Илеш районының Үрнәк авылы әллә ни зур түгел – нибары бер урамлы, күп дигәндә 40-50 йортлы авылдыр. Һәрхәлдә авыл биләмәсе үзәге булган урта мәктәпле авыл баласы буларак, Үрнәкне мин шулай күз алдына китерә идем. (Безнең Дөмәй авылы биләмәсенә карый ул.) Алар безгә йөреп укый икән, димәк бәләкәй авыл.
Ләкин авылның зурлыгы-кечелеге аның йорт саны белән түгел, ә тарихы, шул туфрактан чыккан күренекле шәхесләре, мактанып сөйләрлек уллары һәм кызларының күплеге белән үлчәнә икән. Нәфис Гыйлемҗановның “Үрнәгем” дигән китабын кулга алгач, моңа тагын бер кат инандым. Күрше авыл турындагы фикеремне дә үзгәртергә туры килде. Аның никадәр зур һәм бай тарихлы булуын аңладым. Алай гына да түгел, ул тарихта минем картәтием Ибраһимов Усман Ибраһим улының да эзе калганлыгын шушы китап язылган вакытта белдем...
Нәфис Фәнәви улы Гыйлемҗанов әлеге көндә Казанда яши. Төп эше язучылык булмаса да, ул кечкенәдән каләм тибрәтеп, шактый кулын шомарткан иҗатчы. Туган авылына багышлап китап чыгару хыялы белән дә кечкенәдән янып яшәгән. Картәнисе Сабира Исмәгыйль кызы янына килгән әбиләрнең истәлекләрен, хәтирәләрен шул чакта ук куен дәфтәренә терки барган. Дөрес, аларга гына нигезләнеп китап чыгарып булмый. Нәфис Фәнәви улы Үрнәк авылына кагылышлы мәгълүматлар туплау өчен Русия дәүләт архивында да, Башкортстанның милли архивында да, Илеш һәм Чакмагыш районы архивларында да шактый эзләнә, бик күп документларны барлап чыга, җентекләп өйрәнә. Илешнең “Маяк”, Чакмагышның “Игенче даны” дип аталган район гәзитләренең 1930-1995 еллардагытөпләнмәләрен карап чыгар, туган авылы турындагы мәгълүматны бөртекләп җыяр өчен генә дә шактый вакыт һәм сабырлык кирәк була аңа. Әмма тырышкан – морадына ирешкән, дип юкка әйтмиләрдер. Туган авылы турында искиткеч бай мәгълүмат туплый автор.
“Үрнәккә нигез салынганнан соң 90 ел эчендә шушы изге туфракта игелекле эз калдырып киткән әби-бабаларыбызның якты рухына багышлана” дип язылган кереш өлештә.
Китапта авылның тарихы да, бүгенгесе дә урын алган. Шушы авылдан чыккан күренекле шәхесләр белән беррәттән гади авыл кешеләренең эшчәнлеге дә яктыртылуын аерым әйтеп үтәргә кирәктер. Язмаларуникаль фоторәсемнәр, архив документлары белән ныгытылган.
Авылның барлыкка килү тарихы, аңа нигез салучы беренче кешеләре турындагы мәгълүматлар, аннан соң колхозлаштыру чорындагы, дәһшәтле сугыш вакытындагы тормышы тасвирлана. Ничә кеше фронтка киткән, ничәсе ятып калган, ничәсе исән әйләнеп кайткан – һәммәсе турында зур хөрмәт белән бәйнә-бәйнә сөйләп бирә автор. Аларның фотолары да, кайсы фронтта булулары да, алган хәрби бүләкләре, күрсәткән батырлыклары да турында да мәгълүмат бар.Үрнәк авылыннан хезмәт армиясе сафларына алынганнарны исәпкә алып, 86 кеше сугышка киткән. Аларның 27сенә генә Җиңү таңын исән килеш каршыларга насыйп булган, 46сының язмышы билгеле, ә алты кешенең язмышы әлегәчә билгесез кала...
Китапта фронтовикларның гына түгел, шул авыр чорда авылны саклап яшәгән тыл хезмәтчәннәренең дә исемлеге бирелә. Үрнәктә ул чакта 29 хатын-кыз, 10 өлкән яшьтәге бабай, 23 бала, 14 үсмер кыз, 28 тол хатын торып калган. 134 бәлигь булмаган сабый әтисез үскән.
Сугыштан соңгы чор да тәфсилләп сурәтләнә. Авылда кайчан электр чыбыгы сузылган, кайчан газ кертелгән, хәтта беренче җиңел машинаны авыл өстендә кем алып утырган – анысы да бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер, китапта колхозчылар гына түгел, барлык өлкәдәге алдынгы хезмәткәрләрнең дә исеме телгә алына. Авылга нигез салучыларның шәҗәрәләре бирелә. Барлыгы 26 нәселнең борынгы ата-бабаларыннан башлап, бүгенге иң яшь нәсел дәвамчысының исеме белән тәмамлана. Аларның гаилә фотоларының да китапта урын алуын исәпкә алсаң,авылының һәр кешесе тарихка язылган булып чыга.
“Нәсел-ыруларын барлаган чакта бер-берсен чит күреп яшәгән авылдашларның тамырлары барып тоташты”, – ди автор.
Әлбәттә, аның никадәрле зур хезмәт башкарып чыгуын чамаларга гына мөмкиндер. Гасырга якын вакытны үз эченә сыйдырган китапны бер генә кешенең ерып чыга алуы икеле. Бу очракта да Нәфис Фәнәви улы һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торган 33 авылдашына рәхмәтен белдерә.
Ә аның авылдашларыБашкортстан буйлап, бөтен ил буйлап кына түгел, бөтен җир буйлап таралган дисәк тә арттыру булмастыр. Үрнәклеләр Уфа, Агыйдел, Түбән Кама, Казан, Ырынбур, Нефтеюганск, Сургут, Пенза кебек шәһәрләрдә дә, Белорусия, Украина кебек илләрдә дә гомер итә.
...Картәтиемә килгәндә исә, аның әлеге авылда төзелеп кенә килгән колхозда берничә ел рәис булып эшләвен Нәфис Фәнәви улыннан белдем. “Син журналист бит, картәтиең турында әзер язмаң бардыр, җибәр әле”,-дип шалтыратты ул. Ә читекченең читеге буламы соң ул? Әлбәттә, фронттан исән әйләнеп кайткан ике картәтием турында да горурланып язган иншаларым бар иде. Ә менә мондый конкрет даталар һәм фактлар беләнныгытылган язманы бөтен гаиләбезнең хәтерен айкап тупларга туры килде.Анда бит әле бер кешенең тормыш юлы гына сурәтләнә, ә китап авторы бөтен авыл тарихын туплаган.
Шуңа да Нәфис Гыйлемҗановның куйган хезмәте зур хөрмәткә һәм соклануга лаек. Ә аның “Үрнәгем”китабы күпләргә үрнәк булырлык. Үткәнен белгән халыкның киләчәге бар диләр бит. Димәк, Үрнәк авылының да киләчәге булырга тиеш.
Кызыклы факт: 1943 елда Ворошиловград өлкәсенә Илеш районы буенча 17 ат, 82 сыер, 390 сарык, 3мең йомырка озатыла. Дөмәй авылы советы (Үрнәк шунда карый) 2 ат, 10 сыер, 15 сарык, 20 мең сум акча җибәрә. Бу хакта шул заманда чыккан “Сталинчы” гәзитендә язылган.