Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 июнь 2019, 15:18

Жюри: "Өмет"тә үткән әдәби бәйге гадел булды – әсәрләр псевдоним астында чыкты

Башкортстанның халык шагыйрьләре Наҗар Нәҗми һәм Әнгам Атнабаев исемендәге бәйге җиңүчеләре белән танышыр вакыт җитте.

Былтыр татар һәм башкорт әдәбияты тарихында тирән эз калдырган, бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итүгә багышлаган олуг әдипләребез – Башкортстанның халык шагыйрьләре Наҗар Нәҗминең (100 ел) һәм Әнгам Атнабаевның (90 ел) юбилейлары булды. Әдәбиятның барлык жанрларында да – шигърияттә, проза һәм драматургия өлкәсендә дә рәхәтләнеп иҗат иткән, үз халкына үлемсез бай әдәби мирас калдырган чын талант ияләренең рухын мәңгеләштерүгә “Өмет” тә үз өлешен кертергә теләп, 2018 ел башында әдәби конкурс игълан иткән иде.
Төп максаты аларның әдәби мирасын саклау һәм пропагандалау, иҗатчыларны дәртләндерү, яшьләрдә туган телгә кызыксыну уяту булган әлеге конкурсның оештыручылары исемлегендә “Башкортстан республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы, БР Язучылар берлеге һәм “Өмет” гәзите иде. Катнашучыларга саллы бүләкләр вәгъдә ителде. Аларны тапшыру тантанасы зур залларда үтәргә тиеш иде.
Ал хыяллар белән зурдан кубып башладык бу конкурсны, гәрчә редакцияләрдә моның өчен бер тиен дә каралмаган булса да, бар өмет әлеге ике бөек шәхеснең иҗатын хөрмәт иткән һәм әдәбиятны сөйгән иганәчеләргә булды. Конкурсны оештырганда ярдәм итәргә теләүчеләр күп иде. Ләкин вакыт бара торды, хикәяләр һәм шигырьләр дөнья күрә торды, ә иганәче булырбыз диючеләр, хас та әкияттәге бүреләр сыман, берәм-берәм югала торды... Бәлки дәүләттән ярдәм булыр дип, республика башлыгы грантына да дәгъва итеп карадык. Кызганычка каршы, үтмәдек. Ал хыялларыбыз аклы-каралы чынбарлык белән очрашты. Ни хикмәт, акчасы барлар әдәбиятка түгел, ә күңел ачуларга үз өлешләрен кертүне хуп күрә булып чыкты. Сабантуйларга -150, хәтта 200 мең сум акча түләп, артист чакырганда иганәчеләрне табу җиңелрәк икәне күренде. Әмма, бәхеткә каршы, әдәбиятның әһәмиятен аңлаучылар да бар әле. Нәкъ алар изге максатыбызны тормышка ашырырга ярдәм итте дә инде. “Өмет” гәзитендә тәүге адымнарын башлаган, хәзер “Хәзинә-тур” фирмасы директоры Комил Сираҗетдиновка, якын дустыбыз җырчы-композитор Фәнир абый Галимовка, Чакмагыш районы “Победа” хуҗалыгы рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузовка, “Пакер” җәмгыяте җитәкчесе Марат Нагумановка, Дүртөйледәге “Агыйделсервис” җәмгыяте җитәкчесе Әмир Сәфиевка чын күңелдән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Атна башында әдәби конкурсыбызга йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасында Әнгам Атнабаевның улы Салават Атнабаев, Наҗар Нәҗминең якташы, аның сүзләренә язылган бихисап җырларны башкаручы җырчы-музыкант Радик Динәхмәтов, конкурсның спонсоры “Хәзинә-тур” фирмасы җитәкчесе Комил Сираҗетдинов, жюри әгъзалары: Башкортстан Язучылар берлеге каршында эшләгән татар берләшмәсендә проза секциясе рәисе, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова, Башкортстан Язучылар берлеге каршында эшләгән татар берләшмәсендә поэзия секциясе рәисе, “Тулпар” журналының шигърият, сәнгать, сатира-юмор бүлеге мөхәррире Мөнир Вафин һәм редакция коллективы катнашты.
Шигърият белән проза икесе ике жанр, аларны чагыштырып, берсенә генә өстенлек бирү дөрес булмас дип, икешәр II һәм III урын билегеләдек. Шулай итеп, ел ярым дәвам иткән әдәби конкурсыбызда шигърият өлкәсендә II дәрәҗә диплом белән Нурлан Ганиев, III дәрәҗә диплом белән Люция Әблиева бүләкләнде. Чәчмә әсәрләр өлкәсендә II дәрәҗә диплом белән Заһит Мурсиев (“Урман” хикәясе өчен), III дәрәҗә диплом белән Зәйфә Салихова (“Гармунчы бабай мәхәббәте” хикәясе өчен) бүләкләнде. Икенче урын алган лауреатларга 15әр мең сум акчалата бүләк тапшырылса, 3 урындагыларга “Хәзинә-тур” фирмасы 10ар меңлек сертификат бирде. Бүләкне акчалата я булмаса турлата алу – бүләкләнүченең үз карамагында.
“Мондый конкурсларның киләчәк буын өчен әһәмияте бик зур. Бүген без игътибар гына итмибез, әмма берничә елдан татар мәдәнияте, филологиясе өлкәсендә укучыларга игътибар артачак. Чөнки хәзер шундый тренд бара – үзебезнең әдәбият, мәдәниятебезгә, миллилеккә йөз белән борылабыз. Ә бу өлкәгә игътибар арткан саен телне һәм әдәбиятны белүчеләргә дә, иҗат итүчеләргә дә мохтаҗлык артачак. Димәк, андый яшьләрне бүгеннән тәрбияләргә кирәк. Һәм без бу эшләрне бергәләп алып барырга тиеш”, - диде Комил Олим улы.
Әлбәттә, аның сүзләрен һәммәбез хуплады.
Бу җәһәттән конкурсның әһәмияте турында жюри әгъзасы Мөнир Вафин да әйтте:
“Күп кенә бәяләмә төркемнәрендә эшләргә туры килде. Төрле вакытлар булды, хәтта кычкырышып беткән чаклар да булды. Дөресен әйтергә кирәк, объектив бәя биргән очраклар бик аз була ул. Монда исә гаделлек беренче урында торды. Әсәрләрнең псевдоним астында чыгуы да моңа булышлык итте. Авторның исеме түгел, иҗаты кирәк безгә. Конкурс республикадагы әдәби процессны җанландырып, активлаштырып җибәрде. Берәүгә дә сер түгел: бүгенге көндә әдәбиятка игътибар аз. Федераль дәрәҗәдә дә шулай ул, республика күләмендә дә. Әмма бу конкурс республикада татар әдәбиятының көчсез түгел икәнен, бездә иҗат дәрәҗәсенең югары булуын күрсәтте. Бу конкурс “Өмет” өчен генә түгел, Башкорстандагы татар әдәбияты өчен зур вакыйга булды”, – диде ул.
Дилбәр Булатова да аның фикеренә кушылды. Җиңүчеләрне барысы да әдәбиятта йөзеп эшләгән кешеләр булуына тагын да ныграк сөенүен белдерде.“Иҗат итегез, Башкортстандагы татар әдәбиятын яңа баскычларга күтәрегез!” – дип, җиңүчеләргә җылы теләкләрен җиткерде.
Бүләкләнүчеләребез исә киләчәктә тагын да илһамланып иҗат итәчәкләрен әйтте.
“Мин “Өмет”тә үстем. Беренчеләрдән булып, “Чаткылар”да лауреат булдым. Беренче канат монда чыгардым, – диде яшь шагыйрь Нурлан Ганиев. – Җиңү өмет итеп тә җибәрмәгән идем кебек. II урынны Гран-при дип кабул итәм. Казанда “Иделем акчарлагы”нда катнашып кайтканнан соң, мондый әдәби бәйгеләрдә катнашканым юк иде. Мондый җиңүләр яшь иҗатчылар өчен канат куя. Киләчәктә дә Башкортстанда татар шигъриятен үстерүгә кулымнан килгәнчә үз өлешемне кертәчәкмен”.
Гәзит-журнал битләрендә генә түгел, интернет киңлекләрендә дә актив язышучы, Казан белән Уфа арасына тузан төшермәгән Люция Әблиева Башкортстаннан булуы белән горурланып яшәвен әйтте.
“Казандагы күренекле әдипләр башкортстанлыларның каләме көчле булуын һәрвакыт таный. Бирешмибез, язабыз!” – диде ул.
Салават Әнгам улы конкурсны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга Атнабаевлар гаиләсе исеменнән зур рәхмәтен җиткереп, шагыйрьнең китабы, үз тавышы белән сөйләгән шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлары тупланган диск бүләк итте.
Бәләбәйдә “Илһам чишмәләре” конкурсын ике дистә ел дәвамында оештырып, иҗатчыларны бүләкләп йөргән Зәйфә Салихова да рухташлары, якын кешеләрен күрүенә бик ихлас сөенде. Бер өлкәдә кайнашкан кешеләр “Өмет” редакциясендә очрашып, моңарчы социаль челтәрләрдә дус булганнар танышып, тормышта дуслашты. Бәйрәмебезне үзенең җыр-моңнары белән Радик Динәхмәтов бизәде.
Конкурска йомгак зур сәхнәдән торып ясалса, гаять күркәм чара килеп чыгар иде. Әмма ул очракта инде мондый дустанә мөнәсәбәттә иркенләп аралашу булмас иде, билгеле. Димәк, ни эшләнсә дә, яхшылыкка дип юкка әйтмиләр.
Кызганыч, бүләкләү чарасына даими авторыбыз булган җиңүчебез Заһит абый Мурсиев кына килә алмады. Әмма барлык җиңүчеләребезне дә, гомумән, барлык авторларыбызны да без редакциядә күрүебезгә һәрвакыт шат.
Конкурс тәмам. Әмма бу киләчәктә “Өмет” битләрендә әдәби әсәрләргә игътибар кимиячәк дигән сүз түгел. Яхшы хикәяләр, мавыктыргыч шигырьләргә урын һәрчак мул биреләчәк безнең гәзиттә. Ул әйберләрне укучылар гына булсын. Һәрхәлдә, “Өмет”кә язылучылар андый мөмкинлеккә ия булачак.
Читайте нас: