Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 июнь 2019, 11:28

Тыңлыйсызмы, укыйсызмы?

Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары"н хәзер аудиокитап итеп тыңлап була. Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар яздыруның быелгы сезонын башлап җибәргән.

Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары"н хәзер аудиокитап итеп тыңлап була. Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар яздыруның быелгы сезонын башлап җибәргән. Нәшрият сайтында мәшһүр татар әдипләренең, бүгенге иң популяр язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен укып кына түгел, тыңлап та булачак. Шуларның берсе – Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" әсәре. Моның өчен www.tatkniga.ru сайтының «Аудиокитаплар» бүлегенә керергә кирәк. Тыңлау бушлай һәм теләгән һәркемнең файлны үзенә күчереп алу мөмкинлеге бар.
Читайте нас: