Хатын кызны гөл иткән дә,
Көл иткән дә ир-ат, югыйсә.
Тәрбияләп, назлап торсаң гына
Бакчаларда матур гөл үсә.
Онытмасын шуны ир-егетләр,
Хатын-кыз ул нәфис гөлчәчәк.
Иркәләсәң, сөеп эндәшсәң,
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетсәң,
Йөрәкләре калыр көлләргә!
Онытмагыз, җылы, наз кирәк,
Гел игътибар кирәк гөлләргә!
Ирем, диеп, көчле терәгем,
Без дәшәргә әзер һәрвакыт.
Дөрестән дә терәк булсагыз.
Гаилә өчен һәрчак җан атып,