Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 октябрь 2019, 13:21

Шагыйрьгә бюст ачылды

18 октябрьдә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә бюст урнаштырылды.

18 октябрьдә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә бюст урнаштырылды.
Ул 3 корпусның 1 катында студентларны каршы алып тора. Аның күчермәсе язучы яшәгән Энгельс урамындагы йорт барельефын бизи. Бронза йөгертелгән бюстның скульпторы – Юрий Солдатов.
«Мин башта «Озын-озак балачак» китабын укып чыктым, аннан эшкә керештем. Ул чакта Мостай Кәримгә 60 яшьләр булгандыр. Ул минем эскизымны ошатты. Моңарчы скульпторлар башны гына ясый иде, ә мин аның кулларын да эшләдем, — дип хәтеренә төшерде скульптор бәйрәм чарасында.
Бюст ачу тантанасында язучының кызы, Мостай Кәрим исемендәге фондның башкарма директоры Әлфия Кәримова, оныгы — Мостай Кәрим исемендәге фондны оештыручы Тимербулат Кәримов, төрле илдәрдән һәм төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашты.
Читайте нас: