Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 сентябрь 2019, 21:00

Куллар (хикәя)

...Нишләптер, Хәниснең күз карашы авыл йортларын аермый башлады. Тирә-як караңгы, үзе ап-ак. Әллә адаштымы соң?! Икенче урамга кереп киткән, күрәсең.

...Каты кар бөртекләре белән бәргән кышкы ачы җил Хәниснең бит алмаларын меңләгән энәләрдәй тишкәләде, шарфы уралмаган ачык муен тиресен тураклап, үзәкләренә үтте. Бишмәтен дә кияргә оныткан, телогрейкадан гына чыгып киткән ләбаса.

Әле авыл башында урнашкан өенә кадәр кайтып җитәсе бар. Болай салкынны сизәрлек булгач, кирәгенчә «төшермәгән» инде ул. Җитмәсә, каршысына очраган авылдашларының шәүләләре икешәргә аерылып, Хәниснең аракы сөреме сарган миендә канәгатьсезлек уяталар. Кулдан аракы шешәсен тартып алган анасы гаепле. Ярар, эләкте тагын үзенә дә. Ә бәлки, берәрсенә кереп, җылынып чыгаргадыр?! Моң-зарларны да сөйлисе килә…


Ә, юк, бүген Хәнис кешегә зарланмый. Ул бүген үз-үзеннән бик канәгать. Тик трактор тәгәрмәчләре изеп бетергән җепшек карлы юлдан абынмый гына туры бара алмыйча, ир уртасы кеше гаҗиз булды, бертуктаусыз әшәке итеп сүгенде, егылган җиреннән тартып торгызырга теләгән авылдашларына кизәнде. Менә шулай! Белсеннәр Хәниснең кем икәнен! Ул бүген бөтен авылына төкереп бирә! Олаксыннар шунда җәһәннәмгә! А-ту, аны яшәргә өйрәткән булалар. Бу мастерын гына кара инде син аның. Кичә институт бетергән маңка малай, өч көнлек стажы юк, ә аны эшләргә өйрәтә! Янәсе, Хәнис абый, сез салган баштан эшкә килгәнсез, җитмәсә, дөрес технология кулланып эшләмисез! Маңка малай! Син бишектә чакта кулланган инде ул тихна-на-нагияне Хәнис! Вәт! А-ту! Ярамый Хәнискә андый сүз әйтергә. Как-никак, егерме ел аның стажы, өч көнлек түгел!


Мондый сүзне «юып» төшерми булмый. Юды шул Хәнис, эштән кайтты да, самогон сата торган Төлке Хәбирәсендә «юдылар». Хатыны артыннан килеп җитмәсә, бернәрсә дә булмас иде. Юк, Хәнисне котыртырга, кычкырырга, күрше-күлән алдында ирне кимсетергә кирәк. Шулай эшләмәсә, хатын хатын түгел инде ул. Тукмак йодрыклар эләккәненә үзе гаепле. Артыннан урындык очканына да үзе гаепле. Эт кебек ырылдап йөрмәс. җитмәсә, кайнанасына барып эләкләгән. Анысы да инде, Хәнис тагын кәефләнеп кенә киткән гүзәл бер мәлдә, өстенә дә кимичә, шәл ябынган килеш йөгереп килеп җиткән.


Нәрсә калган диген син карчыкка?! Хәбирә алдында оятын кая куярсың. Унбиш яшьлек малай вакыты түгел, артыннан йөрмәсәләр дә була. Әйе шул, башта анасы «Әй, балам, әйдә кайтыйк, кайнар мунчам бар, юынып чыгарсың, әйдә инде, балам» дип күңелен йомшарткан да иде. Анасының йомшак уч төпләре белән аркасына кагылып-кагылып алуларыннан балачагы да исенә төшеп киткән иде. Шул минутта Хәбирә кысылмасамы?! «Артыңнан анаң килеп җиткән, бар инде, Хәнис, өеңә кайт, караңгыда адаша күрмә» дип мыскылламасамы?! Анасы Хәбирәгә рәнҗеп, тавыш күтәрмәсәме?! «Авылның бөтен ир-атын аздырып ятасың, Хәбирә, гөнаһыннан ничекләр котылырсың» дип акыл өйрәтмәгән булсамы?! Хатынын кыйнап чыгарганнан соң бераз тынычланган кулларына яңадан гайрәт кайтканын хәтерли Хәнис. Анасын төртеп җибәргәнен, егылгач та кычкырынуыннан туктамаганга, яңадан изүеннән күтәреп торгызганын, анасының күлмәге ертылып киткәнен хәтерли. Бер башлагач, тыела алмады шул. Кая сукканын белештерми суга башлады. Хәбирәгә дә эләкте бугай. А-ту. Яшәргә өйрәтәләр. Шул кирәк. Алардан башка да бик әйбәт яши әле Хәнис. Менә хәзер өенә кайтыр да җылы мич кырындагы тимер караватка чүмәшер. Җылыга оер да китәр...


...Нишләптер, Хәниснең күз карашы авыл йортларын аермый башлады. Тирә-як караңгы, үзе ап-ак. Әллә адаштымы соң?! Икенче урамга кереп киткән, күрәсең. Хәнис, караңгыда юлны капшап карарга теләгәндәй, нәкъ кире якка борылып, кулларын алга сузды. Шунда ук аяк асты убылып киткәндәй булды, үзе ниндидер йомшак юрган астына чумгандай, каядыр чумды. Кинәт кенә җилнең ачы сызгыруы колакка ишетелми башлады, тыныч, җылы, рәхәт булып китте. Җил сызгырган, буран дулаган дөньяга чыгасы килми иде. «Хәзер, әз генә шушылай ятып торам да, торып, юлны эзләрмен...»

...Күпме яткандыр, кинәт Хәнис үзенең кулларының кымшануыннан уянып киткәндәй булды. Кулларын кемдер селкеткән кебек тоела иде. Ир-ат, үзен борчыган бу бәндәне күрергә теләгәндәй, тырыша-тырыша күзләрен ачты. Ләкин юкка. Тирә-якны томан саргандай, ап-ак. Сөт кебек куе, тыныч, талгын аклык. Бернәрсә дә, беркем дә күренми. Тик куллары барыбер кымшана. Менә инде ике кулы да, терсәгеннән алып, икесе ике якка бөтерелә башлады. Хәниснең йөрәгенә шом йөгерде. Нәрсә соң бу? Тик чынлап куркырга өлгерми дә калды — ике кулы терсәк турыннан өзелделәр дә киттеләр! Бераз һавада асылып торганнан соң, Хәнисне коточкыч шомга салып, күз алдында әйләнә, талгын гына бөтерелә башладылар. Туктале, бу Хәнис кулларымы соң? Ниндидер кечкенә генә, йомшак кына куллар.


Юк, бу бит Хәниснеке түгел, бу ниндидер бала куллары! Менә Хәниснең башыннан сыйпыйлар, бармаклары белән чәч араларыннан тарыйлар, колакларын тоткалый, борынын чеметкәлиләр. Нәни генә, шаян гына куллар. Менә Хәнис алардан аңкыган тәмле искә ләззәтләнеп, уч төпләрен үбә, бу нәни кулларның үзен яратып, сөеп, күз кабакларын иркәләгәннәрен тоя. Нинди ләззәт! Туктале, бу бит кечкенә улы Алмазның куллары! Әйе шул! Алмазныкы! Менә бераздан куллар зурайган кебек булдылар, ничектер, җитдиләнеп киттеләр. Алардан инде сабыйлык исе аңкымый иде. Киресенчә, ныгайдылар, шулай да элеккечә теләктәшлек күрсәтеп, Хәниснең иңбашларына орындылар, ирләрчә килешкәндәй, аркасына кагылып алдылар. Хәнис «төш күрәмме соң әллә» дип үз-үзен чеметкәләргә теләде. Тик ничек чеметсен — аның куллары юк ләбаса! Юк, куллары бар аның, ләкин үзеннән читтә, һавада төрле хәрәкәтләр ясап, күбәләк очкандай, уйнап-очып йөриләр. Менә куллар, зурайганнан-зураеп, Хәнистән шактый ераклаштылар, әле алдына килеп, әле читкә китеп, ничектер, бик тупас кылана башладылар. Нишләп куллар болай үзгәргәндер — Хәнис аңламады. Куллар, чыннан да, йодрыкка йомарланып катыландылар, тупасландылар, үзләреннән май, солярка исе килә башлады. Тирә-якта кискен хәрәкәтләр ясап йөриләр генә иде, кинәт уң кул сулыннан аерылды да, йомарланып, Хәниснең күз төбенә китереп сукты!


Ирнең күзеннән утлар чәчрәде. Бу тупас, көчле, явыз кулга «Нишлисең» димәкче булды. «Син бит минем улым Алмазның кулы, әтиеңә сугарга ярамый» димәкче булды. Әйтергә өлгермәде — икенче кул да, йодрыкка йомарланып, явыз эт кебек, Хәниснең чигәсенә ташланды... Менә куллар бер-бер артлы Хәнисне тукмый башладылар. Хәнис бу котырган куллардан сакланырга теләп, муенын иңнәренә җыерып китерде, бөгәрләнеп, күз төпләрен яшерергә тырышты. Их, үз-үзен якларга куллары юк шул аның, куллары юк! Иреннәре өзелеп-өзелеп пышылдарга өлгерделәр: «Улым, Алмаз, тый кулларыңны, тыйчы кулларыңны, балам!» Тукта, бу бит Хәнис түгел, бу бит аның әнисе пышылдый! Башын, күз төпләрен улының каты йодрыкларыннан сакларга тырышып, өзелеп-өзелеп әнкәсе карчык пышылдый... Хәнис башка бу кыямәткә түзә алмады, аңын югалтты...

* * *

...Кышкы кояшның саран нурлары палата тәрәзәсеннән үтеп керергә тырышалар. Аларга бу һич тә кыен түгел, бары пәрдәләрне генә корып куймасыннар. Хәер, кем сырхауханәдә тәрәзәне корып, томалап куйсын инде. Әнә, ак җәймә җәелгән карават янында утырган шактый олы яшьтәге әнкә карчык кына, кырыктан узган улының күзләренә кояш нурлары төшеп борчымасын өчен, тәрәзә төбенә күрше караваттан мендәр алып куйган. Улы катлаулы операциядән соң әле яңа гына күзләрен ачты. Әнкәсе шатлыгының чиге булмады.

—Балам, бәгърем, уяндың бит, ходаема мең шөкерләр яусын! Ниятемне җиренә җиткерәм, Алла теләсә! — Карчыкның күзләреннән яшьләр агып төште. — Хәзер инде терелерсең, әй, бәбкәм.

Хәнис яңа гына күргән мәхшәрнең төш икәнен аңлап, җиңел сулап куйды. Шунда ук: «Юк, башка бу кадәр эчәргә ярамый», — дип уйлап алды. Туктале, ничек монда килеп эләкте икән соң әле ул?

—Авыл башында карга чумгансың, улым. — Әнисе сораулы карашны шунда ук тотып алды. — Озак яткансың шул, балакаем. Ярый әле, юлчылар күреп, тартып чыгарганнар.

Карчыкның күп хәсрәтләр, авырлыклар күрүдәнме, әллә инде яшенең дә шактый булуыннанмы төсләре уңган зәңгәрсу күзләреннән бертуктаусыз яшьләр акты. Хәниснең «Елама, әнкәй, башка болай артыгын эчмәм», дип анасын юатасы, гафу сорыйсы килде. Җыерчыклы битләреннән күз яшьләрен сөртеп, иркәләп, сөясе килде. Юка юрган астыннан ике кулын да көч белән тартып чыгарды, күтәреп, анасының йөзенә китерде. Кинәт Хәнис өчен вакыт агышы туктады. Хәнис өчен шул мизгелдә дөнья кисәкләргә тапалды. Бер минут тынлыктан соң, палата тәрәзәләре үзәк өзгеч ир-ат тавышыннан калтыранып куйдылар: юрган астыннан калыккан ике иңсә җилкәләргә кадәр бинтларга чорналган, Хәниснең ике кулы да өзелгән, ике кулы да киселгән иде...

* * *

...Бәрәңге бакчасы янында салынган мунча, язгы кояш җылысына эреп киткән әбиләр шикелле, нурда коенып утыра. Мунча бүрәнәләренә кызыл-кара нокталы мәчет тараканнары үрмәләгән, бер урынга җыйналып, ниндидер җыелыш үткәрәләр. Кулларына таяк алып туфракта казынучы дүрт яшьлек Алмазны бу тараканнар һич тә кызыксындырмый — ул алар белән көрәшеп арыды инде. Әтисе дә аның тараканнарга сукканын яратмый. Әнә ул, ташка утырган да, иңнәренә салып чыккан бишмәтенең аркасына ук төшеп баруына кәефе киткәндәй, яңадан кимәкче булып, ачу белән җилкәләрен селкетә. Юк шул, болай гына бишмәтне яңадан киеп булмый.


—Алмаз, улым, булыш әле миңа.

Алмаз, җир чокыган таягын ташлап, шунда ук әтисе янына килде, кечкенә куллары белән авыр бишмәтне эләктереп, Хәниснең җилкәсенә салды. Бераз тиресе җыерылып кибешкән иңсәләргә карап торгач, балаларча самимилек белән әйтә куйды:

—Әти, ә синең кулларың нишләп яңадан үсми?! Суалчанны өзсәң, ул киредән үсә бит. үлән дә яңадан үсеп чыга.

Алмаз җавапны көтеп тә тормады, чокылган җиргә иелеп, суалчан табып алды.


—Менә, өзеп күрсәтимме?! Абый «үсә» ди.

Хәнис сискәнеп китте:

—Улым, берүк өзә күрмә. Суалчанның гәүдәсе бик-бик авыртыр, минем кулларым авырткан кебек авыртыр. Берүк өзә күрмә. Җиргә куй, китсен, үз өенә кайтсын суалчан.

Алмаз теләмичә генә суалчанны җиргә ташлады.

—Ә ул барыбер үләчәк, аны кошлар чукый.


Хәнис баш чайкады.

—Улым, андый усал булырга ярамый. Җирдәге һәр җан иясе яшәргә тиеш.

Алмаз яңадан әтисенең күзләренә күтәрелеп карады.

—Әти, абый әйтә, синең кулларыңны бүре ашаган, ди. Бүре нишләп алай усал соң? Менә мин үскәч урманга барам да, ул бүрене табып, атам да үтерәм. Менә болай.

Алмаз җирдә яткан таягын табып, «бүре»гә төзәде, «атып» җибәрде:

—Пуф! Пуф!

Иң зур теләгенә ирешкәндәй, баланың күзләреннән шатлык чәчри иде:

—Ул егыла да үлә. Башка синең дә, минем дә кулларымны ашый алмый.

Әтисе генә бу шатлыкны, нишләптер, аңламады. Бик моңсу итеп, авыр сулап алды да, Алмазны үз янына эндәште:

—Кил әле, улым.

Алмаз, әтисе янына килеп, муеныннан кочып алды, битен әтисенең сакалы тырпаеп үсеп чыккан кытыршы битенә куйды.

—Нигә елыйсың, әти?!

—....

—Улым. Минем кулларымны бүре ашамады.

—Алайса, нишләп синең кулларың киселгән соң?!

—Мин җирдә яши торган җан ияләрен рәнҗеттем, улым. Синең әниеңне, үземнең әниемне рәнҗеттем. Шуңа мин кулсыз калдым.

—Ә ничек була ул — «рәнҗетү»?

Хәнис бераз тынып торды.

—Менә син чыбыгың белән суалчанга, я тараканга, я берәр җан иясенә суксаң, син аны рәнҗетәсең була.

—Ә аннан соң минем кулларымны кисәләрме?!

—Кисәләр, улым.

—Ә кем кисә?!

—Ходай Тәгалә, Алла кисә, улым.

—Ә кем соң ул — Алла?!

—Алла ул — синең бөтен эшләреңне — яхшы эшләреңне дә, начар эшләреңне дә — күреп торучы, шушы суалчанны, тараканнарны, кошларны, җанварларны, кешеләрне барлыкка китергән зур көч. Ул беркемгә дә сугарга кушмый.

—Әти, ә син әниеңә суктыңмыни?!

—Әй, улым... Суктым шул, балакаем, шуңа кулсыз мин хәзер...

—Ә сиңа әтиең җан ияләренә сугарга ярамый дип әйтмәдемени?!.

—...

...Бәрәңге бакчасы янында салынган мунча, язгы кояш җылысына эреп киткән әбиләр шикелле, нурда коенып утыра. Мунча бүрәнәләренә кызыл-кара нокталы мәчет тараканнары үрмәләгән, бер урынга җыйналышып, ниндидер җыелыш үткәрәләр. Араларында эрерәкләре — әтиләре дә, ваграклары — балалары да бар кебек тоела Хәнискә. Булсын. Бары тик кулсыз-аяксызлары гына булмасын. Имансызлары гына булмасын...

Читайте нас: