Барлык яңалыклар
Әдәбият
17 июнь 2019, 22:06

"Өмет" җиңүчеләрне җыйды

Бүген "Өмет" гәзите редакциясендә матур бәйрәм үтте.

“Өмет” гәзите битләрендә ел ярым дәвам иткән Наҗар Нәҗми һәм Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби бәйгегә йомгак ясалды.


Төп максаты ике бөек әдипнең иҗатын пропагандалау, яшь язучыларның иҗади үсешенә этәргеч бирү, яшьләрдә туган телгә кызыксыну уяту булган әлеге конкурсыбызга 80гә якын әсәр килде. Шуларның 62се (35 чәчмә әсәр, 27 шигъри шәлкем) гәзит битләрендә урын алды.

Иң-иң яхшы әсәрләрне кем язган соң? Бүләккә кемнәр лаек? Шулай итеп әдәби конкурста җиңүчеләребез белән таныш булыгыз!


Шигърият өлкәсендә:

II урын – Нурлан Ганиев

III урын – Люция Әблиева.


Чәчмә әсәрләр:

II урын – Заһит Мурсиев (“Урманда” хикәясе өчен)

III урын – Зәйфә Салихова (“Гармунчы бабай мәхәббәте” хикәясе өчен).


Бүләкләү тантанасында шулай ук Әнгам Атнабаевның улы Салават Атнабаев, Наҗар Нәҗминең якташы, аның сүзләренә язылган бихисап җырларны башкаручы җырчы-музыкант Радик Динәхмәтов, конкурсның иганәчесе, “Хәзинә” тур фирмасы җитәкчесе Комил Сираҗетдинов, жюри әгъзалары: Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова һәм Башкортстан Язучылар берлеге каршында эшләгән татар берләшмәсендә поэзия секциясе рәисе, “Тулпар” журналының шигърият, сәнгать, сатира-юмор бүлеге мөхәррире Мөнир Вафин һәм редакция коллективы катнашты.

Кызганычка каршы, җиңүчеләребезнең берсе - Караидел районында яшәүче Заһит абый Мурсиев кына килә алмады.


Бәйгенең барышы һәм бүләкләү тантанасы турындагы язма "Өмет" гәзитенең алдагы санында дөнья күрәчәк.
Читайте нас: