Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 март 2020, 14:11

Көлке көлә килә...

23 февральдә хезмәттәш ир-егетләрен котлар өчен укытучы хатын-кызлар 100әр сум акча җыйды. Ә 8 Мартта ир-ат укытучыларга хезмәттәш хатын-кызларын котлар өчен...

23 февральдә хезмәттәш ир-егетләрен котлар өчен укытучы хатын-кызлар 100әр сум акча җыйды. Ә 8 Мартта ир-ат укытучыларга хезмәттәш хатын-кызларын котлар өчен кредит алырга туры килмәгәе...
**
Кибеттә сатучы сатып алучы ирдән сорый:
–Мин сезгә ярдәм итә аламмы?
–Миңа 8 Мартка бүләк кирәк иде.
–Кыйммәтрәктер инде.
–Ә ни өчен алай уйлыйсыз?
–Бүген 14 март икәнен исәпкә алып әйтүем генә...
* * *


Ире хатынына:
– Сиңа иртәгә 8 мартка нәрсә бүләк итәргә соң?
– Берни дә кирәкми. Эчә, исерә генә күрмә. Менә шул иң яхшы бүләк булыр.
– Юк инде... Мин анысын сиңа кичә бүләк иттем. Һаман-һаман бер төрле бүләк булмас...


* * *


8 март. Ире телевизор каршында диванда гәзит укып ята, хатыны савыт-саба юа. Ир бүген бәйрәм икәнен һәм бүләк алмаганын исенә төшерә дә, укуыннан аерылмыйча гына:
– Калдыр, кадерлем, бүген сигезенче март бит, иртәгә юып бетерерсең.


* * *


– Кадерлем, сиңа 8 мартка нәрсә бүләк итәргә?
– Белмим шул...
– Алайса сиңа яхшылап уйларга тагын бер ел вакыт бирәм.



* * *


– Нинди чәчәкләр яратасың?
– Розалар.
– Акмы, кызылмы?
– Кызыл.
– Аңлашылды. Ә шампан шәрабе белән шәмгә мөнәсәбәтең ничек?
– Уңай. Син нәрсә... миңа 8 мартка сюрприз әзерлисең?!
– Әйе. Сиңа “Вконтакте” аша җибәрергә открытка сайлап утырам.


* * *


– Кадерлем, син миңа 8 мартка бүләк алдыңмы?
– Әлбәттә!
– Ә ул миңа ошаячакмы?
– Ошамаса, миңа бирерсең, андый кармак турында күптән хыялланам инде.


* * *
–8 Март бәйрәмен билгеләү кемгә кирәк инде?
–Ахмак сорау бирмә! Син бит чәчәкләр кибете хуҗасының улы!
**
20 гасыр башында ике гүзәл зат – Кларочка Цеткин һәм Розочка Люксембург, чәчәкләр сатудан кергән акчаның азлыгыннан канәгать булмыйча масштаблы реклама кампаниясе оештырырга булган. Шулай итеп Халыкара хатын-кызлар көне барлыкка килгән.
**
10 ай элек 8 хатын-кыз арасына эшкә урнашканда мин 8 Март турында уйламаганмын шул...
Читайте нас: