәрәк.
Үпкәләмә, якташ, бу бәйрәмдә
Игенчегә табын түрдәрәк.
Милли рухыбызны бер яңартып,
Бәйрәм итик әле бергәләп.
Чыңгыз Мусин.
Җәйнең аяз таңнарында

Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында,
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Минем хәлләремне, минем хисне
Идел дулкыннары сөйли төсле.
Алкын Идел үзе тели төсле
Минем белән сердәш булырга.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Хәтерләтеп дулкын уйнауларын,
Уйный минем якты хыялларым,
Мәхәббәтем, дәртем, идеалларым
Күпер булыр барыр юлымда.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Әхмәт Ерикәй
Читайте нас: