Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 март 2020, 23:14

Бәхетсез итәсең бит (ахыры)

Ильяс ханымның сәламен алды да... ачкан авызын ябарга онытып, аңа карап катты. Каршысында Ләйсирә басып тора иде!

Башын сылтама аша укый аласыз.

...Беркөнне Галия кичләтеп кенә Ильясның эш бүлмәсенә керде, каршыдагы кәнәфигә килеп утырып, бераз тын торды. Үзе бик мөһим санаган сөйләшүне тиз генә башлап җибәрә алмаса, шулай көч җыя ул.

Ильяс:
– Мин шундый куркыныч кешеме соң әллә? – дип шаяртып алгач кына таралып китә.
– Ни... Ательедан шалтыратканнар иде... Эшкә чыгуымны сорыйлар. Урын барында тәвәккәлләргә иде. Менә балалар...
– Соң... Миңа ясле белешергәме?
– Яслегә бирергә жәл... Няня ялласак димәкче идем...
Ильяс уйланып алды. Няня... чит кеше була бит инде ул. Тигез генә барган тормышны бозмас микән соң? Эшкә чыгасы килә дип... Ул эшләгән дә бик җитә дә соң... Галияне дә үпкәләтәсе килми.
– Уйлашыйк әле башта, яме, матурым. Няня дигәнне бик карап алырга кирәк бит аны. Аларның төрлесе була.
Галия дәшмәде. Ире яныннан башын иеп кенә чыгып китте.
Карыйсын карап бетергән иде инде ул.
Кичә балалары белән йорт каршыларындагы бакчада йөрергә чыкканнар иде, шунда мөлаем йөзле бер апа белән таныштылар. Балалар уйный торды, болар сөйләшеп киттеләр. Укытучы булып эшләгән икән, хәзер пенсиядә. «Берәрсенә бала караучы кирәкми микән, белмисезме? Өйдә эшсез яту бик авыр», – ди. Галия белешергә вәгъдә бирде, үзе башка нәрсә уйлады. Балалар белән утыручы булса, үзе дә бик рәхәтләнеп эшкә чыгар иде. Бәйдәге эт шикелле ничә ел ята бит. Туганнары да онытылганда бер килеп чыга, дуслар юк дәрәҗәсендә...
Эшкә чакырып та шалтыратмадылар аны, үзе барып белеште, урын бар, теләсәң, кил, диделәр. Менә шул уй белән кергән иде Ильяс янына.
Кичке аш вакытында Ильяс үз сүзен әйтте:
– Ну чакыр алайса ул апаңны. Сөйләшик. Документларын ала килсен түлке.
Галиягә канат чыккандай булды. Шунда ук телефонга барып ябышты.
Якшәмбе иртәсе иде – Ильясның ял вакытын туры китереп чакырды Галия яңа танышын. Үзе бу вакыйганы дулкынланып көтте. Ире ошатса гына ярар иде, Ходаем... Юньле кеше булып чыкса ярар иде...
Ханым нәкъ сөйләшенгән вакытка килде. Ишекне Галия ачты. Ильяс газетасыннан аерыла алмый утыра иде, башын иренеп кенә күтәрде. Ханымның сәламен алды да... ачкан авызын ябарга онытып, аңа карап катты. Каршысында Ләйсирә басып тора иде! Аерылышканнарына ничә еллап узды соң әле? Унбиш кенә дә түгел бугай... Ә ул тамчы да үзгәрмәгән – һаман шулай якын, үз, кадерле...
Үзләре түгел, күзләре сөйләште. «Үзем табармын дигән идемме? Менә, таптым...» «Ә мин сине күпме эзләдем, эзләдем... Ә син...»
– Галия, матурым. Син балалар янында булып тор, яме. Апаң белән икәү генә сөйләшеп алыйк әле.
Ләйсирә тураеп басты. Ишеккә таба елышты.
– Галия ханымнан башка сөйләшү барып чыкмастыр. Әни кеше әйбәтрәк белә бит инде ул. Сез мине болай да көн дә күреп торачаксыз. Ничек эшләгәнемне дип әйтүем...

...Ул дөресен әйтте – Ильяс аны көн дә күреп торды. Әмма икәүдән-икәү генә калганнары булмады – Ләйсирә беркайчан да тиешле чикне узмады. Шулай да ирнең колагына гына пышылдап алу җаен тапты: «Гаиләгезне бозарга дип килмәдем. Мин кем дә, син кем инде хәзер... Сине, балаларыңны көн дә күреп торам – шуның белән бәхетлемен...»
Әмма бу бәхете дә аңа бик исәпләп кенә бирелгән булып чыкты. Монда килеп төпләнүенә бер ел да булмагандыр – сәламәтлеге какшый башлады, хастаханә юлын таптарга туры килде. Табиблар авыруының җитди икәнен, кичекмәстән операция өстәленә ятарга кирәклеген әйтте.
– Ышанычыгызны аклый алмадым, кичерегез, – диде Ләйсирә беркөнне, бөтен гаилә кичке аш өстәле янына җыйналгач. – Миңа үз ягыма кайтып китәргә кирәк. Анда туганнарым, дусларым...
Ильяс аның хәлен белә, ничә көннәрдән бирле үзе дә карадан коелып йөри иде. Ләйсирә әйтеп бетергәч, ирдән әллә нинди ыңгырашу авазы чыкты. Галия дә бу хакта хәбәрдар иде – ни дип тә җавап бирмәде, гадәтенчә башын аска иеп утырды.
Ильяс Ләйсирәне вокзалга үзе озата китте. Аның белән туган ягына кадәр бергә кайтырга иде исәбе – Ләйсирә каршы килмәслек итеп ныгытып әйтте:
– Шушында хушлашабыз. Моңа кадәргесе өчен дә рәхмәт сиңа. Гомеремнең соңгы көннәрендә сине янәшәмдә тоеп яшәвем белән бәхетле булдым, – диде. Аның күкрәгенә башын куеп басып торды. Ильяс аны иңнәреннән кочты – Ләйсирә аның кулларының калтыравын тойды. Күтәрелеп карамаса да, күзләре яшьле икәнен дә сизде. Аннары кисәктән генә каерылып, җирдәге сумкасын иелеп алды да, артына да борылып карамыйча, тиз-тиз атлап китеп барды.
Ильяс ул халык арасында эреп югалганчы баскан урыныннан кузгалмады...
Читайте нас: