Барлык яңалыклар
Әдәбият
17 апрель 2020, 17:23

Эчне тотып көләбез!

Бик шикләнүчән һәм көйсез ханым ресторанда вакчылланып ризык сайлап утыра. Официант аңа ресторанның иң шәп ризыгы - койкалы телне тәкъдим итә.

Бик шикләнүчән һәм көйсез ханым ресторанда вакчылланып ризык сайлап утыра. Официант аңа ресторанның иң шәп ризыгы - койкалы телне тәкъдим итә.
-Сез нәрсә! Инде бер тапкыр кемнеңдер авызында булган нәрсәне мин авызыма ничек алыйм?!- дип ярсый ханым.
Официант бераз уйланып тора да:
-Ә бәлки күкәйдән тәбә пешереп китерергәдер?
**
Теләнче кулын сузып:
-Ханым, мин инде өч көн ашамаган!
-Бик начар, бик начар. Тамактан үтмәгәндә көчләп ашарга кирәк.
**
Хатыны - иренә:
-Туры килеп торуын әйт син аның! Син бүген минем туган көнем икәнен оныткансың, ә мин ашарга пешерергә онытканмын...
**
-Искиткеч! Кош-корт, мал-туар хакларын шул кадәр төгәллек белән сез кайдан беләсез? Сатучыдыр, мөгаен.
-Юк, сатып алучы. Машина сатып алган идем, хәзер шуны йөртергә өйрәнәм.
**
-Күрше, синең капчыгыңда нәрсә ул?
-Тотылган бәдрәф кәгазьләре.
-Кая алып киттең?
-“Химчистка”га.
**
Ирен ташлап әнисенә кайткан хатын:
-Мин ишекне ябуга өйдә ату тавышы ишетелде. Ничек уйлыйсың, ул үз-үзен үтерде микән әллә?
-Юктыр. Минемчә ул шампан шәрабын ачкан.
**
Табиб лекция укый.
-Тоз - ак үлем, кофе – кара үлем, шикәр – татлы үлем, ит - симез үлем. Ач тору - сәламәтлек.
Залдан тавыш ишетелә:
-Әйтәм аны хөкүмәт халыкның сәламәтлеген кайгырта, диләр...
**
Сәлим табибка бара:
-Зинһар өчен миңа саранлыктан дару бирегез, - дигән. – Кү-ү-үп итеп бирегез!
**
-Шаккатам, - ди 7 яшьлек Илшат, - бу күлмәкне быел гына алган идек. Якасы инде тар.
-Мин дә шаккатам, - ди әнисе, – башыңны җиң эченә ничек тыга алдың икән син?
**
-Синең ялган тоту детекторын күргәнең бармы?
-Бар. Минем аңа өйләнүемә быел биш ел.
**
Егет урамда сөйгәнен көтеп тора икән. Капкадан кызның энесе башын чыгарган.
-Энекәш, әйттеңме апаңа?
-Әйттем.
-Нәрсә диде?
-Бер нәрсә дә әйтмәде. Вәли абый биргән балдакны салып куйды да синекен киде. Хәзер чыгар.
**
Ишек төбендә ике сәгать буе кем белән сөйләштең? – дип сорый ире хатыныннан.
-Күрше хатын белән. Эчкә узып торырга вакыты юк иде.
Фото:youtube.com
Читайте нас: