Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 октябрь 2019, 21:19

Дуслык хакын хаклап

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында күренекле мәдәният эшлеклеләре: СССРның халык артисты Иосиф Кобзонга һәм күренекле язучы, публицист, шагыйрь Андрей Дементьевка тактаташ ачылды.

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында күренекле мәдәният эшлеклеләре: СССРның халык артисты Иосиф Кобзонга һәм күренекле язучы, публицист, шагыйрь Андрей Дементьевка тактаташ ачылды.
Истәлекле чарада Мостафа Сафа улының кызы Әлфия һәм оныгы Тимербулат Кәримовлар, күпсанлы мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар арасында атаклы шәхесләрнең хатыннары Анна Пугач-Дементьева һәм Неля Кобзон да бар иде.
“Мостафа Сафа улының дуслары, фикердәшләре күп булды, ул шуның белән бәхетле иде. Әдип татулыкка чакырган омтылыш-теләкләрен әсәрләрендә чагылдырып, халыклар дуслыгына дан җырлады, - диде кунаклар.
Истәлекле тактаташларның нәкъ бу театрда урнаштырылуы очраклы түгел. Ике ел элек биредә Иосиф Кобзон һәм Андрей Дементьев “Безнең өйнең яме” спектаклен караган. Тулы залда дустанә җылы мөнәсәбәттә импровизацияләнгән концертта да катнашкан алар. Андрей Дементьев шигырьләр укыса, Иосиф Кобзон үзенең иң яхшы җырларын башкарган.
Читайте нас в