Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 июнь 2021, 12:07

Кем ничек коткара инде...

Ничәнчедер минутта табибларның берсе: “Бетте шикелле” , – дип пышылдаган. Һәм соңыннан ачыклануынча, шул сүзе белән ирне үлемнән алып калган.

Бу хәлне миңа кызык итеп сөйләделәр. Мин дә сезгә сөйлим әле. Бер ир тормыш иптәшен ияртеп, дустының туган көненә барган. Күбрәк эчкән, күрәсең, йөрәген тоткан да егылган. Кунаклар аны караватка күтәреп салган. Кемдер “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырткан. Табиблар “клиник үлем” икәнен ачыклап, барысын да йокы бүлмәсеннән куып чыгарган һәм ирне электрошокер белән терелтергә тотынган. Кунаклар билгеле, ишек төбенә өелгән килеш тегеләрнең һәр хәрәкәтен күзәткән. Ничәнчедер минутта табибларның берсе: “Бетте шикелле” , – дип пышылдаган. Һәм соңыннан ачыклануынча, шул сүзе белән ирне үлемнән алып калган.
Беренче булып бүлмәгә туган көн үткәрүче шулай ук шактый исерек ир атылып барып кергән.
–Син нәрсә?! Минем туган көнемдә, минем өемдә үлеп ятарга җыенасыңмы? – дип, “мәрхүм”не яңаклый башлаган. Моны күргән “мәрхүм”нең хатыны ирен кыйнаучының чәченә ябышкан. Әмма тегесе авыртудан акыра-акыра һаман сугуын дәвам иткән. Электрошокер онытылган, табиблар бу икәүне аерырга керешкән. Шул вакытта мәрхүм дигән ир аңына килгән. Караса, туган көнен бәйрәм итүче дусты аның хатынын кыйный, табиблар аңа ярдәм итә. Ир нишләсен, карап тора алмый бит инде! Сикереп торып хатынын коткарырга керешкән. Кунакларның берсе: “Исән бит!” –дип кычкырып җибәрмәсә, бу җәнҗал тагын күпме барыр иде – билгесез.
Катнашучыларның барысы да бүгенге көндә үзләрен яхшы хис итә. Араларында ике кеше үзләрен ирне үлемнән алып калуында шикләнми. Хатын үзенең тавыш көченә ышана, дусты – йодрык көченә. Хәер, соңгысы хаклыдыр. Юкка гына ул “Ашыгыч ярдәм” машинасында санитар булып эшләмәгән бит...
Мыекбай.
Читайте нас: