Егет белән кыз сөйләшеп баралар. Кыз:
- Әни миңа син нәрсә генә сорасаң да «юк» дип җавап бирергә кушты.
- Ярар, әйдә тикшереп карыйбыз. Әгәр мин сине кочаклап үпсәм, син каршы киләчәксеңме?
- Юк.
Егет кызны суырып үбә.
- Әгәр мин сине йомшак җиреңнән кыскаласам, син каршылык күрсәтәчәксеңме?
- Юк.
- Һм-м... Әгәр син әниең сүзеннән чыкмасаң, безнең бик тирәнгә кереп китүебез мөмкин бит, бәгырькәем.
* * *
Алтын туйда журналист юбилярдан интервью ала:
- Ничек сез хатыныгыз белән шулкадәр ел яшәп бер тапкыр да ызгышмадыгыз?
- Без туйга кадәр үк килешеп куйдык: әгәр низаг чыгарга тора икән, мин шунда ук бәдрәфкә кереп китәм.
- Соң?
- Менә инде 50 ел бәдрәфтән чыккан юк.
* * *
- Әни йогынтысыннан котылу өчен мин өйләндем. Хәзер әни йогынтысыннан тыш хатын, хатынның әнисе һәм хатынның әнисенең эте йогынтысын яшәп ятам!
* * *
Улы әнисенә:
- Әгәр әтинең күрше Сара апага нәрсәләр әйткәнен беләсең килсә, биш мең акча бир.
- Мә, тот. Я, нәрсәләр сөйләштеләр?
- Әти күрше апага: «Хәерле көн, Сара Сабировна!» - диде.
Әбисе оныгына әкият сөйли:
- Шаһзадә ул гүзәл кызны күргәч, кич буе күзен ала алмаган...
- Әбием, шаһзадәгә ул гүзәл кызның күзе нигә кирәк булган?
***
Безнең күршедәге тракторчы айныган чакларында тракторын йөртә белми.
Нишләп үз-үзең белән шахмат уйнарга мөмкин, ә үз-үзең белән сөйләшә башласаң, диванага саныйлар.
***
Матур хатыннар аз булып, алар бөтен кешегә дә җитмәгәндә, ямьсез хатыннар булмый.
***
-Иртәгә тагын сәгать 9.00га эшкә.
- Хәлегезне аңлыйм!
- Юк, аңламыйсыз.
- Ничек кенә аңлыйм әле!
- Сезнең бит хәтта эшегез дә юк!
- Кичә бар иде...
***
- Исәнмесез, сез юристмы?
- Әйе.
- Консультация өчен сез күпме аласыз?
- 3 сорауга 300 доллар. Өченче соравыгыз нинди?
***
Психотерапевт киңәше:
- Өйдә тынычлык бозылмасын өчен, сабырлык, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм, ким дигәндә, ике телевизор кирәк.