Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 апрель 2020, 17:25

Онлайн китапханәгә рәхим итегез!

Татарстан китап нәшрияты үзенең онлайн китапханәсенә чакыра.

Татарстан китап нәшрияты үзенең онлайн китапханәсенә чакыра.
Татарстан китап нәшрияты үзенең онлайн китапханәсенә чакыра. Анда, якынча, бер меңнән артык китап бар.
Биредә бушлай гына аудиокитаплар тыңлап була. Бу мөмкинлек “Аудиокитаплар» бүлегендә бар.
“Китапханә” бүлегендә яраткан татар язучыларының әсәрләре белән танышып була.
Аларны үзең теләгән җайланмага күчереп алырга да рөхсәт ителә.
Татар әдипләренең иң билгеле әсәрләре “алтын тавышлы” сәнгать осталары укуында яздырылган.
Алар арасында Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге театрларның билгеле актерлары, радио, телевидение дикторлары бар.
Татарстан китап нәшрияты сайтында балалар өчен әкиятләр дә бик күп куелган. Теләгәнен сайлап алып була. Анда Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Каюм Насыйри, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай, һ.б билгеле әдипләрнең иҗаты тәкъдим ителә.
Читайте нас