–Мин ике егет белән берьюлы очрашам. Тик кайсын сайларга белмим.
–Ирең белсә, бәреп үтерә, ди.
Малай балалар бакчасыннан уенчык машина күтәреп кайта.
-Ә синең аңа нәрсә бирдең?
Эш телефонына “безлимит” тарифы куелган сакчының барлык туганнары да аның эш графигын үзеннән дә яхшырак белә.
Карт яһүдне бөер авыруы белән дәваханәгә салалар. Шәфкать туташы аңа бер тәүлек бәвелен җыяр өчен 3 литрлы банка бирә. Тәүлек үтүгә палатага кергәч:
–Җыйган идем дә соң, бетте инде...
–Күрше бинада хәрби хезмәткә чакыру пункты бит. Призывниклар сатып алып бетерде...
–Хәерле кич. Бүген “Аек водитель” операциясе үткәрелә.
–О, бик яхшы. Барыгыз аекларны туктатыгыз. Минем аларга кысылышым юк.
Ипотекага сатылган яңа күпкатлы йорт чүплегендә соңгы күгәрчен ачтан үлгән...
-Ни өчен урамда битлек киеп йөриләр?
-Вирус аларны танымас дип өметләнәләр.
Романтика еллап түгел, көнләп югала. Ир-егетләр матур, озын хатлар язуны онытты, дуэльләрдә атышмыйлар, чәчәк бүләк итәр өчен балконнарга менмиләр... Бер көн килер – фотога лайк та куймый башларлар инде...
–“Артык кеше” кем була ул?
-Мәҗлестә эчми утырган, өстәвенә машина да йөртә белмәгән кеше.
–Хезмәт баскычыннан йөксез, җиңелчә генә менәргә кирәк.
–Хатынсыз һәм балаларсызмыни?