Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 июнь 2021, 12:15

Сюрприз

Аюга корылган ядрә белән аттылармыни, шар бик каты итеп шартлады һәм каты җилдә коелган көзге агач яфраклары кебек кунаклар өстенә акча яңгыры ява башлады...

Әхсән абзыйның хаклы ялга чыгу уңаеннан корылган табын әле кыза башламаган. Җыелган кунаклар очрашу хөрмәтенә берәр чәркә "утлы су" йотып, тамакларын чылатып алгач, котлаулар башланырга тиеш. "Көн тәртибе"нең бу пункты үтәлде. "Хәзер бер генә мәсьәлә - котлау өчен кем беренче сүз алыр?"- дип бер- берсенә карашып, шаулашып куйдылар.
Менә Әхсәннең хәләл җефете торып басып сүз башлады. Шул вакытта оныгы кабартылган шарлар алып кереп түшәмгә чөяргә тотынды. Алар түшәмгә бәрелеп, кунаклар өстенә очты, берсе стенка антресоле белән түшәм арасында кысылып калды. Ни аптыраш, тартма башыннан йөз сумлык купюра әкрен генә, чайкала-чайкала идәнгә төшеп ятты. Шук малай аны тиз генә эләктереп алды да, ике кулын өскә күтәреп, шарга карап, тагын төшмәсме, дигән кыяфәт белән бер урында сикерә башлады. Картәтәсенең тәне эсселе-суыклы булып китте. Антресоль башына ул ике ел буена эшендәге сейфында саклап, дымланып беткән акчаларын киптерергә таратып салган иде. Хатыны алдында күңеле саф та соң ... Алар беркайчан да акчасыз интекмәделәр, Әхсән, клиентлары әйтмешли, алтын куллы оста булды, акчаны күп алды, хатыны Мәсхүдәгә дә төгәл биреп барды. Хезмәт вакытыннан соң калып эшләгән "шабашка”лары аңа җанын "иректә тотарга" да, артып калганын сейфка ташлап китәргә дә мөмкинлек бирә иде. Тормыш рәвешен хаклы ялга чыгу белән генә үзгәртеп булмаячагын аңлаган абзый, хатыныннан гомер буе бер "чәки"лек тә акча сорамаган кеше буларак, киләчәктә дә бу мәсьәләдә хатынга бәйле булмам, дип җыйды ул акчаларны.
Әхсән уйларыннан арынып кунакларга күз салды, барсының да күзе шарда. Алар нәрсәдер сизенә кебек. Шулчак малай сикерүдән туктап, кесәсеннән уенчык пистолетын алып, шарга төзәп атып җибәрде. Аюга корылган ядрә белән аттылармыни, шар бик каты шартлады һәм каты җилдә коелган көзге агач яфраклары кебек кунаклар өстенә акча яңгыры яуды. Карт башы белән шулай якыннары, туган-тумачасы алдында хурлыкка калырмын, дип кем уйлаган?
Җитмәсә, бәйрәм көнендә. Шулай да акча табарга һәм җыярга башы эшләгән кеше югалып калмады, урыныннан торып, күзләрен шар итеп карап торган хатынына, өсләренә коелган акчаларны күреп, авызларын ачып, аптырашып калган кунакларга мөрәҗагать итте:
- Гаҗәпләнмәгез, кадерле кунаклар! Бу - минем сюрприз! Хатынымны шатландыру теләгеннән уйланган эш бу. Азакы елдагы премияләрне җыеп барган идем. Хаклы ялга китәр көнне хуҗабыз акчалата тапшырган бүләкне, җыелган шул зур гына сумманы да барысын бергә кушып, соңгы эш хакым дип, хатыныма тапшырырга уйлаган идем. Шук оныгым аркасында, бүләкне җанкисәгемә тапшыру мизгеле күңеллерәк тә килеп чыкты кебек.
Әхсән абзый сүзләрен сөйләп бетерүгә, өстеннән тау төштемени, үзе дә сизмәстән "лып" итеп урынына утырды. Ике ел җыйган "заначкасын" югалтуданмы, көтелмәгән бу сюрпризның уңышлы тәмамлану шатлыгыннанмы, күзләренә атылып чыккан яшьләрен сөртә башлады.
Кунаклар дәррәү торып басып кул чабарга тотынды. Китте шау-шу! Бер-берсен уздырып ир-атлар йорт хуҗасын мактаган булды, бигрәк тә хатыннар ихлас тырышты. Ирләре менә кемнән үрнәк алсын янәсе! Түбәсе күккә тигән хатыны да, аның ике як битеннән дә чәпелдәтеп үбеп алды. Аның исеменә нинди генә яхшы сүзләр яңгыраса да, Әхсән аларны ишетмәде. Эчтән генә үзен начар эштә фаш ителгән кеше кебек тойды. Шар җиле бөтен залга очырган акчаларны, өстәлдән, идәннән җыеп алып, хуҗабикәгә тапшырдылар. Шул мәлне фотога төшереп алдылар, гармунчы тантаналарда уйный торган "Туш"ны сузып җибәрде.
Бу тавышка Әхсән уянып китте. Баксаң, оныгы гармунын тарткалап уяткан икән. Әхсән күзләрен тырнап, стенканың антресоленә карады. Аның өстендә бернинди шар юк. Телевизор карап утырган җиреннән изрәп йоклап китеп, шундый куркыныч төш күреп өлгергән икән. "Ходайның рәхмәт төшкере! "Заначкам турында бик вакытлы искәртү булды бу! Кичен хаклы ялга чыгу уңаеннан кунаклар җыела, шуңа кадәр акчаларны ышанычлы урынга яшерәсе булыр", - дип уйлады ул бик канәгать булып.
Әлиф Галимов.
Читайте нас: