Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 Май 2021, 11:37

Чабаталы сабак

Муллаянов Сәгыйт сугыш вакытында авылда үсә. Атасы Габделкадыйр Чиләбегә алып киткәч, егет бераз акча эшләп, өс-башын карый. Килешле пәлтә, хром итек, эшләпә киеп, авылга кунакка кайта.

Авылым мәзәкләре
Чабаталы сабак
Муллаянов Сәгыйт сугыш вакытында авылда үсә. Атасы Габделкадыйр Чиләбегә алып киткәч, егет бераз акча эшләп, өс-башын карый. Килешле пәлтә, хром итек, эшләпә киеп, авылга кунакка кайта. Кичке уеннарда өздереп гармунда уйнаган, урысча сөйләшеп кенә аралашкан егет бөтен авыл кызларын үзенә карата. Ә авыл егетләре сөйләшми генә берчә, көнләшеп, берчә, кызык итеп, читтән карап йөриләр. Кайбер усалыраклары бераз әтәчләнеп тә ала. Көнләшүләренә чыдый алмаганнары бу очынгыч егеттән көлмәкче булып, муенына пар чабата элеп китәләр. “Их, дускаем, чабаталы чагыңны онытма!” – дигән ишара була бу. Сәгыйт үпкәләми, ачуланмый, барысын да кичерә. Чөнки ул яшьтәшләрен, авылын сагынып, Сабан туена кайткан була. Гармунчы егет, әлбәттә, бу искитмәле бәйрәмнең моңлы бизәгенә әверелә. Язгы кыр эшләреннән арынган халыкны ул җырлатып та, биетеп тә күңел ачтыра. Ә кызлар аның муенына үзләре чиккән аллы-гөлле тастымалларын, гармунына чәчәк төшерелгән кульяулыкларын тага. Икенче көнне яшьләр Чиләбе чибәре, гармунчы егет Сәгыйтне кадерле бүләкләре һәм мәңге онытылмаслык сабак биргән чабаталары белән кайтыр юлга озаталар.
Бер мендәрлек күркә мамыгы...
Мөхәүлия кортка үзенең кияүгә чыкмый олыгаеп килгән кызы Миңкамал белән тыныч кына яшәп яталар икән.
Бердән-бер көнне Миңкәй мулла Мөхәүлия янына сәер бер тәкъдим белән килә. Шаярта торган гадәте дә булган диләр. “Түтәй, Сабира абыстай картайды, кызың Миңкамалны миңа икенче хатынлыкка бирәсеңме?”– дип сорый.
“Бер мендәрлек күркә мамыгы китерсәң бирәм!” – дип көлгән Мөхәүлия. Мулла бабай: “Һай, Мөхәүлия! Һай, Мөхәүлия..!”– дип, кабатлый-кабатлый ничек чыгып киткәнен дә сизми калган. Күркәнең мамыгы булмаган кебек, Мөхәүлиянең дә икенче хатынлыкка бирер кызы юк икәнне аңлаткан бу тапкырлык.
Хәйләсе табылган
Этәй авылыннан килен булып төшкән бертуганнар: Гөлчирә һәм Фәрәһия бердән-бер көнне ни сәбәптәндер ачуланышып, озак кына аралашмый торалар. Бу күңелсез хәлгә борчылган Фәрәһия апаның тормыш иптәше Әхнәф абый аларны дуслаштырыр өчен бер хәйлә кора. Гөлчирә апа янына бара да бик җитди кыяфәт белән: “Фәрәһия чирләп ята бит әле, хәл белергә дә килмисең, ул сине көтә!” – дип, тиз генә өенә кайтып китә дә, Фәрәһия апага: “ Гөлчирәләргә кергән идем, бик авырып киткән! Сиңа нәрсәдер әйтмәкче дә бугай,– дигән.
Озак та үтми, бер-берсе өчен кайгыга калган апа белән сеңел тыкрыкта сау-саләмәт булуларына сөенеп очрашалар да, Әхнәф абыйның мутлыгын аңлап, көлешәләр. Ачулары шунда ук җилгә оча. Аларны самавыр куеп көтеп торган Әхнәф абыйның шатлыгы эченә сыймый.
Мин – грамотный!
Бердән-бер көнне Закир Хәмидуллинның армия хезмәтенә җибәрер алдыннан үтә торган тикшерелү вакыты җиткән. Бер төркем авыл малайлары белән ул да хәрби комиссариатка килгән. Аларны бер командир тезеп бастырган да: ”Кто грамотный?!” – дип сораган. Бер класс белеме дә булмаган Закир югалып калмаган, башкалар авыз ачып, катып торган арада, аны-моны уйлап тормыйча: ”Мин – грамотный!” – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калган. Күпмедер белемгә ия иптәшләре аңа “Грамотный Закир”, дигән кушаматны тагып та куйган. Кая барсын, кирәкле грамотаны булачак солдатка тиз арада үзаллы үзләштерергә туры килгән.
Горчица ачы нәрсә...
Халык белән шыгрым тулы клубта колхозның исәп-хисап-сайлау җыелышы бара. Ревизия коммисиясенең рәисе тикшеренүләр нәтиҗәсе белән чыгыш ясый. Алгы рәттә бераз йокымсырап утырган амбар мөдире Сәлихҗан Шакирҗанов бер мәл горчица сүзен ишетеп, дертләп китә. Сикереп торып: “Нәрсә..., горчица!?» – дигәнен сизми дә кала.
Докладчы зур күзлеген маңгаена күтәреп, җитди тавыш белән: “Бер центнер горчица орлыгы җитми, иптәш Шакирҗанов”, – дип җаваплый һәм бу хәлгә ачыклык кертүен сорый. Гаделлекне яраткан Салихҗан абзый, түрәләр һәм халык алдында дөресен сөйләп, акланырга мәҗбүр була. “Иптәшләр! Горчица– ачы нәрсә! Кыш буена бер стаканнан артык кирәкми...”– диюгә, залда шыбырдашкан, хихылдашкан тавышлар ишетелә. Ындыр табагына кайтарып түгелгән горчицаның яңгыр астында калуына шаһит булган берәү сикереп торып: “Шундук агып китте бит инде ул...”– дип кычкыра. Салихҗан абзый тирән тын алып, кыен хәлдән котыла.
Гәздәгә яңгыр тамды
Колхозлашу чорына кадәр күп кенә хуҗалыкларның үз җире, үз аты һ. б. була. Крестьян ашлыкны үзенә үзе әзерли. Урак өстендә булган бер мәзәкне халык хәтере бүгенге көнгә кадәр китереп җиткергән.
Таң беленер-беленмәстән Сәхәүетдин бабай ат җигеп, гаиләсе белән ерак басуга арыш урырга чыгып киткән. Уракчылар тиз арада барып җитеп, аяз көнгә сөенә-сөенә хәтсез генә җир урганнар. Күмәк эш ырамлы барган.
Әмма ләкин кинәт кенә җил чыгып, күктә болытлар куера башлаган. Гаилә башлыгы тиз генә атын җигеп, уракчылары белән кайтыр якка кузгалган. “ абзый кая ашыгасың?!”– дигәннәргә ул: ”Гәздәгә яңгыр тамды!”-дип җаваплаган. Ә Гәздә аның иң яраткан, иң сөйкемле кызы була. Алар кайтып китү белән, болытлар тарала, елмаеп кояш чыга. Кырда калганнар эшләрен дәвам итә. Яңгыр килеп куркытса, игенчеләр һәрвакыт:”Гәздәгә яңгыр тамды!”-дип, көлешкәннәр. Ә Гәздә соңга таба колхозда иң уңган сахановчы-уракчыларның берсе булган.
Арихин-бирихин ит!
Бәләкәй чактан хәтердә калган, әткәй ишек алдында дөнья мәшәкатьләре белән мәш килеп керә дә: “Арихин-бирихин итеп кердем әле”, -дип әйтә торган иде. Үсә төшкәч, бу сәер сүзләрнең аешына төшендем. Баһаутдинов Мәүлетдин бабай сөйләгән мәзәк белән бәйле булып чыкты алар.
Бала чагында Мәүли Тәҗәй авылы баенда, тамак ялына, батраклыкта йөри. Аның ач калган чаклары бик еш була. Хуҗаның югары шүрлеккә куелган икмәгенә буе җитмәгәч, ул бер дә аптырап тормыйча, качып кына, таякка кадак кагып, төшерүчән була. Ашап өлгергәнче, башкорт бае аңа тагы эш таба. Бер генә дә тик тотмый. Һич тә булмаса ялт-йолт кына: “Мәүлетдин, кара әле, арыһын бире, биреһен ары илет”, – дип теңкәсенә тия. Баштагы мәлләрдә Мәүли бу сүзләрне аңламыйча, үзенчә: “Арихин-бирихин”, – дип кабатлый-кабатлый, баскан җирендә катып торган. Бай түзмичә себеркене капка төбенә, көрәкне абзарга илтеп күрсәтә-күрсәтә аңлаткан. Шулай итеп эшкә өйрәткән.
Хәтсез еллар үтеп, яңа оешып килгән колхозның бригадиры булып алгач, Мәүлетдин: “Арихин-бирихин” дәресләрен искә төшереп, колхозчыларны эшләткән.
Рита Солтанова.
Илеш районы.
Фото: tukai-rt.ru
Читайте нас: