Барлык яңалыклар
Әдәбият
24 март 2020, 09:34

Мостай Кәрим исеме - Екатеринбургта

2019 елда Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулды.

Екатеринбург шәһәренең Октябрьский районындагы урамга Башкортстанның Халык шагыйре Мостай Кәрим исеме бирелде.
Тиешле карарны шәһәр мэры Александр Высокинский имзалаган.
Яңа урам белән янәшәдә Кыргызстан ССРының Халык шагыйре, Мостай Кәримнең якын дусты Чыңгыз Айтматов исемендәге урам бар.
Мостай Кәрим исеме Мәскәү, Алма-Ата, Казан, Уфа һәм Башкортстанның башка торак пунктларындагы урамнарына бирелгән.
Мостай Кәрим - язучы, шагыйрь, публицист, дарматург. Бу исемлекне озак дәвам итәргә булыр иде. Кыскасы, ул башкорт әдәбиятының йөзек кашы.
Читайте нас: