Әдәбият
5 Декабря 2020, 12:44

Көликме соң әллә?

Кафеда егет белән кыз сөйләшә.–Сылу, Сез кичен нишлисез?–Әллә... Минем көндез дә эш кырган юк алай...

Добавить в предпочтительные источники Google
–Бездә авария. Трамвай ары бармаячак. Төшегез, – ди кондуктор.
Шулвакыт бер пассажир трамвай тәрәзәсен чәлпәрәмә китереп вата.
–Ах, син оятсыз, нишлисең? – дип ябыша аңа кондуктор.
–Үзегез: “Аврия очрагында тәрәзәне ватарга” язып куйгансыз бит! – дип аклана пассажир.
**
– Ни хакында уйланасың?
–Кичә егетем белән бәйрәмгә бардык. Хәзер аның белән мөнәсәбәтләрне дәвам итәргәме, өзәргәме, дип утырам...
– Ни булды?
– Ул минеке кебек күлмәктән килгән иде...
**
–Дәү әни, ә нигә Җир шары әйләнә? – дип сорый кечкенә малай.
– Ах, син, тагын әтиеңнең конъягын эчтеңме? – дип орышырга тотына әбисе.
**
–Туй искиткеч булды! Һәр кунакка вай-фай таратып чыктылар. Кәләш өчен кредит түләделәр.
**
Кафеда егет белән кыз сөйләшә.
–Сылу, Сез кичен нишлисез?
–Әллә... Минем көндез дә эш кырган юк алай...
**
–Ашаганнан соң америкалылар нишли?
–Капкалап утыра.
**
–И бигрәкләр дә бәләкәй бит! Нишләтерсең икән син аны?
–Әлләче... Кредит түләрмен. Азрак ашарга алырмын. Ни дисәң дә хезмәт хакы бит...
**
Руиядә бар нәрсәне дә нефтьтән ясыйлар. Башкасын бензиннан.
**
Заман яшьләренең интеллекты яртылаш ясалма инде хәзер...
**
Элек ичмасам илдән чыгып качып булган... Ә хәзер бөтен дөньяда бер бәла – коронавирус.
**
­–Сөеклем, – дип кычкыра хатын телефон трубкасына.– мин парикмахерда булдым. Шундый прическа ясаттым. Күрсәң син мине танымаячаксың!
–Ишектән артың белән кер.
**
Үзизоляциядә минем песи: “Әгәр мин булмасам, син акылдан язачаксың!” –дип минем белән талаша башлады!
Фото:drjensfriendlydentistry.com
Читайте нас