Балалар бакчасында сөйләшәләр.
–Әдилә, ә син кайнар хатын-кызмы?
– Белмим, әмма гәршүктән торганда пар чыга инде...
Картәнисе ике атна буе оныгы белән мәктәпле уйнаган. Нибары икенче атна ахырына гына ул оныгы өчен өйгә эшләр эшләгәнен аңлап алган.
Картәнисе оныгының скайптан сөйләшкәнен карап торган да телевизорда сөйләгән Путин белән сөйләшергә киткән.
Балалар ял лагере. Йоклар алдыннан вожатый барысының да телефоннарын пакетка җыя да үз бүлмәсенә алып кереп китә. Иртәгәсе көнне бер вожатыйның гына йокысы туймаган булып чыга. Чөнки балалар телефондагы будильникларын ярты сәгать аралыгы белән чиратлап шалтырарга көйләп куйган була...
Бүгенге заманда 2 яшьлек бала телефонны блокировкадан ала, интернетка керә белә. Ә мин алар яшендә нишли идем? Мин балалар мәйданчыгында ком ашый идем...
–Минем компьютер үзеннән-үзе сүнә дә куя. Нишләргә?
–Синең процессор аста торамы?
–Носкиеңны алыштырып кара. Искә ушын югалтадыр ул...
Шыгрым тулы авторуска бер карчык керергә маташа:
–Көн саен шулкадәр кеше үлә диләр, ә автобусларда һаман кысык!
– Безнең зәвыклар бер дим бит. Мин дә үземне яратам.
Мәктәп дректоры коридор буйлап китеп бара. Бер кабинет ишеге алдында Вәли нидер мыгырданып басып тора.
– Нишләп торасың монда, Вәли? – дип сорый директор.
– Бу тормышның логик бәйләнешсез булуына хәйран калып торам.
– Мин сыйныфта “пырт” иттем. Мине куып чыгардылар, ә үзләре анда калдылар! Кайда логика?
Курантлар сукканда узган елда булган барлык күңелсезлекләр онытыла, ди. Быел сәгатьнең унике тапкыр сугуы гына аз булыр кебек...
Автомәктәптә беренче дәрес. Инструктор укырга килүчеләргә бик озак итеп текәлеп кара торган да:
– Унтугыз хатын-кыз...– дип сузган. – Шуларның унсигезе блондинка... Озакламый мин урамда җәяүләп йөрергә түгел, өйдән чыгарга курка башлармын инде...
–Я, кызларым, ерак илләрдән сезгә ниләр алып кайтырга?
–Менә сиңа мә! Без өйдә калабызмы?
Чебеш әнисе-тавыктан сорый икән:
–Әни, мине ләкләк алып килдеме?
–Әйе, улым, тик әтиеңә бу хакта сөйләп торма.