Уфада башкорт халкының күренекле җырчы-шагыйре, журналист һәм тәрҗемәче Риф Мифтахов бакыйлыкка күчкән.
Ул 1939 елның 17 сентябрендә Ишембай районы Кинҗәбулат авылында туган. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гали Ибраһимов исемендәге премия лауреаты, Салават Юлаев исемендәге орден кавалеры, Ишембай районының күренекле гражданины Башкортстан кинематографистлар берлеге әгъзасы, РФ һәм БР журналистлар берлеге әгъзасы Риф Мифтаховка 80 яшь иде.
Ул 1968-1974 елларда Башкортстан китап нәшрияты мөхәррире, «Совет Башкортстаны» гәзитенең махсус хәбәрчесе була, БР Мәдәният министрлыгы системасында хезмәт сала, «Агыйдел» һәм «Һәнәк» журналларында эшли.
«Өчпочмаклы хатлар», «Тормыш агачы», «Гади могҗиза» һ.б. шигъри җыентыклар авторы ул. Риф Мифтахов тәрҗемәче буларак та киң билгеле шәхес. Александр Блок, Евгений Евтушенко, Михаил Исаковский, Михали Львов һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен тәрҗемә итте ул.