Русия күләмендә дә бөек әдипнең исемен мәңгеләштерү буенча күп кенә эшләр башкарыла. Белүегезчә, “Мостай Кәрим” исемле океаннарда да йөрергә сәләтле круиз лайнеры эшләп тапшырылды. Русия Банкы, әдипнең юбилеена багышлап, 2 сумлык көмеш тәңкәләр эшләде. Алар 3 мең данәдә эшләнгән. Алданрак әдипнең юбилеена арнап “Русия Почтасы” почта маркаларын һәм конвертларын әйләнешкә кертте.