Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 март 2020, 19:20

Зыя Нурыевка - 105

Күренекле якташыбызның тормыш һәм хезмәт юлы - бик күпләргә үрнәк

Күренекле якташыбыз Зыя Нурыевның тууына - 105 ел. Бу уңайдан Башкортстанда, Бөре районында истәлекле чаралар үтте.
Зыя Нурыев 1915 елда Югары Лачынтау авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән. Бик иртә әтисез калган. Гаиләдәге 7 баланың икесе генә башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуларын дәвам итә алган. Халык мәгарифе институтын тәмамлагач, Зыя Нурыев Борай районына укытучы итеп җибәрелә. Төп эшеннән башка халыкны грамоталы итү өчен күп көч салган.
1935 елда З. Нурыев Борай районы мәгариф бүлеген җитәкли. Айсылу исемле кызга өйләнеп, ныклы, үрнәкле гаилә кора. Алар бер ул тәрбияләп үстерәләр.
1944 елда якташыбызны эшкә Уфага күчерәләр. Биредә ул 1969 елга кадәр – Мәскәүгә киткәнче яши. Мәскәүдәге эше авыл хуҗалыгын үстерү буенча җиде еллык планны үтәү белән тыгыз бәйле була.
Якташыбызны искә алырга 18 мартта Бөре шәһәре музеенда БДУның Бөре филиалы педагоглары һәм студентлары җыелды. Музейның фәнни хезмәткәрләре аның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган доклад һәм презентация әзерләгән. Музей директоры Антон Антонов Зыя Нурыевның “Авылдан Кремльгә кадәр” китабыннан цитаталар китерде.
19 мартта якташыбызның туган авылы Югары Лачынтау мәктәбендә Бөре районының туган теле укытучылары өчен чаралар оештырылды. Чарада катнашучыларны музей белән таныштырганнан соң Югары Лачынтау авыл биләмәсе башлыгы Ф.Гәрәев, укытучылар чыгыш ясады. Чара мәктәп укучылары катнашлыгында зур булмаган концерт белән тәмамланды.
Күренекле якташыбыз, дәүләт эшлеклесе Зыя Нурыев Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән. Аның тормыш һәм хезмәт юлы – иленә, яраткан халкына, кешелек кыйммәтләренә тугры хезмәт итүнең чагу үрнәге.

Фото: “Башинформ”

Чыганак: “Башинформ”

Читайте нас: