Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 Май 2021, 11:15

“Адәмнәр – кардәшләр бер кавем, Язмышлар, тәкъдирләр төрлечә...”

Кем юлдан тайпылган– юл күрсәт,Адашмасын кереп ялганга.Юл табу җиңелдән түгел ул,Бик авыр киңәшсез калганда.

Апуш – Тукай фаҗигасе
Онытмабыз сине остазыбыз,
Син искермәс нурлы китабыбыз!
Урамнарда Апуш йөргән чакта,
Аяклары бозга каткан бит
Нәни генә көчсез кулы белән
Башкаларга ишек каккан бит...
Ачмаганнар, ятим сабыйларны
Кем яратсын, кайсы аңласын.
Үксезләрне – сынык канатларны
Җирдә фәрештәләр сакласын!
Бөтен тәне туңган мәлләрдә дә,
Апуш өшетмәгән хисләрен
“Су анасын”, “Туган тел”не укып
Уй-дәрьяга чумам кичләрен...
Гомеркәең йолдыз атылган күк,
Диңгезләрдәй рухи көчләрең.
Бу тормышның ялтыр байлыгына
Китмәгән дә синең исләрең.
Түбәләрдән тамчы хәбәр иткәч
Язлар килде, килде яңадан!
Ничә еллар мин Тукайны эзлим,
Көзгә тартым моңсу язлардан
Әрни-әрни өзгәләнгән Апуш,
Аяклары боздай каткан бит,
Шулчак сабый ишекләргә түгел,
Бикле йөрәкләргә дәшкән бит.
Бозлы бәгырьләргә каккан бит!
Теле булгандыр ул балыкның
Шигырьләрем минем зур байлыгым,
Кадере юк, рухи байлыкның.
Кайвакытта уйлап шаклар катам,
Бер кайгысы юктыр балыкның...
Ул сөйләшми, язмый, җырламый да,
Тик җим эзли авыз өлеше.
Кирәк түгел аңа нечкә хисләр,
Сүзләрнең дә алтын-көмеше!
Шигырьләрем табыш – хәзинә бит!
Кадерләре бармы байлыкның?
Балыкларга охшаш түгелмени,
Киләчәге безнең халыкның?
Я, кем әйтер, моннан мең ел элек
Теле булмаган дип балыкның?!
Сагындыра...
Чирәмнәрдә уйнап балачакта
Ялан аяк чаба идек без.
Бер-беребез узып, баткакларга
Рәхәтләнеп чума идек без!
Челтәр белән Әҗәк елгасының
Балыкларын сөзә идек бит.
Иван тауларына иртүк барып
Җиләкләрен өзә идек бит...
Яңгырларсыз җиләк иртә кибә,
Күпләребез юк шул арада.
Күңелләрне төшермичә яшик,
Тарыса да йөрәк ярага!
Балачакка кире кайтмасак та,
Сагындыра... чумып йөзгәннәр
Бер җырыма гына сыеп бетмәс
Тормыш юлларында күргәннәр!
Сөйгәннәргә
Язлар ниләр алып килер?
Көзләр саргайтты мине.
Маңгайдагы тәүге сырлар
Нигә сагайтты мине?
Яшьлегемнең кадерләрен
Белдемме, белмәдемме?..
Өзелеп яратканнарның
Үзәген өзмәдемме?
Әллә инде адаштыммы,
Мәхәббәт кырларында
Шуңа сагышлар эчендә
Язылган җырларым да.
Еллар алга чапкан саен
Акыл керәдер соңлап.
Тиле чакта йөрәкләрне
Булмый ул, булмый тыңлап.
Язлар ниләр алып килер?
Чәчне агартты кышлар...
Яшьлектәге сөйгәннәрдән
Язларны көтәм, дуслар!
Сәлам кайтарсын кошлар!
Ялыкмадым!
Люциягә. Р. кызына
Ялыкмадым бәхетемне эзләп
Кояшларга болыт кунса да.
Яшькелт күзләремә ара-тирә
Бераз газаплары тулса да...
“Бирешмә!” дип, язган теләгеңнең
Дәфтәрен мин, кичер, югалттым!
Күз ачкысыз бозлы яңгыр яуды,
Ничек икән шулчак юл таптым?!
Бәхетемне эзләп ялыкмадым,
Кемдер көткәч миннән шигырьләр
Шаян күзләренең моңсу чагын
Шигырь итә белә, шагыйрьләр!
Абыкайлар, кайда сез?
Гармунчы, моңлы җырчы Фәнзил Зөбәеров һәм Ирек Гыйльмановларның якты истәлегенә
Абый белән уйнап үстегез бит
“Түбән оч”ның ямьле ярында.
Искә алам сезне һәм юксынам,
Шаулап үскән талга карыйм да...
Берьялгызым калдым, көтмәгәндә,
Кайгы дигән чоңгыл эчендә.
Дөнья тулы, дөня бөтен булган,
Абзыкайлар исән чагында!
Сез кайда да бергә йөрдегез гел,
Ирек – батыр, чая, көчлерәк.
Усаллардан ышыкланыр өчен
Ирек кебек тугры дус кирәк.
Әҗәк клубына кич чыктыгыз,
Кыз күзләргә – кызлар җитәрлек
Кулда гармун, йөрәк түрләрендә
Дәрт-дәрманнар күккә очарлык.
Иңгә гүя пар канатлар үскән,
Бөтен планетаны урарлык!
... Яшәдегез тормыш сынауларын
Татый-татый кайчак, абынып,
Гаепләмим сезне, газизләрем,
Шигырь язам әрнеп, сагынып...
“Түбән оч”та тыкрыкларда уйнап
Тәгәрәшеп икәү үстегез.
Бер-бер артлы авыл янындагы
Моңсу җиргә иртә күчтегез.
Әллә инде алдан сүз куешып
Мәңгелеккә карап очтыгыз?
Авылымда ялгыз басып торам
Сез уйнаган ярлар янында.
Дөнья йөзе ягымлырак булган,
Абыкайлар исән чагында!
Дөньяга өмете сүнмәсен
Кем юлдан тайпылган– юл күрсәт
Адашмасын кереп ялганга,
Юл табу җиңелдән түгел ул,
Бик авыр киңәшсез калганда.
Адәмнәр – кардәшләр бер кавем,
Язмышлар, тәкъдирләр төрлечә.
Бармакның пешүен-әрнүен
Белмисең утларга кермичә.
Кем кыйбла табалмый, юл өйрәт,
Чарасыз адашып йөрмәсен.
Киңәш бир, ярдәм ит, бу бәндә
Җирдә мин ялгызмын димәсен!
Кемнәрдер какса да, сукса да,
Офыкта кояшлар батса да,
Терәксез каңгырып йөрмәсен,
Дөньяга өмете сүнмәсен!
Карарлар чыгару бик җиңел,
Төл сөйли – сөяксез булганга.
Учаклар ягалсам бер кабат
Җаннары, тәңнәре туңганга
Үкенмәм гомерләр узганга.
Яшим иҗатка алданып...
Дөньяларга килгән идем
Атлап йөрергә туры.
Алда көткән борылышлар –
Аяусыз тормыш кыры!
Мин бу җиргә туган идем
Берәүне сайлар өчен.
Аңлаучымны табалмадым,
Парлашып сайрар өчен...
Фанилыкка килгән идем,
Бәхеткә күмелергә.
Сикәлтәләр хыялларым
Тотынды җимерергә.
Дөньяларда гомер итәм
Үземчә – кабатланмый.
Яшим иҗатка алданып,
Берсен дә кабатламый!
Бу табышмак кайчан чишелер?
Күзләреңнең төсен аңлый алмыйым,
Карарга да кыймыйм тутырып.
Дөнья хәлен, шатлык-борчуларны
Сөйләшәсе иде утырып.
Кушымта.
Вакыт җитми, җитми микән,
Әллә үзебез шундый.
Тел очында торган сүзне,
Нигәдер әйтеп булмый.
Күзләреңнең төсе нинди икән,
Бу табышмак кайчан чишелер?
Чишелмәсә, җырдан эзлим аны,
Я, башкалар, нидер төшенер...
Вакыт табып соңламыйча
Уртак итик серебез.
Кавыштыра торган сүзне,
Әйтә алсын телебез!
Күзләреңнең төсен аңлый алмыйым,
Аңлый алмау татлы бер газап.
Күзләреңә карыйм, карыйм бүген,
Карашыңнан көтеп бер җавап.
Рәзиф Зөбәиров.
Борай районы.
Читайте нас: