Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 апрель 2020, 22:23

“ЕЛ БУЕ КАРАНТИНДА УТЫРМАБЫЗ ӘЛЕ”, ДИСӘК ТӘ...

Әйе, берничә көн эчендә, әйтерсең, ярты гомер узды.

Яңа 2020 елдан күңел белән ниндидер зур яхшылыклар өмет иттек. Кәбисә ел булуына карамастан, түгәрәк һәм парлы саннарга карап, бер дә сынаулар көтмәдек. Яңа ел кичендә күпләр шундыйрак хис-тойгылар кичергәндер.


31 декабрь көнне иртән кызыбызның битендә берничә кызыл тимгелләр күреп, балалар бакчасында су чәчәге (ветрянка) таралуы искә төште. Беркем кушмый, таләп итми, үзебезгә-үзебез карантин игълан иттек. Беренче тапкыр Яңа ел бәйрәмнәрен әти-әни янына авылга кайтмый, туганнарга кунакка йөрешми, өйдә генә уздырдык. “Яңа елны ничек каршы аласың, елың шулай үтәчәк”, - диләр. Шулвакыт мондый уйларга бирелүем өчен: “Ел буе карантинда утырмабыз әле”, - дип, үземне шелтәләп тә алган идем. Кызганычка каршы, “Юраганың юш килә”, дип әйтүләре дә дөрестер...


Ниндидер вирус, карантин дигәннәре бездән бик еракта тоелды. Сүз аралаш кына кайбер хәбәрләргә тукталдык.

17 март, 2020 ел. “Коронавирус сәбәпле, шәһәрләрне ябарга, кешеләрне өйләреннән чыгармаска мөмкиннәр...” - дип бүлеште хезмәттәшебез. Аның сүзләренә артык игътибар биреп тормадык кебек. Ә менә “Әнвәр Нургалиевның концерты булмый!” дигән хәбәр безне ныграк борчуга салды, диярсең. “Ничек булмый?” “Мең тамашачыга кадәр чаралар үткәрергә рөхсәт бар бит!” “Әйдәгез, бүген концертка барып калыйк, я иртәгә чынлап та булмас...”


Билетлар сатылып бетүгә карамастан, залда буш урыннар пәйда булган иде. “Бу тамашачылар карабодай ярмасы сатып алырга киткәннәр!” – дип, шаяруга борырга тырыштык. Дөнья хәлләренең җитдилеген һаман аңларга теләмәдек.

Зәңгәр экраннарда хәбәрләр куерганнан-куера, төрле кисәтүләр арта. Ә без көндәлек тормышыбызга үзгәрешләр кертми яшәвебезне дәвам итәбез.


21 март көнне театрга премьерага чакырдылар. “250 тамашачыга кадәр рөхсәт бар”, - дип, һаман җәмәгать урыннарына йөрүдән туктарга ашыкмадык.

23 март көнне сумкама медицина битлеген салдым. Әмма шәһәр урамнарында маска киеп йөрүчене очратмадым. Икенче көнне генә “Дөнья хәлен белеп булмый”, дип, маскамны кияргә булдым. Иптәшкә автобуста тагын бер яшь кыз табылды. Тукталышта 70-75 яшьләрдәге ике әбинең сүзе колагыма чалынды. Кычкырыбрак сөйләшә иделәр, ирексездән борылып карадым. Араларыннан берсе медицина битлеге кигән. Бу иртәне башкалабыз кадәр башкалада мин очраткан саклану чарасы кулланган икенче кеше иде ул!!! Маска кимәгәне ахирәтенә: “Уфада теге зәхмәттән биш кеше үлгән, имеш, безгә генә әйтмиләр”, - диде. Әбиебез: “Имеш-мимеш сөйлиләр, бездә ул чир юк!” – дисә дә, үзе урамга маска киеп чыккан иде...


25 март көнне тулы бер автобуста маска кигән пассажирлар өчәү идек инде. Берсенең кулында кара резин перчаткалар күреп, мин дә аптырап калдым: “Шулкадәр үк саклану чаралары кирәкме икән ни?” Акыл һәм күңел чынбарлыкны һаман да кабул итәргә теләмәде. Әмма бу көнне кич президентыбыз В.В. Путин чыгышыннан соң, мәсьәләнең җитдилеген, якыннарыбыз өчен курку хисен беренче тапкыр тойдык без. Ә авыл үз тормышы белән соңгы сәгатьләрен яши иде әле. “Безгә тими ул. Птичий грипп, дип куркыттылар. Свиной грипп, диделәр...” “Өченче көн никахта булдык. Кичә – юбилейда”... “Бер баз бәрәңге, сугымга тана бар, бакча зур”...

Әмма өч көн эчендә бар да үзгәрде. Шомлы бушлык күңелләрне генә түгел, урамнарны биләде. Кояшлы көнне көтелмәгән зур кара болыттай авыл күген каплап алды. Күрше белән күрше бер бакча аша аралаша, адәм баласы адәм баласыннан курка башлады. Сирена тавышлары авыл урамнарыннан шәһәрдән каникулга кайтып тулган укучы балаларны гына түгел, кош-кортны да куып кертте. Хәтта этләрне, мәчеләрне дә келәтләргә ябып куйдылар.


“Мәскәүдән кунаклар кайткан!” дигән хәбәр җил тизлегендә таралып, авылның Ватсаптагы төркемендә: “Нигә кайтаралар соң аларны, чир ташытып, өйләрендә ятсыннар?!” “Кунакка чакыра торган вакыт түгел!” “Без өйдән чыкмыйбыз! Себергә эшкә киткән ирләребез ялга да кайтмый...” “Бу йортка якын килмәгез!” “Халыкны чирләтсәгез, 1 миллион сум штраф яисә өч елга ирегеңнән мәхрүм ителү каралган!” дигәнрәк комментарийлар тудырды. Ә бит ул башкала кунаклары да шушы авыл балалары иде...


Сөткә кергән күршесен: “Синекеләр Уфадан кайткан. Сыер саугач, капкагыз янында үзем калдырырмын”, - дип борып чыгарды берсе. Икенчесе: “Ялларга балаларың кайтмасын әле. Артистлар бит! Кая гына бармыйлар?! Ни дисәң дә, кеше арасында йөриләр, безне чирләтеп китәрләр”, - дип, сәламәтлекләрен алдан кайгыртты. Өченчесе шифаханәдән кайткан авылдашлары турында: “Җылы як сулары белән генә дәваланып калмаганнардыр әле, чемодан тутырып вирус та алып кайтканнардыр”, - дип сөйләнде.


Тормышыбыз гына түгел, үзебез дә үзгәрдек. Ут күршеләребездән, туганнардан, дуслардан шикләнә башладык. Ә бит һәр йортның ишеген әлеге авыру кагу ихтималы турында онытмасак иде.

Мәсәлән, безгә таныш су чәчәге - шулай ук вируслы авыру. Статистика мәгълүматларына карасак, йөз кешенең туксан бише аңа бирешә. Уфаның бер генә балалар бакчасында ветрянка уңаеннан декабрь аенда кертелгән карантин мартта да тәмамланмады. Коронавирусның да безнең күпләребезне урап үтмәве турында кисәтәләр. Илебез белән бу чирне тиз генә җиңүебез дә икеле. Әмма нинди генә сынауларда да кеше булып кала алсак иде. Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын югалтмыйк. “Ул чирлидер әле, бу кешедә вирус бардыр”, - дип, төрле имеш-мимешләр таратмыйк. Үзебезне, якыннарыбызны, тирә-юньдәгеләрне саклыйк! Үзебез дә авырмыйк, башкаларны да чирләтмик! Таләп ителгән кагыйдәләрне үтәп, мөмкин кадәр бу афәт белән көрәштә үз өлешебезне кертә алсак иде.


Әйе, берничә көн эчендә, әйтерсең, ярты гомер узды. Бүген инде кичәгене сагыну хисе биләп алды. Туганнар белән бер өстәл артында утырган, рәхәтләнеп эшкә йөргән, балалар бакчалары, мәктәпләр шаулап торган чаклар, авыл бәйрәмнәре гөрләп узган мәйданнар сагындырды. Бик бәхетле булганбыз бит! Кадерен генә белмәгәнбез! Күңелләрдә хәзер бары бер теләк: исән-сау булыйк!
Читайте нас: