Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 август 2019, 17:34

Булмасны!

– Монау намазга баскан, диләр.– Кит аннан, булмасны!– Тапкан. Үткәнен әзрәк белми микәнни?!– Гайбәт күп ишетелде шул аның хакында.

– Монау намазга баскан, диләр.

– Кит аннан, булмасны!

– Тапкан. Үткәнен әзрәк белми микәнни?!

– Гайбәт күп ишетелде шул аның хакында.

– И, исегез китмәсен әле шуңа. Иң күп гонаһлы кеше генә баса дип бит ул намазга. Әйдәгез, күтәреп куйыйк тиз генә рюмкаларны, шешәдән берәрсе килеп чыкканчы. Без ул тиклем гонаһлы түгелдер әле, намаз сәгатебез сукмаган.

Дүрт хатын, үз-үзләренә соклана-соклана, чәкәштереп салып куйдылар да, әле генә тәрәзә каршыннан үткән “ монау”ның гонаһ йомгагын сүтәргә керештеләр. Артык искитәрлек гонаһасын таба алмагач, ныграк кызмачасы нәтиҗә ясап куйды:

– Намаз укыйм дигән булып үзеңне алдап, кешене алдап, Ходай тәгаләне алдап булмас инде. Гонаһ җыеп. Аның бит шартлары күп, беркем дә үтәп бетерә алмый аны. Булмасны. Әйдәгез, лутчы үзебезнең шартны үтик,- дип “эчләре кортлаган” өчен генә җыелган хатыннар өченче рюмкаларын да түңкәрделәр...

Әнфисә Шәемова.
Илеш, Шәммәт.

Читайте нас: