-11 °С
Болытлы
VK
Одноклассники
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Әдәбият
13 август 2019, 15:31
Ярдәмеңнән ташлама...
Күк капусы тишелгәнме,Белмим нәрсә булгандыр,Көндез ява,төнлә ява-Ишә генә бу яңгыр.Аңламассың табигатьне,Язы көзгә ялганды.Хәтерләмим,быел өстән,Җылы кием салганны.
Күк капусы тишелгәнме,
Белмим нәрсә булгандыр,
Көндез ява,төнлә ява-
Ишә генә бу яңгыр.
Аңламассың табигатьне,
Язы көзгә ялганды.
Хәтерләмим,быел өстән,
Җылы кием салганны.
Я җил исә ачы итеп,
Я яңгыры,я кары.
Җәй буена кояшлы көн,
Бер атна булды бары.
Җитешкәннәр җыя алды,
Җитешмәгән соңарды.
Утырып калды бакчаларда
Чиясе-карлыганы.
Шунсы рәхәт,бакчага гел
Су сибәсе булмады.
Тик кояшы булмагачтан
Яшелчә бик уңмады.
Булганы да түтәлләрдә
Чери тамырыннан.
Ялыкканнардыр алар да
Салкыннан,яңгырыннан.
Мул иген шаулый басуда-
Җыеп алып булырмы?
Техника керә алмыйча
Шунда утырып калырмы?
Гөмбә күп диләр урманда.
Халык шуны җыярмы?
Ай-хай,аның белән генә
Безнең халык туярмы?
Карап торган бәрәңге бар,
Череп кенә бетмәсен.
Анысы да булмый икән,
Белмим,нәрсә эшләрсең.
И Аллаһым,көдрәтең зур,
Бары да синең кулыңда.
Күрсәт әйдә кояшыңны,
Туктатчы яңгырны да.
Булды,җитте,туктат инде
Яңгыр башка яумасын.
Бәлки әле,соңарганчы,
Безнең хәлне аңларсың!
Марат Илдаров. 06.08. 2019
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"