Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 июнь 2019, 11:11

Тамара Ганиева – халык шагыйрәсе

Тамара Ганиева Башкортстанның халык шагыйре исеменә лаек булды. Бу мәртәбәле исемне аңа Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында үткән тантаналы чарада республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тапшырды.

Тамара Ганиева Башкортстанның халык шагыйре исеменә лаек булды. Бу мәртәбәле исемне аңа Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында үткән тантаналы чарада республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тапшырды.
Тамара Ганиева (Ганиева Тимербикә Әхмәтшәриф кызы) 1951 елның 20 июнендә Башкортстанның Куергазы районында туган. Шагыйрә, тәрҗемәче һәм драматург буларак танылган әдибәнең бик күп мактаулы исемнәре бар: Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәми Гарипов, Фатыйх Кәрим һәм Баязит Бикбай исемендәге премияләр лауреаты, Мәхмүт Кашгари исемендәге Халыкара хикәяләр конкурсы лауреаты. Башкорт теленә иң яхшы художестволы тәрҗемә өчен «Сүзләрне бәйләүче җеп» Бөтенрусия әдәби премия лауреаты булган. Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы бик күп шигъри җыентыклар авторы.
«Бүген бу залда башкаларга охшамаган, чагу шәхесләр җыелды. Алар үзләренең намуслы хезмәте, таланты белән тормышыбызны ямьли, Башкортстанны илебезнең иң уңышлы, көчле төбәкләренең берсе итә”, – диде бүләкләү тантанасын ачып Радий Фәрит улы.
Аңа җавап итеп, Тамара Ганиева шагыйрьнең акылы, күңеле һәм туган теленнән башка эш коралы юклыгын әйтте һәм туган телгә игътибарлы мөнәсәбәте өчен Радий Хәбировка рәхмәтен җиткерде.
“Гомеремне туган тел ярдәмендә сүз сәнгатен булдыруга багышладым. Туган телебезгә, туган Башкортстаныбызга сөюегез өчен рәхмәт сезгә!» — диде каләм иясе.
Тамара Ганиева сан буенча республикадагы 17нче халык шагыйре.
Читайте нас: