Күршем бер көнне кибеттән йомырка сатып алган! Кайткач кына капны ачып караган да, мине чакырып алды. “Кер әле, мужыт син берәр нәрсә аңлатырсың!” – ди бу. Чынлап та, аптыравы йөзенә чыккан моның. “Дистә диеп алган идем, монда бит тугыз гына ыштук”, – ди, кечкенә чокырларга тезелгән ак шарларга күрсәтеп. Карадым да көлдем, санадым да бот чаптым: “Менә сиңа, мә, егерме беренче гасыр дистәсе!”
Кызык булып китте. Ул тугызны тугыз кабат санаганбыздыр. Тугыз түгел, туксан тугыз кабат санасаң да, тугыз – тугыз инде ул! Җитмәсә, “Хәләл” дип язылган, анысына “күз йомдык” инде... Ул тавыклар хиҗапта йөридер, ураза тотадыр, намаз укып, саҗдәгә китеп йомырка саладыр, дип ышаныйк. Кеше-кара арасына чыгып йөрмиләр, әтәч күрмиләр...
Шулвакыт “келт” итеп бер хәл искә төште.
...70-нче еллар башы авыл тормышы. Өйләр әле тышланмаган. Сап-сары чыршы бүрәнәләрдән күтәреп куелган яңа йортларда да биек күтәрмәле, бәләкәч кенә бер яки ике тәрәзәле кыска верандалар.
Йорт тулы мал-туар, кош- корт. Тавыклар, җырлый-җырлый, көненә икешәр йомырка салган мәл бу. Авыл халкы зур-зур картон әрҗәләргә оя-оя йомырка тутырып, магазинга тапшырып акча эшләп учын җылыта. Санау “дистә” белән генә.
Шундый матур җәйге көннәрнең берсе. Май ае булгандыр – укулар тәмамланмаган, үзе бик кояшлы, җылы көн. Әнкәем дә, апа белән абыем да мәктәптә. Әткәй кохозның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатенә җигелгән. Мин, үз-үземә тапшырылган 4 яшьләр тирәсендәге сабый, ялгызым “дөнья көткән” чак. Капка-ишекләр биксез. Курчаклы, өйле уйнап, күрше-күләннең хәлен белешеп тә көн үтә... Менә бервакыт минем карашым веранданың ачык ишегенә каршы торган сиртмәле кровать астындагы, йомырка тутырып кат-кат итеп куелган картон ояларга төште. Шунда ук бер уй да туды.
Кереше баш түбәсенә кайтарып, эләктереп кия торган ак маңгайлы зәңгәр цигейка башлыгымны алдым да шул кровать янына килеп чүгәләдем.
“Дистә дә, дистә, диләр. Күпме була икән соң ул дистә?” – дип баш вата-вата, учыма чак сыеп барган берничә эре йомырканы сак кына алып, теге башлыкка салдым.
...Керешеннән генә эләктереп тоткан “букчамны” селки-селки урамнан югары очка атлаганым истә. Бер-берсе бильярд шары кадәр йомыркалар тутырылган башлык җиргә тия язып кала, тиеп тә киткәндер инде. Бәләкәй генә аякларым белән чокырлар аша ыргып чыкканда йомырка тулы башлыгым минем белән бергә сикереп, атынган таган кебек йөри...
Иске агач кибетнең зәңгәр буяулы ишекләре ике якка ачып куелган.
Күп еллар дәвамында бик күп халыкны күреп шомарып беткән өч-дүрт такталы буяусыз күтәрмәсендә берничә ир-егет тәмәке көйрәтә иде. Арада берсе әткәйнең энесе – ялга кайткан зимагур Фоат абый иде. Абзыйлар миңа карап нидер әйтте дә әле, каш астыннан гына карап үтеп киттем яннарыннан.
Сатучы Фәсимә апа минем дус иде. Инде ияреп йөрерлек булгач та, кибеткә кем белән керсәм дә, прилавкага бастырып җырлатыр да печенье, кәнфит, прәннек, оек, гольфа кебек әйберләргә кадәр биреп җибәрер иде.
Җырларым да шәп булган бит:
Ә менә монысын нәнәем өйрәткән иде:
“Тайда балдың, җанытаем, тайдан тайтып тиләсең,
Алыш басатлалы тебет, сәлет-сөлет тиләсең”... дип җырлаганмын мин аларны авазлар урынына утырып беткәнче үк.
...Мин йомыркалы башлыкны биек прилавка аша сузганмындыр инде. Фәсимә апа аларны алгандыр, чөнки бәләкәч кенә кулыма биш печенье салганы истә (саный белә идем). Аларны өйгә кайтып җиткәнче ашап бетергәнмендер, мөгаен.
Кич җыелгач кына, миннән “сәүдәгәр” дип көлгәннәр (ачу саклый торган гадәтем булмагач, анысын бөтенләй хәтерләмим), чөнки әнкәй мәктәптән кайтышлый кибеткә кергән. Фәсимә апа:
“Үзең кушкан идеңме, кызың бүген тугыз йомырка китерде”, - дип, аптыраудан беравык сүзсез калган әнкәемә минем “дистә”нең сдачасын биреп җибәргән...
Гаҗәп бу дөнья! Бүген бер кәрзингә минем кебек тугыз йомырка салып, аны дистә хакына сатучыларны әйтәм... Әллә мине карап торганнар инде?..