Барлык яңалыклар
Әдәбият
1 март 2020, 01:09

Зәңгәр кашлы көмеш алка (хикәя)

Ул таныды аны! Ничек танымасын ди!? Шул алканы онытып буламы соң?

Аңа барысы да сәерсенеп карады. Эсколаторга керү юлында көлешеп торган сакчы егетләр дә Айдар Гаязовичны күргәч, кинәт җитдиләнеп үрә каттылар. Казан метросы өчен ул “бик важный” һәм көтелмәгән, шул ук вакытта куркыныч та кунак иде.


Өстендәге көлсу пиджагы, чалбар балагыннан күренеп торган затлы түфли башлары, яңалыгын әле һаман искәртеп торучы әчкелтем күн исен җуярга да өлгермәгән юка портфеле дә метроның гадәти пассажирларыннан бик тә, бик тә үзгә иде аның.


Дөрес, хәзер затлы кием белән берәүне дә шаккатыра торган заман түгел, әмма Айдар Гаязовичта тирә-юньдәге һәркемне сискәндереп, үзенә төбәлдерүче нәрсәдер бар иде. Ул “нәрсә” аның оста чәчтараш тарафыннан бөртегенә кадәр тәрбияләнгән кылдай каты кара чәчләренә дә, иртә-кич кырынудан бераз гына караңгыланып, ялтырап торган шоп-шома яңак һәм ияк тирәсенә дә, гомумән, аның бөтен тәненә сеңеп, хуҗа булып өлгергән иде инде.


Айдар Гаязович алга таба берничә адым ясап, пиджак кесәсендәге таныклыгын барлап куйды, кисәк кире уйлап, метро җетоннары сатыла торган тәрәзәгә борылды. Аның Казан метросында ничәдер ел элек шушы станцияне ачу тантанасында бары бер генә тапкыр булганы бар иде, башка түрәләр белән бергәләп электричкада ике-өч тукталыш үткән иде дә сымак.


Әле биш минут элек кенә , тән сакчыларын көтмәгәндә-уйламаганда шаккатырып, “Лэнд Ровер”ыннан асфальтка сикерде дә, алар тарафына бер генә җөмлә ыргытты ул:

- Ярты сәгатьтән - “Кольцо” метросында!


Айдар Гаязовичның метрода пәйда булу сәбәпләренең безнең хикәябезгә бер катнашы да булмаганлыктан, бу турыда сөйләп торуны мин кирәк дип тә санамыйм.

Менә шул. Ул эсколаторда түбәнгә шуышты. Аның билгесез бушлыкка төбәлгән тәккәбер карашында, сизелер-сизелмәс маңгай сырларында, шушы мәһабәт ир-егетнең зур матур башындагы уй-кичерешләрне гаҗәп оста яшерә белгән, таштай катып калган яңак мускулларында да җанны өшетә торган ниндидер бер салкынлык тоемлана иде. Без баштарак искәрткән теге серле “нәрсә” кебек , бу салкынлык та аның бөтен гәүдәсенә инде күптән сеңеп беткәндәй кебек иде...


Тик... Корычтай төз муены кинәт хәрәкәтләнеп, Айдар Гаязовичның мәгърур матур башын бераз гына сулгарак бора төште. Югарыга шуышкан эскалатордан яңгыраган тавыш , аны шулай кинәт әсәрләндереп җибәрде.

...- Икенче парга мин өлгерәм әле. Башта - философия... Аннары... тагын нәрсәдер... Короче, сәгать берләрдән соң, яме...


Кәрәзле телефоннан көлә-көлә сөйләшеп барган кыз кинәт Айдар Гаязовичның ачуын кабартты. Ул инде күптән хезмәткәрләренең, аны борчымас өчен, ярым пышылдап сөйләшүенә күнегеп беткән иде, ә ниндидер бер яшь җилкенчәкнең үзен шулай иркен тотуы, тирә-юньдәге берәүгә дә исе китмичә, бөтен метро халкы ишетерлек итеп нәрсәдер такылдавы аны чыгырыннан чыгара язды...


