Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 октябрь 2019, 21:17

Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салынды

Бүген Уфада Башкортстаның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары үтә. Төп чараларның берсе олуг шәхеснең һәйкәле янында оештырылды. Көннең салкынча булуы да Мостай Кәрим иҗатын сөючеләргә бирегә җыелырга комачаулый алмады.

Иртәннән алып һәйкәл янында язучылар, артистлар, студентлар, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыды.
Һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Казахстан һәм Кыргызстан республикалары кунаклары, шагыйрьнең кызы һәм оныгы, Дәүләт думасы депутатлары, республика хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Митингта чыгыш ясап:
–Мостай Кәрим безнең өчен тынычлык сакчысы, ул безнең халыклар дус һәм тату яшәсен өчен бик күп эшләгән. Һәм үзенең мисалында ничек дус булырга мөмкин булуын һәм ничек дус була белергә кирәклеген күрсәтте. Мостай Кәрим – безнең республикада һәм бөек державабызда яшәүче миллионлаган халык өчен остаз һәм әхлак идеалы. Без аны хәтерлибез һәм аның белән горуланабыз. Ул безнең Башкортстаныбызны, безнең мәдәниятебезне һәм безнең халыкның йолаларын Русиягә һәм бөтен дөньяга таныту өчен күп эшләгән. Һәм бу безнең өчен бик мөһим.
Безнең бурыч исә – Мостай кебек булырга омтылырга, аңардан үрнәк алырга, ул калдырган үлемсез бай әдәби мирастан рухи кыйммәтләрне сеңдерергә. Туган көнең белән, кадерле Мостафа Сафа улы! – диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: