Әдәбият дөньясында исеме таныш шәхесләрнең күбесе гадәттә журналистикада җиң сызганып эшләп йөрүче кешеләр була. Бер-берсенә шактый якын булса да, икесе ике юнәлешле өлкәдә бердәй эшләү җиңелме? Әлеге сорауга җавапны кунагыбыз – журналист, БР язучылар берлеге әгъзасы, “Тулпар” журналының проза бүлеге җитәкчесе Дилбәр Булатова (Сөләйманова) белән бергәләп эзлибез.
– Дилбәр, сүзебезне Сезне иҗат юлына алып кереп киткән сукмактан башлыйк әле. Язучылыкка максатчан бардыгызмы? Әллә берәр очрак сәбәпче булдымы?
–Ничектер, язмыш гел шул сукмакка этәреп торды. Бик тә китап укырга яраттым. Калын-калын китапларны бер-ике көндә укып чыга идем. Безнең балачак колхозларның чәчәк аткан елларына туры килде – авыр физик эш күп булды. Әдәбият исә нәфислек, матурлык бакчасы кебек бит ул, күңелгә ял бирә, иңнәргә канат куя. Аннан, әдәбият дәресләрендә язучыларның биографияләрен ятлый идек, алар шундый яхшы кешеләр булып тоела иде, бәлки, минем дә алар кебек буласым килгәндер.
– Мәктәптә укыганда әдәбият дәресен яраткансыздыр?
–Иң яраткан һәм җиңел бирелгән дәресләрнең берсе математика иде. Анда бөтенесе дә ап-ачык, аңлаешлы. Ә әдәбият – күп билгесезле тигезләмәләр системасы кебек. Инша язарга мин башка дәресләрне әзерләп беткәч кенә тотына идем. Әле дә мин эшли белә торган бик күп эшләр арасыннан иң авыры – әдәби әсәр язу. Аны йөрәк хисеңә акыл көчен кушып, дөньяңны онытып, ниндидер параллель үлчәмгә күчеп язарга кирәк. Һәм иҗат шуның белән кызыклы да.
– БДУны да шул сәбәпле сайладыгызмы?
–Ул елларда БДИ булып, берничә уку йортына гариза биреп булса, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Руниза апа Даутова (ул хәзер Иске Калмаш авылында яши) филология факультетына барырга нык итеп кыстамаса, мин, бәлки, табиб булып китәр идем. Руниза апа мине генә түгел, байтак авылдашларны татар-рус бүлегенә кертеп җибәрде.
– Хезмәт юлыгызны “Тулпар” журналында башлагансыз һәм әле булса аңа тугры каласыз. Эшли башлагандагы чорны һәм хәзерне чагыштырып караганда, кайчан эшләве күңеллерәк иде?
–“Тулпар”га 5нче курста ук чакырып алдылар. Тиздән декрет ялына китә, дип тә тормадылар. Бу – шулай ук язмыштыр, мөгаен. Әлбәттә, элек без күмәк идек, милли күтәрелеш еллары, тормыш кайнап тора... Хәзер инде тынычрак, әмма җаваплылык көчле. Журналның шактый өлешен чәчмә әсәрләр били, аларны сайлау, эшкәртү минем өстә.
– Бүген проза бүлеге җитәкчесен нәрсә борчый?
–Иң борчыганы – реклама, пиар заманында яшибез. Эшне эшләү белән генә түгел, аны яхшы итеп рекламаларга, тираж җыю өчен тырышырга кирәк, конкуренция зур. Интернет, бер яктан, сайттагы укучыларыбыз санын арттыруга булышлык итсә, икенче яктан, кәгазь журналның тиражына аяк чала. Күпләр, сезне Интернеттан укып барабыз бит, ник язылып торырга, диләр. Ә бит яңа әсәрләр бары тик кәгазь журналда басыла, аларны Интернеттан табу мөмкин түгел.
– Яңа авторлар эзләү җәһәтеннән нинди эшләр башкарыла?
–Элек редакция папкасында ике еллык әсәрләр җыелып китә иде. Былтыр алар кимегәч, әдәбият елгасы саектымы әллә, дип шөбһәләнеп куйган идем. Әмма көзен редакция папкасына алдагы бер елга җитәрлек әсәрләр тупланды. Рәшит Сабитның Күчем хан турындагы тарихи романы, Риф Йөзлекбайның замана авылы темасына “Буйдак” повесте бик кызыклы булмакчы. Яңа авторлар, нигездә, үзләре безне эзләп таба. Без, үз чиратыбызда, әсәр укымлы, сыйфатлы икән, кемнең кемлегенә карамый, аны журнал битләрендә бастырырга тырышабыз. Өлкән буын язучыларыбыз Рәшит Сабит, Мансаф Гыйләҗев, Сәгыйдулла Хафизов, Хисаметдин Исмәгыйлев, Закир Әкбәров, Дилә Булгакова, Кәрим Кара, Марат Кәбиров, Халисә Мөдәрисова, Заһит Мурсиев, Риф Йөзлекбай, Камил Фазлый, Рәзиф Зыятдинов, Рафига Усманова – безнең тугры авторларыбыз, алар белән һәрчак бәйләнештәбез. Яшьрәкләрдән Габдулла Вафин, Зәйфә Салихова, Илдус Тимерханов, Гөл Мирһади, Айдар Зәкиев, Венера Мәҗитова чәчмә әсәрләре белән танылдылар. Соңгы чорда хатын-кыз хикәячеләребез бик актив. Халисә Мөхәммәдиева (Нуриман), Дилә Мөхәррәмова (Бишбүләк), Аида Хәйртдинова (Балтач), Гөлфизә Кәлимуллина (Миякә), Люция Әблиева (Чакмагыш), Сания Шәрипова (Бүздәк), Краснокамадан Гөлнара Гыйлемханова, Гөлназ Гафарова, Илештән Гөлфинә Сәлимова, Зөһрә Исламова, Эльмира Ибраһимова, Борайдан Фәнзәлия Мәснәвиева-Бәдертдинова, Фатыйма Гыйльметдинова, Мәсүфә Әюпова һәм башка сәләтле каләмдәшләребезнең әсәрләрен журнал һәм сайт укучыларыбыз бик яратып кабул итә.
Әдәби журнал, гәзиттән аермалы буларак, авторларына таяна. Алар ялкынланып-дәртләнеп иҗат итмәсә, “Тулпар”ны чыгарып та булмас иде. Һәм журнал туган ягыбызның иҗат көчләрен берләштереп, аларның язмаларын эшкәртеп укучыга тәкъдим итү эшен тиешле дәрәҗәдә башкара, дияр идем. Байтак авторларыбызның әсәрләре З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күрә, үзнәшер юлы белән дә басыла, Башкортстанда һәм Татарстанда үткәрелгән һәртөрле конкурсларда җиңә.
– Әсәр уку – Сезнең төп эшегез. Шоколад фабрикасында эшләүчеләр кәнфит ашамый, диләр. Шулай да күңел өчен китап укыйсызмы? Моңа вакытыгыз каламы?
–Отпускка чыкканда, бернәрсә дә укымыйм дип, үземә сүз бирәм, әмма бераздан кулга нинди дә булса китап килеп керә. Бик шаулаган яңа әсәрләрне дә укымый булмый. Элекке багаж – мәктәп, студент елларында бик күп укуым ярдәмгә килә.
– Чит ил авторларын укыйсызмы?
–Алар иң кызыгы. Әдәбият – халыкның күңел көзгесе. Теге яки бу халыкның әдәбиятын укып, аның хакында бик күпне белеп була. Ул илгә сәяхәт иткәндә дә андый мәгълүматлар ала алмаска мөмкинсең.
– БР язучылар берлегендә ничә ел торасыз? Анда керү шәхсән Сезгә нәрсә бирде?
–2010 елдан. Анда керү биш елга бер дәүләт нәшриятында китабыңны чыгару мөмкинлеген бирә. Миңа исә берлеккә керү өстәмә эш өстәде. Татар әдипләре берләшмәсендә проза өчен җаваплы булгач, анда тәкъдим ителгән кулъязмаларны укырга, аларны тикшерүне оештырырга туры килә. Бу – җәмәгать башлангычында. Һәм без тәкъдим иткән бар җыентыклар китап булып басыла дигән сүз түгел – нәшриятның таләпләре бик югары һәм бюджет исәбенә китап бастыру мөмкинлекләре елдан-ел азая бара.
Аның каравы, үзнәшер мөмкинлекләре киңәя һәм почта ашамы, Интернеттамы әсәрләреңне тарату проблема түгел. Якташыбыз Зифа Кадыйрованың мисалы чәчмә әсәрләрне сатып була икәнен исбатлады. Татарча романнарның унар, егермешәр мең тираж белән сатыла алуы, авторга матди файда да китерә алуы ачыкланды.
– Кайчан иҗат итәсез? Көндез дә яза аласызмы, төнге тынычлыкка чумып утырырга кирәкме?
–Мин әлегә язучыдан бигрәк мөхәррирмендер. Хәзер без журналның сайтына, социаль челтәрләрдәге битләренә дә материаллар әзерләргә тиешбез – вакыт ягы кысылды. Соңгы ун елда баск теле белән кызыксына башладым, фонетик охшашлыклар турында диссертация якладым. Минем карашка, Франция һәм Испаниядә яшәүче бу халыкның телендә төрки телләрдәге сүзләргә охшаш берәмлекләр бар. Иҗатка редакция эшеннән бушаганда, отпускта, ял көннәрендә генә тотынып була. Бик язасы килгәндә инде, беркем, бернәрсә дә комачау итә алмый. Өйдәгеләр дә өйрәнде – ноутбукны алып утырсам, эндәшеп мәшәкатьләнмиләр.
–Әсәрләрегез өчен сюжетларны тормыштан аласызмы? Уйлап чыгарасызмы?
–Тормыш – иң яхшы язучы. Күчереп кенә язасы кала.
– Быел Казанда йөреп кайттыгыз. Әлеге сәфәр турында сөйләп үтсәгез иде.
–Казан – чибәр шәһәр. Искиткеч төзек, купшы, җылы. “Сәхибҗамал” кызлары, оешмага 20 ел тулу уңаеннан “Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” проектын Кариев театры сәхнәсенә алып менделәр. Бу проект беркайчан да ялкытмый кебек. Анда һәркем үз шигырен үзе сөйли, җырчылар шул автор сүзләренә язылган җырларын җырлый – бик ихлас килеп чыга. “Казан утлары”, “Сөембикә” журналларында, “Мәдәни җомга” гәзитендә кунакта булдык, Язучылар берлегенә, Бөтендөнья татар конгрессына, Язучылар союзына бардык – программа бик тыгыз иде. Күршеләрдә әдәбиятка мөнәсәбәт яхшы, иҗат әһелләренә игътибар зур, дигән тәэсир калды.
– Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты булуыгыз белән ихлас тәбриклибез. Әлеге чара турында да тәфсилләбрәк сөйләп китегезче.
–Рәхмәт, Эльмира. Бу әдәби премияне Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Чаллы шәһәренең “Мәйдан” журналы булдырган. Матди чыгымнарны шәхси эшмәкәрләр күтәрә. Башкортстаннан бу эштә эшкуар Фәнир Галимов ярдәм иткән. Бер бүләкне Башкортстан иҗатчысына бирергә карар кылганнар. Моңарчы аңа Марат Кәбиров, Закир Әкбәров лаек булган. Миңа исә былтыр “Мәйдан”да басылып чыккан “Көтәрмен, дигән идең...” повесте өчен бирделәр. Әлбәттә, рәхмәтлемен. Бүләк алудан дә бигрәк иҗатыңның кирәклеген тою кадерле булды, күңел үсеп, үз-үземә ышаныч артып китте. Кызыгып кайттым: шундыйрак чараны “Тулпар” да оештыра алыр иде, һичьюгы, ел ахырында билгеләнә торган лауреатларыбызны хөрмәтләп билгеләп була бит, дип уйладым. Берлектә дә нидер эшләргә мөмкин. Иҗат кешеләре нечкә күңелле була, игътибарга бик мохтаҗлар.
–Күптән түгел Радий Хәбиров кулыннан “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем дә алдыгыз. Сәхнәдә басып торганда нинди хисләр кичердегез?
–Бүләк алу – күңелле хәл инде ул. "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире урынбасары Резеда Нуретдиновага, "Өмет" гәзите журналисты Алсу Төхвәтуллинага, республика һәм районнарның милли матбугат чараларында эшләүче журналистларга бирелде бу исем. Шулай ук бик күпләргә Республиканың, Матбугат һәм киңмәгълүмат чаралары агентлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Милли, шул исәптән татар телле матбугатта озак еллар эшләүчеләрнең хезмәтен дәүләт тарафыннан бәяләү дип кабул иттем. Форум үзе дә яхшы тәэсир калдырды. Милли матбугатта булган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Мондый чаралар күптән кирәк иде.
– Бу заманда илһам чыганагын кайдан алырга?
–Илһамны күңелгә Аллаһ Тәгалә сала, дип уйлыйм. Матур күңелле кешеләр, аларның матур гамәлләре, табигать гүзәллеге язарга көч өсти.
– Укучыларыбызга теләкләрегез?
–Бар кешеләрнең дә күңеленә тумыштан фитрый иман салына, әнә шул иман орлыгын зур көчле агач итеп үстерергә язсын! Әдәбият исә – шул агачка дым бирүче. Шуңа әдәбияттан аерылмагыз, дусларым!
Әңгәмәдәш –Эльмира Ибраһимова.