Бүген татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: татар шагыйре, журналист һәм сәясәт эшлеклесе Роберт Миңнуллин вафат булды. Ул авыр һәм озак авырудан соң, иртәнге өчтә бакыйлыкка күчкән. “Матбугат.ру”сайты хәбәр итүенчә, язучы белән хушлашу иртәгә, 28 март көнне, 9:00да Камал театры бинасы каршындагы мәйданда булачак. Хушлашу чарасына битлекләрдән килү сорала. Саклану чараларын күрегез! Әдипне Казанның Яңа бистә татар зиратында җирлиячәкләр.