Тик... бу тавыш аңа бик таныш сымак тоелып, әллә кайда еракта, теге үткән тормышта ук калган ниндидер үзәкөзгеч бер хәтирәненең дәвамы булып, күкрәк тирәсендә нәрсәнедер чеметтереп алды. Ул әсәренде. Кызга таба ныграк борылды, зәңгәр кашлы колак алкасын да мизгелнең миллионнан бер өлешендә генә искәреп калды.

Искәрде дә ... әллә нишләп китте. Ул таныды аны! Ничек танымасын ди!? Шул алканы онытып буламы соң? Чәчкәнең таҗ яфраклары арасында җемелдәп торган зәңгәр кашлы көмеш алка бит ул! Аның алкасы! Шул бит! Шул кыз...


Кыз - югарыга, ә ул түбәнгә таба шуышты...

Тагын бер секунд! Һәм... Һәм теге ымсындыргыч хатирә дә , кызга ияреп, каядыр бик-бик еракка китәр дә, инде бөтенләйгә, мәңге-мәңге кире кайтмаслык билгесезлектә эреп юкка чыгу мөмкинлеген сизенү Айдар Гаязовичны өшетеп җибәрде.


Ул үзендә көмеш алкалы кызны да, тимер басмалары югарыга шуышучы эсколаторны да, хәтта шушы мизгелне дә туктатырдай көч-куәт барлыгына инанып, әллә нинди аңлашылмаган бер билгесезлеккә омтылып куйды. Шулчакта аңа дөньядагы бар хәрәкәт, эсколатордагы кызның ерагаеп баруы да аның, Айдар Гаязовичның, теләү-теләмәвенә генә бәйледер кебек тоелып китте. Бу мәһабәт ирнең бер сүзе ... Нинди сүз ди! Бары тик бер ым - сизелер-сизелмәс бер ым да җитәр күк!... Барысы да аныңча –Айдар Гаязовичча булыр күк! Менә хәзер иреннәре кызның исемен пышылдавы булыр... Юк, пышылдау гына түгел... Кинәт аның теге сагынылган тансык исемне, бар җиһан ишетерлек итеп, курыкмыйча кычкырасы килеп китте... Ул авызын ачты:

-... ... ...!!!

Тик теге исем метроны яңгыратмады...

Ул исем онытылган иде!!! Онытылган?!


Айдар Гаязович тагын-тагын хәтерләргә омтылды. Үз хәтерсезлегенә сәерсенеп, йөзләрен җыерды, күзләрен чытырдатып йомды, хәтта башын да чайкап куйды әле.

“Туктале! Нәрсә соң бу? Ничек инде “онытылсын”, ди! Ул бит... Ул... Мең... Миллион тапкырлар кабатланган исем! Яратып та, таләп итеп, боерып та, куркып һәм шикләнеп тә, ә соңрак сагынып , юксынып та кабатланды бит ул исем! Шул исем белән бәйле җырны да белә бит ул! Җырлы исем! Нинди җыр соң? Нинди исем?!”

Айдар Гаязович соңгы тапкыр кайчан җырлаганын да оныткан иде инде. Менә тамак төбеннән ниндидер авазлар кысылып-сытылып иреккә юл алды...

“Искә төшә башлады түгелме соң? Менә болайрак сыман...


...Үпкәләмәде микән,

Ачуланмады микән?

Уйнап әйткән сүзләремне...

Зәйтүнәкәй, акчарлагым,

Чынга алмады микән?”

“ Зәйтүнә бит!!! Зәй-тү-нә -ә-ә-ә...”


Күзләрен йомган килеш, ишетелер-ишетелмәс җыр көйләп, платформа уртасында басып торган мәһабәт матур иргә үткән-сүткән сәерсенеп борылып-борылып карады...

... Кыз инде әллә кайчан күздән югалган, Айдар Гаязович та метрога ни өчен төшүен күптән оныткан иде.


Дәвамы бар.
Читайте нас: