Барлык яңалыклар
Әдәбият
26 август 2019, 13:10

Чуаркай (хикәя)

...Нигә ул шундый? Нигә әнисе аны шундый ямьсез итеп тудырган? Нигә тугач та мендәр капламаган?! Үзенең башка балаларга охшамаганлыгын Рәмилә бик иртә аңлады.

Рәмилә, чәнечкеле кура җиләк ботакларын кулы белән аера-аера, җимеш бакчасының уртасына узды. Монда, куерган чия, карлыган куаклары эчендә, койма аша урам чак-чак кына күренә. Куе ботакларны аерып карасаң, йортның да бер кырые гына күренә. Иң мөһиме, аны монда беркем дә күрми. Гаҗәеп тыныч Рәмиләгә шушы яшеллек эчендә, рәхәт... Кыз көненә берничә кат чыкмый калмый бакчаның шушы матур почмагына. Әнисе рөхсәте белән Рәмилә карт алмагач төбенә иске өстәлне чыгарып куйды, ертык-тишекле булса да клеенка кисәге белән япты. Утынлыктан юан гына дүрт бүкән сайлап алып, шулар өстенә такта кагыштырып, әтисеннән ятак әтмәлләтте. Әнисе кушкан йомышлардан бушаган арада, яки күңеле тулып кая барырга белмәгәндә үзенең шушы яшерен “качак почмагына” керә дә утыра Рәмилә. Алмагачлар шау чәчәккә күмелгәндә алсу чәчәкләр арасыннан чак-чак күренгән күккә карап ята. Уйлана, моңлана, хыяллана... Бердәнбер курчагына күлмәкләр тегә. Җылы җәй төннәрендә күктә йолдызлар уянып сикерешә башлаганчы утыра монда Рәмилә уйга чумып. Көзләрен шыбырдаша-шыбырдаша битенә сибелгән яфраклар белән серләшә... Билдән кар ера-ера кайчак кыш көннәрендә дә чыгып керә Рәмилә яраткан бакчасына. Әнисе дә кызын кирәк чакта әллә кайда эзләп йөрми, тәрәзә генә кага, яки ачык тәрәзә аша чакырып ала. Иске юрган җәелгән ятакта йокларга гына рөхсәт итми әнисе җылы җәй төннәрендә. Еш кына кызның чыгасы да килми шушы тыныч почмагыннан. Үзенә төбәлеп, сынап, нидер сорарга, яки аңларга теләгәндәй, бораулап караган кешеләрне күрәсе килми аның. Кызыксыну катыш кызганулы карашлардан җиләде Рәмилә. Артына борыла-борыла караган әрсез күзләрдән арыды. Нигә ул шундый? Нигә әнисе аны шундый ямьсез итеп тудырган? Нигә тугач та мендәр капламаган?! Үзенең башка балаларга охшамаганлыгын Рәмилә бик иртә аңлады. Кечкенә генә йөзенең чагылышын көзгедә теле ачылыр-ачылмас бер мәлдә күреп, бераз төбәлеп торды да, куркуыннан көзгене атып бәрде. Үзе дә аңламады бәләкәй кызчык ул мәлдә нидән куркуын. Көзгедән аңа әнисенә дә, әтисенә дә, абыйсы Рамилга да охшамаган, битенең бер ягы кызгылт төстәге тимгелле-таплы йөз карап тора иде... Шул көннән башлап, Рәмилә көзгене яратмас булды. Кулыннан килсә, Рәмилә дөньядагы бөтен көзгене ватып ташлар иде! Тик дөньяда көзгеләр булмау белән аның битен кешеләр күрүдән туктамый шул.... Башкалардан аерылмаган күрше кызларыннан читләште кызчык. Үскәндә аның дус кызлары булмады да диярлек.


Онытырга теләсә дә, Рәмилә беренче тапкыр мәктәпкә барганын һич кенә дә оныта алмый. Үзеннән дүрт яшькә зуррак Өлфәт, аңа бармагы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, исем атады: “Чуаркай!”. Рамил абыйсы, сеңлесен яклап, үзеннән ике яшькә зуррак малай белән бәйләнергә курыкмады. “Исем атама минем сеңлемә!”, – дип, башы белән Өлфәтне сөзеп аударды да кыйнарга тотынды. Балалар да нигәдер бик тә рәхимсез, мәрхәмәтсез, каты күңелле була беләләр шул. Башкалардан аерылган өчен генә үзеннән аяусыз көлеп җәберсеткән малайлардан мәктәптә абыйсы Рамил якламаса, Рәмиләнең укырга йөрергә теләге дә юк иде. Укытучы Фәнүрә апа да аны кыерсытырга ирек бирмәде. Беренче көнне үк балаларга аңлатты: “Балалар, беләсезме, без беребез дә беркемгә дә һич тә охшамаганбыз. Күрәсезме, кемнеңдер күзләре зәңгәр, кемнеңдер кара. Чәчләр дә төрле-төрле. Кешенең тиресе дә аерыла. Монда аптырарлык, яки куркырлык берни дә юк”, – диде ул, елмая-елмая Рәмиләгә карап. Шулай да, Өлфәт таккан “Чуар” кушаматы озак еллар кызга ябешеп йөрде. Гел генә артыңнан Рамил абыйны ияртеп йөреп булмый шул. Гел генә Фәнүрә апа да яныңда булмый. Кимсетергә әзер торучылар табыла торды. Кыз үз-үзен якларга өйрәнде. Болай да аз сүзле кыз үз эченә ябылды.


Рәмилә әнисеннән: “Нигә мин мондый ямьсез?”, – дип бер генә тапкыр сорамады. Тик Халисә үзе дә белми иде шул сәбәбен. Сул як бите каракучкыл-кызгылт миң белән капланган бала тудыргач әз көенмәгән хатын бәбине иренә алып кайтып күрсәтергә курыкты. Бала тудыру йортындагы табиб, бу күренешкә дәва юк, дип, чарасыздан кулларын гына аерды. Ярый, ире Рәлиф баланы шикләнмичә кабул итте. Улы Рамил белән тигез яратты. Кызчык үсә төшкәч башка табибка да күрсәтеп карады аны әнисе. Тик төрле-төрле крем, мазьларның зыяныннан башка файдасы булмады. Килешмәгән дару сөртеп, кызның тиресе ялкынсынып, аллергия башланды. Кайдадыр бик оста халык табибы бар икән дип, Халисә кызын ерак кына яшәгән имчегә алып барды. Им-томчы карчык кызның йөзенә балан суты сылап озак кына өшкеренде, укынды. Тик Рәмиләнең йөзендәге миң чигенергә теләмәде. Кыз, хәреф таный башлагач, кайдандыр укып, әнисеннән берничә кило лимон кайтартты. Бит тиресен ачыттыра-ачыттыра бәләкәй куллары белән ышкыса да, тимгел бетмәде. Халисә, кешедән ишетеп, кызының битенә тузганак сөте сылап карады. Тик Миңлерәмилә миңле булып кала килде. Шулай, бер файдасыз интегә торгач, Халисә биреште. Кызын да тынычландырырга тырышты: “Балакаем, башка дүрт ягың төгәл. Акылың-зиһенең урынында. Кулларың алтын. Әнә ничек тегәргә, чигәргә өйрәндең. Кайгырма, балам”. Тик Рәмиләгә әнисенең кызганулы карашын күтәрүе авыр иде: “Бәхетсез балакай...”


Вакыт үтә торды. Рәмилә буйга-сынга зифа, озын кара чәчле кыз булып үсеп җитте. Ярый әле, шушы болыттай куе чәчләре бар аның битен яшерергә. Мәктәптә чәч таратып йөртергә рөхсәт итмәсәләр дә, башка җирдә Рәмилә биленнән узган чәчләрен җыймый да диярлек. Вакыт-вакыт очларын тигезләп алса да, кыз чәчен бер вакыт та кистермәде. Тик егетләр карамыйлар шул аның ягына. Әнә яшьтәш кызлары борыннарына ис кергән үсмер егетләр белән клубка кич чыгалар. Озатышып йөриләр. Рәмиләнең дә алар арасында йөрисе килә дә бит... Кыз тагын бер яктан кимсенеп куйды. Аңа күз салучы егетләр юк... Иләмсез “Чуар” кемгә кирәк соң...


Мәктәпне тәмамлагач Рәмилә колхозның көнкүреш хезмәте күрсәтү йортына тегүче булып эшкә керде. Әнисенең кул белән әйләндерә торган гади тегү машинасыннан соң мондагы педалле электр тегү машинасы аңа замана могҗизасы булып күренде. Тизлеге дә икенче. Ике кулың да буш. Төрле-төрле операцияләр дә ясап була. Өйдә әнисеннән ярыйсы гына тегәргә өйрәнгән кыз монда үзенең осталыгын арттырды. Авыл җирендә кием тегәргә заказлар күп булмаса да, ике тегүче хатын-кыз эшсез утырганнары юк. Уңыш җыйган вакытта колхоз председателе Рәмиләне амбарга ашлык үлчәргә үлчәүче итеп утырта. Яз көннәрендә мәктәпне бетерүче кызларга чыгарылыш кичәсенә ефәктән берсеннән-берсе матур күлмәкләр тексәләр, кышларын район үзәгеннән ситса материал алып кайтып, мендәр тышы, җәймә, ашъяулык кебек нәрсәләр тегәләр. Аркаларын җылыда тотарга яраткан әби-чәбиләргә, мамыкны тышлап, җиңсез камзул тегәләр. Рәмилә үзенең дә зифа гәүдәсенә үлчәп берничә күлмәк текте. Озын кара чәчләренә куе чия төстәге күлмәк шундый килешә аның! Тик әти-әнисеннән башка сокланыр кеше генә юк шул... Еллар үтә тора... Инде кызга тиздән егерме биш тә тула... Башка бәхетле кызлар күбесе, үз парларын табып, тормышка чыктылар. Кайберсенең инде икешәр баласы бар... Рамил абыйсы да кунакка хатынын, баласын ияртеп кайта. Эх, юкка әйтмәде шул әнисе Рәмиләгә “бәхетсез кыз” дип... Очрармы икән миңа да бер вакыт үз парым? Үз мәхәббәтем? Кайчан булса да булырмы икән минем үз оям, үз балаларым? Өмет җебе дә, тартыла торгач, өзелеп бара кебек инде...Башка хатын тапмаган эчкече ир-егетләр бүген аңа өйләнергә әзер дә бит... Әнә Өлфәт йөри адәм актыгы булып. “Чуаркай”, әллә миңа чыгасыңмы?, – дип үзенә бәйләнеп караган исереккә кыз борылып та карамады. Мин-минлеге кабарган Өлфәт кызның артыннан мыскыллап көлеп калды: ”Кемгә кирәгең бар синең, кыяфәтсез?”. Рәмилә гарьләнеп, канаганчы иреннәрен генә тешләде.


Менә, бакчадагы куакларны алтын теле белән ялый-ялый, Рәмиләнең егерме бишенче көзе дә килеп җитте. Үсмер чакның кыргыйлыгын ташласа да, Рәмилә бакчадагы шушы серле почмакны ташлый алмый. Ул инде монда кешеләрдән яшеренеп керми. Уйларына бирелеп, бакчаның хозурлыгына сокланып керә. Кояшта уңып беткән бердәнбер курчагын кулына ала. Шушында ул курчагына төрле корамалардан энә белән чәнчеп күлмәк тегә-тегә тегәргә өйрәнде. Әнисе биргән шадра тастымалга “тавык тәпие” чигә-чигә, чигәргә өйрәнде. Ә бүген ул – тирә-як авылларда иң яхшы тегүче.


Көзләрен аңа үзенең тегүче икәнлеген онытып торырга туры килә. Колхоз председателе әнә тагын амбарга “сезонный эшкә” чакырып кеше җибәргән. Синнән яхшы үлчәүче юк, дип салпы ягыңа салам кыстырсыннар әле, ничек бармыйсың? Рәмилә бәләкәй генә бүлмәсендә бер-бер артлы килгән тулы машиналардагы ашлыкны үлчәп, кабул итеп, язып бара. Эшнең кызу вакыты. Үскән игенне вакытында җыеп алу өчен кырда көне-төне комбайннар гөрләп эшли. Машиналар, тыз-быз чабып, басудан ашлык ташып кына тора. Рәмиләнең өенә көндезге ашка кайтырга да вакыты юк. Амбар караулчысына барып чәй эчеп килә дә, шуның белән әппәр итә.


Рәмилә беркөн гадәттәгечә үзенә форточкадан сузылган кәгазьне үрелеп алды да, анда нидер сызгаларга тотынды. Тик кара болыттай иңнәренә таралган чәчләрендә кемнеңдер кулын тойгач, сискәнеп китте. “Нинди матур сезнең чәчләр!..” Рәмилә куе чәчләренә яшергән битен күрсәтергәме-юкмы дип бераз икеләнеп торды да, өстәлдән йөзен күтәреп, үзенә төбәлеп торган ят егеткә карады. Аңа ачык форточка тәрәзәсе аша саргылт чәчле, яшкелт күзле, ябык кына йөзле егет карап тора иде. “Әйе, мин шундый...”, – диде Рәмиләнең карашы. Ул күптән инде, үз-үзен җиңеп, кешеләргә туры карарга, оялмаска өйрәнгән иде. Әйе, мин шундый... Телисез икән, кабул итегез мине. Теләмисез икән, юк... Нинди генә булсам да, миңа да яшәргә кирәк... Егет кызга бераз текәлеп торды да, нигәдер үзен гаепле тойгандай, карашын читкә борды. Ә Рәмилә ышанычлы, бераз кырыс, туры карашын яшермәде. Әйе, мин шундый...


Икенче килгәндә Әсхәт Рәмиләнең алдына кып-кызыл ике алма куйды: ”Сыйланыгыз”. Рәмилә тагын күзләрен күтәреп егеткә карады. Бик күпләрдә күргән кызгану күрмәде Рәмилә бу карашта. Кызыксыну бар... Әзрәк кенә көлемсерәү бар... Ягымлылык бар... Сорау бар: ”Кем син?..” Егет тагын килде, тагын, тагын... Рәмиләнең авырткан җиренә кагылмыйча, үзен бик гади генә тотып сөйләште. Көлде, шаярды. Кабинасына утыртып, кызны өенә кайтарып куйгалады. Рәмилә дә аның янында онытылды. Төнбоек чәчәге кебек ябылган йөрәге ачыла башлады. Әсхәт... Рәмилә уңыш җыярга ярдәмгә вакытлыча килгән шәһәр егетен күңеленә кертергә курыкты. Ярамый аңа хискә бирелергә. Иген җыю бервакыт бетәр дә, Әсхәт шәһәренә кайтып китәр. Тик мәхәббәт дигәнең ярамаганны аңлыймы соң?! Яшь йөрәгендә мәхәббәт очкыны кабынганын кыз сизми дә калды.


Әйе, Рәмилә куркып көткән көн килеп тә җитте. Колхозда уңышны җыеп бетерү белән Әсхәт шәһәргә кайтып китте. Рәмилә тагын тегүенә утырды. Тагын үзалдына язмышына ачы көрсенде Рәмилә. Мөмкинме соң? Шушы кыяфәтсез йөзең белән бәхетле булу мөмкинме соң?! Кем сине яратсын?! Нигә мин башкаларга охшамаганмын? Бәләкәй чагында кызы шул сорауны биреп йөдәткәндә әнисе Рәмиләне: “Ходай сине яраткан! Шуңа сиңа билге куйган”, – дип, башыннан сыйпый-сыйпый юата иде. Рәмилә ышанмаса да, әзрәк тынычлана иде. Ә бүген Рәмилә ходайга тик ике генә сорау бирә: ”Ходаем, ни өчен мине шулай яратмадың? Ни гаепләрем бар минем?”. Әсхәттан дусларча бер-ике хат килсә дә, Рәмилә җавап язмады. Үз-үзен алдау ник кирәк?


Вакыт галиҗанәпләре, беркемнең дә сагыш-моңына, кайгы-шатлыгына карамыйча, алга тәгәри. Менә инде тиздән яңа ел да җитә. Бәйрәмгә яңа күлмәк тектерергә Рәмиләгә хәтта район үзәгеннән килүчеләр дә булды. Шулай эшкә күмелеп утырган беркөнне ачык ишектә бер кочак чәчәкләр күренде. Рәмилә бүлмәдәге хезмәттәш хатын белән берни дә аңламыйча авызларын ачып торганда, чәчәкләрне тоткан куллар, ә аннан ... наян елмайган Әсхәт күренде. Үз күзләренә ышанмаган Рәмилә егет каршына күбәләктәй очып килеп басты: “Әсхәт? Син?..”. “Мин...” – егет кызның чәчләренә үрелде... “Син мине сагындыңмы, Рәмилә?”. Кыз дәшмәде, кызарынып, керфекләрен аска төшерде. “Ә мин сагындым сине, Рәмилә... Шушы өч ай эчендә үз-үземне сынадым мин...”


Шул килүдән Әсхәт, әти-әнисенең ризалыгын алып, кызны шәһәргә алып китте. Тыйнак кына туй ясап, өйләнешеп тә куйдылар. Рәмилә тегү мастерскоена тегүче булып эшкә урнашты. Кемнедер битенә карап кабул итсәләр, Рәмиләне кулына карап кабул иттеләр. Эшкә урнашырга килгәч, үзенә ни җавап бирергә белми торган мөдиргә, сүзсез генә өстен салып, үзе теккән күлмәкне күрсәтте. Мәсьәлә бик тиз уңай чишелде. Тулай торакта аларга бүлмә бирделәр. Киленен Әсхәтның күпне күргән, тормышны аңлаган әнисе җылы кабул итте: “Улым яраткан икән, миңа да яраган...”.


Рәмилә сигез елдан гына авырга калды. Инде Әсхәт тә, бала көтеп, сабырсызлана башлаган иде, югыйсә... Рәмиләнең борчулы, тынгысыз айлары башланды. Нинди бала туар? Рәмиләнеке кебек тумыштан килгән миң булмасмы балада? Әнисендә булган тап балага күчмәсме? Үзе үткән кимсетелүләрне, җәберсетүләрне һич кенә дә теләми Рәмилә туачак баласына. Бәхетенә каршы, хатын түп-түгәрәк, әтисе кебек ап-ак, чип-чиста, таза малай тапты. Әсхәтнең башы бәхетеннән күккә тиде.


Балачакта күргән барлык кыерсыту, кимсенүләр өчен язмышы аңа бәхетне тутырып бирде. Төрле чаклары булса да, Әсхәт бервакыт та аңа каты бәрелмәде. Хатынының кыяфәтеннән оялмады. Ул, әйтерсең, хатынының йөзендәге шыксызлыкны, иләмсезлекне күрми иде. Ә Рәмилә, көзгегә сирәк карарга тырышса да, күзсез түгел шул. Урамнан икесе үткән чакта, ул үзләренә утлы ук булып казалган чит карашларны умырткасының һәр күзәнәге белән сизә: “Ничек яшиләр икән болар?..” Рәмилә ирен шул әрсез, кызганулы карашлардан азат итәр өчен үзенә һаман да дәва эзләде. Өлешенә төшкән көмешен кабул итеп, язмышына буйсынса да, аңа ире һәм улы жәл иде. Тиздән улы аңлый башлар. “Әни, нигә син мондый?”, – дип сорау бирә башлар... Әнисе өчен башка балалар янында кимсенә башлар... Һәм, ниһаять, замана казанышлары белән кызыксына торгач, ул үзенә дәвалау чарасын тапты. Зур гына алдынгы хастаханәдә Рәмилә, йөзендәге миңен лазер нуры белән дәвалап, балачактан килгән бәләдән котылды. Тик, хастаханәдән кайтып дулкынлана-дулкынлана ишекне ачкан Рәмилә, ни көтсә дә, моны көтмәгән иде... Аның яраткан ире Әсхәт хатынының матурлыгына әллә ни ушы китмәде. Бәлки, шатлыгын яшерүе шул булгандыр... Бик гадәти күренеш кебек, хатынына бераз карап торды да: “Юкка йөрисең. Мин сине ничек тә яратам”, – дип куйды. Рәмилә лып итеп чак идәнгә утырмады! Менә тырыш син алар өчен! Бәләкәч Азамат кына, әнисен күргәч, башта танымыйча карап торды да, чәбәк-чәбәк сөенечен белдерде.


Берничә көннән Рәмилә авылга әти-әнисенә кайтырга җыенды. Үзенең шыксызлыгы аркасында күпне кичергән әнисен кайтып сөендерергә кирәк иде аңа. Күрсен, менә, әнием, эзе дә калмады миңнең! Ире һәм баласы белән үз өйләренә җитәрәк ул алпан-тилпән атлап килгән ярым исерек Өлфәтне очратты. Кара калын чәчләрен баш очына төеп бәйләгән, кулына бала тоткан ирне култыклаган зифа ханымны Өлфәт танымады, булса кирәк. Алар яныннан узып киткәч кенә сораулы караш белән артына борылып карап калды: “Чуар?..”

Читайте нас: