Барлык яңалыклар
Әдәбият
24 март 2020, 11:52

Көлүгә һәрчак урын бар

Профессор:–Күз алдыгызга китерегез: Сез автобуста барасыз, бик эссе. Нишлисез?Кыз:–Плащымны салам.–Юк, сез аңламадыгыз. Автобуста нык эссе...

Ике альпинист (оптимист һәм пессимист) үрмәләгән җиреннән ычкынып киткән.

Пессимист:

–Егылам!

Оптимист:

–Мин очам!

**

Мәгариф министры унынчы тапкырдан да БДИ имтиханнарын тапшыра алмаган, сәламәтлек саклау министры дәваханәдә чиратта торганда ушын югалтып егылган, депутат бала пособиесенә генә яшәп ачтан үлгән... Шуннан соң гына пенсионер алтын балыкны җибәргән!

**

Физикадан имтихан. Махмырдан килгән профессорның озак утырасы килми һәм ул рәттән бөтен студентларны “батырырга” тотынган.

Беренче студент кергән.

–Менә син автобуста барасың, ди. Эссе булып китте. Нишлисең?

–Тәрәзәне ачам.

– Дөрес. Ә хәзер тәрәзәне ачкач, автобусның аэродинамикасындагы үзгәрешне исәпләп бир.

– Эээ...

– Бар, “ике”ле!

Шул рәвешле тагын берничә студентны батырган. Чираты буенча бер кыз кергән.

Профессор:

–Күз алдыгызга китерегез: Сез автобуста барасыз, бик эссе. Нишлисез?

Кыз:

–Плащымны салам.

–Юк, сез аңламадыгыз. Автобуста нык эссе.

–Кофтамны да салырмын.

–Нык-нык эссе дим!

– Белмим инде... футболкамны салырмын...

–Юк! Сез мине бөтенләй аңламадыгыз! Автобуста чыдый алмаслык эссе!

Кыз:

–Профессор, Сез аңламадыгыз ул! Чишенеп бетсәм бетәрмен, әмма тәрәзәне ачмыйм!

**

–Сездән 200 сум. Төреп биримме?

–Юк, пакетка салсагыз җитәр. Бер генә сорау – гарантиясе бармы?

–Гафу итегез, нинди очракка гарантия?

–Әгәр укылмаса.

–Ничек инде?

–Брак булса, мәсәлән...

–Әәә, Сез бу өлкәдә бик алга китмәгән кулланучымыни?

–Әйе, мин программист. Ә кайдан белдегез?

–Минем урында Шерлок Холмс булса, ул Сезгә күзлекләрегез, пычрак джинсыгыз, рюкзак кесәсеннән чыгып торган винчестер, кулыгыздагы өч шешә сыра һәм култык астыгыздагы клавиатура буенча белдем дияр иде.. Әмма мин Шерлок Холмс түгел. Шуңа барысы да күпкә гадирәк. Бу – кәгазь китап. Һәм аның укылмавы мөмкин түгел.

Читайте нас: