Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 март 2020, 12:36

Әй, халык, мескен халык...

Коронавирус безгә һөҗүм итә?!

Әй, халык, мескен халык,

Эштән соң арып-талып.

Кибет юлларын таптыйлар,

Торамын хәйран калып.

Халык әллә юләрләнә,

Бар да кибеткә чаба.

Шул хәтле товар алырга

Каян ул акча таба?

Кайсы кибеткә керсәң дә,

Озын-озын чиратлар.

Әллә инде эшләре юк,

Басып тора ир-атлар.

Һәм шулай ук хатын-кызлар,

Әби-бабай, балалар.

Күтәргәннәр сумка-сумка,

Азык-төлек алалар.

Ызгышалар, талашалар,

Сүгенеп тә алалар.

Бер кап шырпы ала калсаң,

Арттан кычкырып калалар.

Сатучының эше җайлы,

Үтә- үтмәс таварлар.

Срогы чыккан, бозылып беткән,

Барыбер бит алалар.

Әй, сез халык, нишләдегез?

Әллә ахырзаман җиткән.

Уйлыйсыздыр кибертләрдә

Товарлар инде беткән.

Юкка борчыласыз, халык,

Акылыгызга килегез.

Бу бит уйлап чыгарылган,

Хет сез шуны белегез.

Бер ай үтәр, акча бетәр,

Тагын ниләр көтәрсез?

Алган товар бозылып бетәр,

Ул чагында нишләрсез?


17.03.2020 ел.
Фәһим Хәбибуллин. Яр Чаллы.




Читайте нас: