Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 октябрь 2019, 17:27

Киштәдә яңа китап

З.Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында "Офык яктысы" дип исемләнгән татар телендәге яңа китап чыкты.

З.Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында "Офык яктысы" дип исемләнгән татар телендәге яңа китап чыкты. Анда дүрт авторның – Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Фатыйх Сәйфран, Зәйфә Салихова һәм Руслан Сөләйманов – әсәрләре урын алды. Талантлы каләм ияләренең иҗат җимешләреннән авыз итәргә ашыгыгыз, дуслар!
ГӨЛЛӘР
Гөлләр кешеләргә охшаш:
Алар да төрле-төрле.
Эзләсәң дә, табып булмый
Бертөрле ике гөлне.
Безгә охшап, алар да бит
Бер холыклы түгелләр.
Бар ятып үсүче гөл, бар
Үрмәли торган гөлләр.
Берсе – кыска, берсе – озын.
Төрле-төрле төслеләр.
Кайсы – иркә, кайсылары
Карны тишә: көчлеләр.
Аларга да, яшәр өчен
Яктылык кирәк гелән.
Гомер буе көрәшәләр
Чүп үләннәре белән.
Һәр гөлдә бар кешеләргә
Охшашлык билгеләре.
Бар гөлләрнең назлылары,
Бар чәнечкелеләре.
Гөлләр кешеләргә охшаш:
Хас та безнең ишеләр.
Аһ, әгәр дә шул гөлләргә
Охшасалар кешеләр...
Рәсим Шәфи-Рәхмәт.
Читайте нас: