Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 июнь 2021, 12:09

Кысмыр кеше күбрәк түли

–Ярый, онытмагыз, –дип озатып калдым. Йомарлап сузган акчасын каршысында санап тормадым.

Үз өемдә компьютерлар ремонтлыйм мин. Бер көн шулай клиентка шалтыраттым да, төзәтелгән система блогын килеп алырга куштым. Ничә сум тиеш дигәнгә 750 сум дидем. 3 сәгатьтән ул килеп җитте.
–Монда 700 сум, үзем белән бүтән юк. 50 сумын иртәгә кертеп чыгармын, –диде.
–Ярый, онытмагыз, –дип озатып калдым. Йомарлап сузган акчасын каршысында санап тормадым.
Өйгә кергәч, карасам, ул миңа 1100 сум биргән булып чыкты. Бер йөз сумлык урынына биш йөзлек кереп киткән, күрәсең. Миңа кешенеке кирәкми, 50 сумын бирергә килгәндә тоттырып чыгарырмын әле дидем. Тик ярты ел узды инде, әле 50 сум бирәсе бар иде дип килгән кеше юк...
Читайте нас: