Барлык яңалыклар
Әдәбият
8 апрель 2020, 15:42

Елмаегыз, көлегез!

-Әйдә үбешәбез! - ди егет кайнарланып.-Юк, минем әни үбешүләргә каршы.

Табиб:

-Эчәсезме?

-Юк.

-Тартасызмы?

-Юк.

-Хатын-кызлар белән ничек?

-Алардан качам.

-Бер начар гадәтегез дә юк. Ни өчен килдегез соң?

-Күп алдашам.

**

Хирург көндәлегеннән:

“Бер баш яхшы, әмма гәүдәсе дә булса тагын да яхшырак”.

**

Үгез сөзеп имгәткән савучы Мөхипҗамалны район хастахаанәсенә китерләр. Татарча бер кәлимә сүз дә белмәгән урыс табибы кабул итә. “Откуда?” була аның беренче сүзе.

-Ат кумады, сыер куды. Разве ат шулай делает?- дип җаваплаган аңа Мөхипҗамал.

**

-Шундый чибәр кыз очраттым. Күзләре эре кара карлыгандай, иреннәре кып-кызыл чия, бит очлары алланып торган алма диярсең. Мәхәббәт микән инде бу?

-Тынычлан. Синдә авитаминоз гына башланган.

**

Табиб:

-Хммм, аңламыйм.

-Нәрсәне аңламыйсыз, доктор?

-Ничек үз аякларыгыз белән минем янга килеп җитә алуыгызны аңламыйм.

**

-Әйдә үбешәбез! - ди егет кайнарланып.

-Юк, минем әни үбешүләргә каршы.

-Ә мин синең әниеңне үбәргә җыенмыйм бит.

**

Ресторанда клиент официантка бәйләнә:

-Бу тавыкмы? Бу бит тире дә сөяк кенә!

-Ә сезгә аның йоннары да кирәк идемени?

**

Ире - хатынына:

-Бәгърем минем!

-Бәгърең булсам, чит хатын-кызга карамас идең.

-Ул чагында син “бәгърем” түгел, “бердәнберем” булыр идең...

**

-Миңа бер банка сардина бирегез әле.

-Рәхим итегез. Сезгә ниндие кирәк: испанныкымы, инглизнекеме, японныкымы?

-Миңа барыбер. Мин алар белән сөйләшергә җыенмыйм.

Читайте нас: