Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 март 2020, 14:49

Бүләк өстенә бүләк

Ир-егетләребез әзерләгән бәйрәм табынына тыйнак кына кереп утырдым. Борылып-борылып карасалар да, сер бирмәгән булдылар. Күрмәмешкә салыштылар үзләре тагын.

Ашыккан ашка пешкән, егылып башын тишкән диләрме әле? И, дөрес әйтәләр бит шуны. Көненә ничә тапкырлар инанамдыр шуңа.

Менә бүген дә бәйрәм алдыннан соңгы эш көне дип, алда яллар көтә дип, күбрәк эшләп калмакчы булдым. Биш минут та иркәләнеп ятмыйча, сәгать шалтырау белән сикереп тордым. Тиз-тиз генә бизәндем. Ансыз булмый – эштә бүген ир-атлар безне котлый бит. Һәр елдагыча җитәкчебез: “И яратам, шушы 8 март бәйрәмен! Хатын-кызларыбызның барысы да чәчләренә прическалар ясап, бизәнеп, матур күлмәкләрен киеп, чибәрләнеп килә бит!” –дип сөйләсен инде. Күңеле булсын! “Тиз генә” дигәнем ярты сәгатьтән артты, чукымыш. Ашык-пошык киенеп, тукталышка чыгып йөгердем. Көткәндә автобусы да тоткарлана бит аның! Инде килеп җитеп, автобус ишекләрен ачкан иде – фатир ишеген бикләмәдем бугай дигән уй миемне сызып үтте. Тордым да чаптым кирегә. Йөгерешчеләрдән тизрәк кайтып, бишенче катка менеп, ишекне тартып карасам – бикләнгән!

Аллага шөкер икән әле дип, баскыч буйлап төшеп (биш катлы йортларда лифт юк бит инде ул) подъезд ишегеннән чыккан идем, үтүкне сүндердем микән дигән шик корты кимерә башлады. Эшләрендә хатын-кызларын котларга матур итеп киенеп киткән иремнең күлмәген үтүкләгәнемне хәтерлим, ә менә үтүк вилкасының розеткадан чыкканы һич искә төшми. Гадәттә, фатирдан чыкканда барысын да карап чыга идем. Бу юлы ашыктым шул. Ни чарадан бичара, тагын бишенче катка йөгереп мендем инде. Бер кергәч, үтүкне дә, газ плитәсен дә, телевизорын да тикшереп чыктым.

Теге тукталышка чыгып басканда гадәттәге вакытта йөри торган маршруткам да киткән иде инде. Үч иткәндәй, эше дә өелеп ята бит. Төштән соң чәй табыны булгач, болай да бер сәгатькә кыскарган эш көне тагын да кыскара дигән сүз. Өлгерим дип абына-сөртенә йөгереп барып кердем. Кабинет ишеген ачам дип ачкычны кинәтрәк тыгып бордым бугай, бер тырнагым шартлап сынды. Бәйрәм хөрмәтенә дип кичә генә ясаткан идем бит ул тырнаккайларны! Күземә мөлдерәп яшь тулды. Кул арты белән генә сыпырып алыйм дигән идем, куртка җиңендәге матурлык өчен тагылган ялтыр тимер бер күземдәге ясалма керфекләрнең яртысын умырды да төшерде. Түзмәдем, елап ук җибәрдем. Мин бит аларны 8 мартта иң чибәре булыр өчен ясаттым. Шуның өчен күпме акча түктем. Ә хәзер... Йөгерә-йөгерә ике битем ут булып яна башлаган, төрле озынлыктагы керфекләре тырпаешкан “сәер” күзләрем елаудан кызарган... Эш дәрте сүнде, бәйрәм кәефе бетте...

Тик шулай да хезмәттәшләрем юата торгач, төш вакыты үтүгә тынычландым. Ир-егетләребез әзерләгән бәйрәм табынына тыйнак кына кереп утырдым. Борылып-борылып карасалар да, сер бирмәгән булдылар. Күрмәмешкә салыштылар үзләре тагын.

Җитәкчебез һәрвакыттагыча безнең коллективта иң уңган, иң булган, иң тырыш, иң акыллы хатын-кызлар эшләвен билгеләп үтте.

"Ә иң мөһиме, – диде ул мут елмаеп, – сез тагын да матуррак бизәнгәнсез бу юлы! Безнең өчен ничек тырышканыгызны күреп торабыз һәм сезне яратып, сезгә бүләк әзерләдек: матурлык салонына дисконт карта".
Әлеге бүләккә иң нык сөенгәне мин булганмындыр. Табыннан туры матурлык салонына барырга һәм тырнак белән керфекләрне төзәтергә кирәк. Чөнки ирем эштән соңга калып кайтма, өйдә сине сюрприз көтәчәк, дигән иде. Сюрприз дигәне гадәттәгечә пилмән белән кыяр-помидор салаты булыр инде. Тик хикмәт андамыни? Бер кич булса да ашарга әзерлисем булмый.

Менә бит бер көнне күпме бүләк! Иң мөһиме кайтканда артык нык ашыкмаска!
Читайте нас: